Барда районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Файл:Окрестности Амировки - panoramio (1).jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил
56°53′24″ с. ш. 55°41′02″ в. д.GЯO
Статус муниципаль район
ТөбәкБарда авылы Пермь крае
Административ үзәк Барда авылы
Нигезләү датасы ел
Муниципаль район башлыгы Ибраев Сергей Миннихан улы[1]
Рәсми телләр татар, рус
Халык саны  (2010) 27 794[2] кеше
Мәйдан
  • 2382 км²
Сәгать поясы MSK+2
http://barda-perm.narod.ru

Барда муниципаль районы (рус. Бардымский район) – Пермь краеның көньягында урнашкан муниципаль район. Мәйданы – 2382 км². Район үзәге – Барда авылы.

Географиясе

Район җире Тол елгасы һәм аның кушылдыгы Барда елгасы бассейнында урнашкан.

Район территориясендә 8 ботаник табигать истәлеге һәм Тол заказнигы бар. Ботаник табигать истәлекләре арасында: Чаганлы тау – биредә иң төнъяк чаган урманы урнашкан, Имәнлек (Сараш имәнлеге) – төнъякта урнашкан имәнлек вәкиле, Сараш нарат-имән урманы – Пермь өлкәсендәге котыпка иң якын имән урманы, Барданың чияле тавы, Кызыл Яр тавы – урман-дала реликт (борынгы) комплекс. Район 1926 елның 4 ноябрендә оештырылган. 1962 елның февралендә бетерелгән, 1965 елның 12 гыйнварендә кабат торгызылган. Сараш, Елпачиха, Шермеит, Печмән, Крыловка (өлешчә), Покров-Ясыль (өлешчә) волостьлары нигезендә оештырыла. 1926 елда район 23 авыл советына, карый торган 132 торак ноктасыннан, 9749 хуҗалыктан һәм 43804 кешедән торган. 1938 елның октябрендә район Пермь өлкәсе составына кергән.

Административ бүленеш

Районга 12 авыл җирлегенә буйсынган 63 торак ноктасы керә:

Демография

Барда районының иң зур торак урыны – Барда авылы. Барда авылында район халкының өчтән бер өлеше яши (10 мең кеше). Хезмәт яшендәге кешеләр 46% тәшкил итә, хезмәт яшенә кермәгәннәр – 27%.

Халык саны
2002[3]2006[4]2007[4]2009[5]2010[6]2011[7]2012[8]2013[9]2014[10]2015[11]
27 90427 50027 50027 66325 53825 58825 43125 24925 17224 700

Халык саны: 26,5 мең кеше. 2020 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның 64,5 %ын татарлар, 25,1%ын башкортлар тәшкил итә.[12]

Милли состав

Борынгыдан килгәнчә, Барда төбәге халкы башкорт сословиясендә торган. Шуңа күрә хәзер дә халыкның бер өлеше үзен башкорт итеп яздыра. Ләкин бер үзенчәлек бар: алар туган телләре итеп мотлакъ татар телен таныйлар (1989 ел сан алу вакытында – 98 процент). Авыл һәм район җирендә татар теле өстенлек итә. Сан алу буенча милли состав:

Ел башкортлар татарлар руслар барлыгы
кеше
1989 85,1% 4,9% 8,3% 29 320
2002 59,5% 32,3% 7,2% 27 904
2010 55,3% 36,1% 7,4% 25 538
2020 25,1% 64,5% 7,3% 26 492

Сан алу буенча татар һәм башкортларның нисбәте:[13]

ел башкортлар
кеше
башкортлар
%
татарлар
кеше
татарлар
%
барлыгы
кеше
1926 29 145 87,7% 3 415 10,2% 33 223
1959 28 248 88,6% 3 625 11,3% 31 873
1979 27 799 94,7% 1 556 5,3% 29 355
1989 24 951 94,5% 1 459 5,5% 26 410
2002 16 606 64,8% 9 025 35,2% 25 631
2010 13 846 55,3% 9 022 36,1% 22 868
2020 6 660 25,1% 17 086 64,5% 23 746

Мәгариф

Барда муниципаль районында 19 уку йорты исәпләнә, шул исәптән этномәдәни (татар) мәгариф эчтәлеге компоненты белән – 15 (79 %). 4 меңгә якын бала укый. Крайда бердәнбер Милли (татар) гимназиясе, махсус (коррекцион) мәктәп, ПУ-84 һәм аның базасында эшчәлек иткән Чайковски сәнәгат-гуманитар көллият (ЧПГК) филиалы. Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институты шулай ук Барда районын уңышлы каплатуга ирешкән. Барда районының уку йортларында 30% якын Татарстан вузларын тәмалаучылар тәшкил итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 80%ка якыны Татарстанда белем алган.

Матбугат һәм ТВ

Бардада 1931 елдан “Таң” газетасы[14] чыга, русчага дубляж формасында “Рассвет” газетасы чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.[15] 2005 елны «Тол буйлары» һәм «Нурлы Барда» газеталары чыга башлый.

Барда районында туганнар

Сылтамалар

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2013-02-20 
  2. Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года, archived from the original on 2011-08-21, retrieved 2011-05-31 
  3. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  4. 4,0 4,1 Оценка численности постоянного населения Пермского края в разрезе муниципальных образований на 1 января 2006 (погрешность 150 человек) и 2007 (погрешность 50 человек) годов. Дата обращения: 25 гыйнвар 2015. Архивировано 25 гыйнвар 2015 года.
  5. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. Дата обращения: 2 гыйнвар 2014. Архивировано 2 гыйнвар 2014 года.
  6. ВПН-2010. Численность и размещение населения Пермского края. Дата обращения: 10 сентябрь 2014. Архивировано 10 сентябрь 2014 года.
  7. Пермский край. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2009-2014 годов
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Дата обращения: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Дата обращения: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  10. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. Дата обращения: 2 август 2014. Архивировано 2 август 2014 года.
  11. Численность постоянного населения Пермского края по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год. Дата обращения: 24 март 2015. Архивировано 24 март 2015 года.
  12. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года.
  13. А.В. Черных. «Народы Пермского края. Культура и этнография» – Пермь: Издательство «Пушка», 2007
  14. web-версия газеты «Расвет», archived from the original on 2012-07-12, retrieved 2011-05-31 
  15. http://barda-perm.narod.ru/barda/barda-01.htm Барда районы сайты, 2000 ел мәгълүматы
  16. Гөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022