Максим Горький
Макси́м Го́рький, чын исеме Алексей Максимович Пешков (1868 елның 28 марты, Түбән Новгород, Россия империясе — 1936 елның 18 июне, Горки, Мәскәү өлкәсе) - рус язучысы, прозаик, драматург.
Тәрҗемәи хәле
Балачагы
Алексей Пешков Түбән Новгородда агач остасы Максим Савватьевич Пешков (1839-1871) гаиләсендә туа. Анасы - Варвара Васильевна (1842—1879), кыз фамилиясе Каширина. Горькийның бабасы офицер дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә, ләкин түбән чиннарга рәхимсез мөгамәләсе өчен чиныннан төшерелә һәм Себергә сөрелә. Шуннан соң ул мещаннарга языла.
Иртә ятим калып, Горький балачагын бабасы Каширин йортында уздыра. 11 яшеннән эшләргә мәҗбүр була: кибеттә ярдәмче, парахут буфетында савыт-саба юучы, икмәк пешерүче булып эшли, иконопись мастерскоенда белем ала һ.б.
Яшүсмер чагы
Хәтер
- 1940 елда Казанда музее ачыла.
- 1949 елда Казанның Галактионов урамы атамасы Горький урамы итеп үзгәртлә.
- 1979 елда Кама Тамагы районы Красновидово авылында музее ачыла.
Техника исемнәре
- АНТ-20 «Максим Горький» — совет агитация, пассажир күп урынлы, 8-моторлы очкыч
Галерея
Шулай ук карагыз
- ↑ Максим Горький // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
- ↑ Itaú Cultural Máximo Gorki // Enciclopédia Itaú Cultural (порт.) — São Paulo: Itaú Cultural, 2001. — ISBN 978-85-7979-060-7
- ↑ Archivio Storico Ricordi — 1808.