Рада Нигъмәтуллина

Рада Нигъмәтуллина, Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина (1931 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан2019 елның 12 октябре, РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево) — татар хатын – кызларыннан беренче рәссам - сынчы. Тукай премиясе лауреаты (2007 ел). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Тәрҗемәи хәле

1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Шәриф Камал исемендәге 80нче санлы мәктәпне (1934-1940 елларда – 1 нче санлы) тәмамлый[1].

Казан сәнгать училищесын (1954), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (1960) тәмамлый. Диплом эше «Миләшкәй»не «бишле»гә эшли. Остазлары — Михаил Аникушин, Садри Ахун.

Иҗаты

Иҗатында Габдулла Тукай шигъриятен, Салих Сәйдәшев музыкасын, татар театрын һәм татар халык авыз иҗатын чагылдыра.

«Уеннан уймак», «Беренче сыйныфлар», «Апуш», «Әллүки», «Сара Садыйкова»[2], «Сөембикә» сыннары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире Виктор Рогожин, күренекле сынчы, Татарстанның халык рәссамы.

кызлары: Изабелла Виктор кызы Рогожина, Марина Виктор кызы Нигъмәтуллина, сынчылар, рәссам - графиклар, Россия Һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзалары, Татарстан Республикасының Габдулла Гукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре (2007).

2019 елның 12 октябрендә каты авырудан соң вафат[3].

« Рада Нигъмәтуллина сыннары салкын таштан булуына ышанасы да килми. Алардан җылылык һәм нәфислек бөркелә[4]
»

Чыганаклар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә