Мәсгут Имашев

Мәсгут Габдрахман улы Имашев (рус. Масгут Габдрахманович Имашев; 5 июль 1930, Барда районы13 май 2026, Казан) — күренекле Россия композиторы, җырчы (лирик баритон), мәдәният эшлеклесе, педагог. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1999).

Тәрҗемәи хәл

Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсенең Барда районы, Каенавыл авылында туа[1]. Өч яшендә әтисез, тугыз яшендә әнисез калып, бабасы йортында тәрбияләнә[2].

Яшьли хезмәт юлын башлый: Иске Чат һәм туган авылында авыл советы сәркатибе, клуб мөдире була. Пермьдә ФЗО мәктәбен тәмамлап, Мотовилиха хәрби заводында тимерче-штамповщик, аннары Пермь хәрби-механика техникумын тәмамлап, заводта мастер булып эшли[3].

1958 елда Казан дәүләт консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлый.

Мәсгут Имашев — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, театр композиторы. Ул Әлмәт музыка училищесын оештыручы һәм аның беренче директоры. Казанның П. И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе (1971—1976), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры (1976—1981) вазифаларын башкара. 1981—1996 елларда — Казан театр училищесы җитәкчесе. Озак еллар дәвамында Казан театр училищесында вокал укыта.

VII чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы (1969—1970) һәм Казан шәһәр халык депутатлары Советы (1977—1979) депутаты.

Иҗаты

Композитор 50 драма спектакленә, йөзләгән вокаль-инструменталь әсәргә музыка яза. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек җырлары татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. В театре Камала пройдет юбилейный вечер Масгута Имашева. 18 май 2026 тикшерелде.
  2. https://intertat.tatar/grats/masgut-imasev (рус.). intertat.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  3. Очарованный музыкой. 18 май 2026 тикшерелде.
  4. Альметьевская энциклопедия - ИМАШЕВ Масгут Габдрахманович (рус.). almet-history.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
  5. Васил Шәйхразыев Мәсгут Имашевка «Дуслык» ордены тапшырды. 18 май 2026 тикшерелде.
  6. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (26 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.

Чыганаклар