Ксения гимназиясе бинасы (Казан)
Ксения гимназиясе бинасы — Казанның Лобачевский урамында урнашкан, 1880 елда төзелгән өч катлы бина. Бу бинада 1880-191? елларда Ксения хатын-кызлар гимназиясе урнаша. 1957 елда архитектор Мәхмүт Игъламов проекты буенча бинага өч катлы янкорма өстәлә.