Идият Әширов
Идият Мокыйм улы Әширов (1947, Сөҗән, Молотов өлкәсе[d] — 21 март 2023, Сөҗән, Пермь крае) — шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021).
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең (1940–1957 елларда — Молотов өлкәсе) Барда районы, Сөҗән авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала[1].
1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Университетны тәмамлагач, туган ягына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә укытучы, Яңавыл мәктәбендә мөдир булып эшли. Соңрак өч ел дәвамында Яңавыл авыл шурасы рәисе вазифасын башкара.
1987 елдан Барда районы хакимиятендә җаваплы хезмәткәр-җитәкче булып эшли.
2023 елның 21 мартында вафат була, Сөҗәндә җирләнгән[2].
Иҗаты
Идият Әшировның иҗаты туган якка, аның табигатенә һәм кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган. Ул шигърияткә XX гасырның 70 нче елларында килә. Аның әсәрләре фәлсәфи-лирик булуы белән аерылып тора.
Басма китаплары
- «Чыңлар күңел кылларым» (1998);
- «Йөрәк тибеше» (2007);
- «Көзләр балкышы» (2017).
Иҗтимагый эшчәнлеге
Идият Әширов Пермь крае татарларының иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул - Пермь татарларының милли-мәдәни мохтариятен оештыручыларның берсе, Барда районы «Таң» газеты карамагындагы «Каурый каләм» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе була[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Саҗидә Сөләйманова премиясе (2021) — «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Идият Әширов. Татарстан Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 Күренекле шагыйрь Идият Әширов вафат. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (21 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2024.