Чусавай

Чусовой, Чусавай[1] (рус. Чусовой) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Чусовой районының административ үзәге.

Халык саны — 46 740 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 71 203 кеше. (2010).[2]

География

Шәһәр Чусовая елгасы өстендә, Пермьдан 226 километр төньяк-көнчыгышрак урнаша. Свердловск тимер юлының Чусовская тимер юл станциясе.

Тарих

XVI гасырдан Камасино исеме астында таныш. Бистәнең алдагы үсеше Пермь — Камасино (Чусовская) — Түбән Тагил — Екатеринбург тимер юлы (1874 елда төзелә) һәм металлургия заводы төзелеше (1894—1898 еллар) белән бәйле.

1923 елдан — Чусовой районы үзәге.

1926 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1933 елда шәһәр статусын ала.

Халык

1897[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
~1 000 ~18 000 ~32 000 ~43 000 60 658 58 202 56 447 57 874 51 615 46 740

Милли состав (2002): руслар — 91,3%, татарлар — 4,7%, украиннар — 0,9%.[9]

Икътисад

Металлургия заводы, агач эшкәртү комбинаты.

Тимер юл транспорты ширкәтләре, төзелеш материалларны ясау ширкәтләре, азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре.

Татар матбугаты

1935—1938 елларда шәһәрдә татар телле «Udarnik» («Ударник») гәҗите нәшер ителгән.

Югары уку йортлары

  • Урал дәүләт техника университетының филиалы.

Галерея

Шәһәр панорамасы

Искәрмәләр

  1. ↑ «Jaꞑalif» журналы, 1929
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-09 
  3. ↑ 1 2 3 4 http://www.mojgorod.ru/permsk_obl/chusovoj/
  4. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-01-09 

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә