Красновишерск

Красновишерск (рус. Красновишерск, коми-перм. Вишера) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Красновишерск районының административ үзәге. Халык саны — 16 098 кеше (2010). Мәйданы — 18,57 км².

География

Шәһәр Вишера елгасында, Пермьнән 300 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Тарих

1894—1897 елларда рус-француз акционер җәмгыяте Вижаиха бистәсендә металлургия заводын төзи.

Красновишерск 1930 елда целлюлоза-кәгазь комбинаты төзелү сәбәпле Вижаиха бистәсе урынында нигезләнә; комбинат төзелешендә нигездә тоткыннар эшләгәннәр (1926 елда бистәдә махсус әһәмиятле Соловки лагеренең дүртенче бүлекчәсе, ә 1929 елдан — Вишера лагерьләренең мөстәкйль идарәсе урнашкан булган).

1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1942 елда шәһәр статусын ала.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
15 207 14 944 15 917 18 652 18 260 16 098

Милли состав (2002): руслар — 92,5%, алманнар — 1,5%, татарлар — 1,4%, украиннар — 1,1%, белоруслар — 0,8%, коми-пермяклар — 0,8%.[8]

Икътисад

«Вишерабумпром» АҖ (целлюлоза һәм кәгазьне ясау), Ремонтлау-механика заводы, азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре

Искәрмәләр

  1. ↑ Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-25 
  2. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-25 
  8. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-01-02 

Тема буенча өстәмә