Елау районы
Елау муниципаль районы (рус. Еловский район) — Пермь краеның көньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район. Мәйданы — 1448,8 км². Район үзәге — Елау авылы.
Тарих
Район 1924 елда оешкан.
Халык
Халык саны — 12 067 кеше. Халык тыгызлыгы — 8,3 кеше/км². Милли состав: руслар — 94,8%; чуашлар — 2,6%; татарлар — 0,86%; башкортлар — 0,50%; арлар — 0,42%.
География
Чиктәшлек
| Як | Район яки субъект |
|---|---|
| Төньяк | Воткинск сусаклагычы |
| Көнчыгыш | Барда районы Оса районы |
| Көньяк | Көязе районы |
| Көнбатыш | Чайковски районы |