Зөфәр Билалов
Зөфәр Билалов (Зөфәр Зыятдин улы Билалов, рус. Зуфар Зиятдинович Билалов; 5 гыйнвар 1966, Олы Елга, Татарстан АССР) ― татар эстрада җырчысы һәм музыканты, Татарстанның атказанган (1999) һәм халык (2009) артисты. Күп тапкырлар «Алтын Барс» (Татар җыры) һәм «Болгар радиосы» премияләре иясе.
Тәрҗемәи хәле
Билалов Зөфәр Зиятдин улы 1966 елның 5 гыйнварындә ТАССРның Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылында туа. 1980 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында хор-дирижерлык бүлегендә укый. 1986 елдан Зөфәр Билалов «Иделкәем» татар җыры ансамблендә катнаша башлый. Ансамбльнең солисты ул вакытта академия студенты Зәйнәп Фәрхетдинова була[1]. 1990 еллар башында Казан дәүләт консерваториясендә вокал классы буенча белем ала[2].
1988 елда аларның туйлары була. Туйдан соң ук Татарстанның Азнакай районына гастрольгә баралар. Шул вакыттан башлап Зәйнәп Фәхретдинова белән Зөфәр Билалов иҗат гаилә дуэты барлыкка килә. Концертларда артистлар дуэт белән (баритон һәм сопрано), шулай ук аерым да чыгыш ясыйлар[3].
1989 елда «Иделкәем» ансамбле, «Татар эстрадасы — 89» бәйгесендә катнашып, лауреат исемен ала.
1990 еллар башында «Казан» милли-мәдәни үзәгенә эшкә урнашалар, анда акча әз булу сәбәпле, китәргә мәҗбүр булалар. Композитор Ганс Сәйфуллин киңәше белән үзләренең төркемнәрен оештыралар, шулай итеп, «Аваз» төркеме барлыкка килә. Җырчыларның киң гастроль эшчәнлеге 1992 елда Казанда, Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләренә концертлардан башлана. Ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре буйлап гастроль турлары уза[4].
1999 елның 12 июнендә Зөфәр Билаловка Татарстан Республикасының атказанган артисты, 2009 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелә.
Зөфәр Билалов — ел саен үткәрелә торган «Татар җыры» халыкара эстрада татар җыры фестиваленең күп тапкырлар катнашучысы һәм лауреаты, «Алтын Барс» статуэткалары иясе[5].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- «Татар эстрадасы — 89» конкурсы лауреаты;
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (1999);
- Татарстан Республикасының халык артисты (2009);
- Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәренең мактаулы гражданины;
- Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәренең мактаулы гражданины;
- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының мактаулы гражданины[6];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
Эстрада репертуары
Зөфәр Билалов репертуарында Татарстан һәм Башкортстан композиторларының вокаль әсәрләре, татар халык җырлары («Безнең авыл», «Чияле», «Минутларны ник саныйсын?», «Кайткан чакта», «Җаным-бәгырем», «Ямщик җыры», «Ак калфак», «Җанкай-җанаш» һ. б.) һәм үз көйләренә язылган («Мин нишләрмен син югалтсам», «Әткәй-әнкәй», «Эх, корт чаккан дөньясы», «Үпкәләмә» һ. б.) 350 дән артык җыр бар, шуларның унысы татар эстрада музыкасының алтын фондына кертелгән. Җырчы шулай ук башкорт һәм рус телләрендә җырлар башкара.
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова. Уллары — Булат (җырчы) һәм Фоат[7].
Дискография
Видеография
- Беренче соло концерты (VHS), 1995;
- «Бергә булыйк» программасы (VHS), 1995;
- «Мәхәббәт күпере» программасы (VHS), 1996;
- «Сынмасын сабыр канатың» программасы (VHS), 1997;
- «Безнең күңелләр» программасы (VHS), 1998;
- «Ак майларда – ак вәгъдәләр» программасы (VHS), 1999;
- «Эх, дөньясы» программасы (VHS), 1999;
- «Янымда син булсаң» программасы (VHS), 2001;
- «Мәңге бер моң» программасы (VHS), 2002;
- «Гомеремнең җәй уртасы» программасы (VHS), 2002;
- «Саумысыз» программасы , 2003;
- «Кабатланмас бу гомер» программасы (DVD), 2004;
- «Син миңа кирәк». Иҗатның 15 еллыгы программасы (DVD), 2006;
- «Сынмасын хыял канатлары» программасы (DVD), 2009;
- «Мәхәббәт хакына, мәхәббәт хакында» программасы (DVD), 2010;
- «20 ел сәхнәдә» программасы (DVD), 2013;
- «Зөфәр+Зәйнәп. 45 иң яхшы клип» программасы (DVD);
- «Синең өчен» программасы, 2017.
Аудио, CD дискларда һәм MP3
- «Бергә булыйк», 1995;
- «Эх, дөньясы» (CD), 1999;
- «Парлы җырлар» (CD), 2000;
- «Янымда син булсаң» (CD), 2001;
- «Саумысыз» (CD), 2003;
- «5 в 1» (mp3), 2003;
- «Кабатланмас бу гомер» (CD), 2004;
- «Син миңа кирәк». Иҗатның 15 еллыгы (CD), 2006;
- «Сынмасын хыял канатлары» (CD), 2009;
- «Иң яхшы җырлар» 2009 (MP3);
- «Мәхәббәт хакына, мәхәббәт хакында» (MP3), 2010;
- «Зәйнап-Зөфәр дуэты. Иң яхшы җырлар» (MP3);
- «20 ел сәхнәдә» (CD), 2013;
- «Күңелдә моңнарны яңартып!» (MP3), 2016;
- «Синең өчен» (CD), 2017.
Искәрмәләр
- ↑ Адель Ахметзянов. Зайнап Фархутдинова: «Мы же девчонки деревенские. Какой уж там райдер?» (рус.). Татар Информ (7 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Билалов Зуфар Зиятдинович (рус.). tatobzor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Татарский певец Зуфар Билалов отмечает 55-летие (рус.). tatarlar.info (5 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Радиф Кашапов. Три концерта в день, бандиты, украденные аранжировки: гастроли Зайнаб Фархетдиновой и Зуфара Билалова в 90-е (рус.). Реальное время (25 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Эльвира Самигуллина. «Раньше понимали, что сцена – священное место, а сейчас – технологии, шоу-бизнес» (рус.). БИЗНЕС Online (14 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Билалов Минзуфар Зиятдинович (рус.). Рыбно-Cлободский муниципальный район (9 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Зөфәр Билалов: «Зәйнәб авырган көннәр тормышымның иң караңгы көннәре булды, үзем дә яшәү белән үлем арасында калдым». Шәһри Казан (22 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.