Садри Ахун

Садри Ахун (тулы исеме Садретдин Сәлахетдин улы Ахунов) — сынчы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950 ел). Татарстан АССРның халык рәссамы (1952 ел).

Тәрҗемәи хәле

1903 елның 16 мартында Екатеринбургда туган, 1990 елның 21 июнендә Мәскәүдә вафат.[1][2] Әтисе Сәлахетдин Ахунов Казан губернасы Лаеш өязе, Олы Мәтәскә авылыннан, әнисе Биби-Закирә Ырымбур губернасы Караболак авылыннан.[3]

Чиләбе мәдрәсәсен (1915 ел), Чиләбе коммерция училищесын (1919 ел), Урал сәнгать-сәнагать техникумының таш кисү бүлеген (1927 ел), Ленинградта пролетар сынлы сәнгать институтын (1931 ел) тәмамлый.

1923 елда Чиләбедә татар - башкорт клубында рәссам-бизәүче булып эшли.

Урал асылташларыннан ясалган әсәре өчен Бөтендөнья күргәзмәсенең Зур алтын медаленә лаек була (Париж, 1925 ел).

1931 – 1951 елларда Казанда эшли. Татрәссам иптәшлеге (1930 ел), Татарстан АССР совет рәссамнары берлеге (1937 ел) әгъзасы.

1940-1950 елларда Татарстан АССР Рәссамнар берлеге рәисе. 1931-1951 елларда Казан сәнгать училищесында скульптура бүлеге җитәкчесе. Аның шәкертләре арасында – Васил Маликов, Рада Нигъмәтуллина, Н. Адылов.

1951 елдан Мәскәүдә. 1961-1977 елларда Мәскәү технология институтының композиция кафедрасы мөдире.

ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936 ел).

Хезмәтләре

Катнашкан күргәзмәләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980 ел.
  2. Татарский энциклопедический словарь. – Казан, 2002 ел – Т. 1. – 252 бит.
  3. Р. Ахунов, Г.Латыйпова. Йоклаган ташны уятып. Гасырлар авазы, 2013 ел, 1-2 саннар.ISSN 2073-7483

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз