Винера Абдуллина
Винера Зәви кызы Абдуллина (рус. Винера Завиевна Абдуллина; 28 гыйнвар 1965, Ленинград[d] яисә Ленинград) — Россия сәнгать эшлеклесе, сынчы. 2024 елгы рәсми хәбәрдә «Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең компьютер графикасы һәм дизайн кафедрасы доценты, «Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге» региональ иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзасы буларак күрсәтелгән[1]. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2012).
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 28 гыйнварында Ленинград шәһәрендә туган.
1986 — Б. В. Иогансон исемендәге урта сәнгать мәктәбен тәмамлый.
1992 — Ленинград сәнгать-педагогика училищесын тәмамлый (В. А. Серов исемендәге ЛХУ, хәзерге вакытта Н. К. Рерих исемендә).
2000 — Россия Сәнгать академиясе И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтын тәмамлый, скульптура факультеты.
1999, 2000, 2002 — Санкт-Петербургның «Санкт-Петербург музалары» грантлар конкурсы җиңүчесе.
2002 — И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтында аспирантураны тәмамлый.
2002 — Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Иҗаты
- 2004 — С. Ю. Витте һәйкәле (СПб политехника университеты);
- 2006 — Петр I һәйкәле (Махачкала);
- 2006 — СПб павильонында Россиянең тарихи шәхесләре бюстлары галереясы;
- 2011 — «Екатерина II» бюсты (Дәүләт аэрокосмик приборлар төзү университеты, СПб);
- 2011 — А. Баязитовка һәйкәл (СПб дәүләт университеты);
- 2011 — Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде, милли мәдәни мирас традицияләрен үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләр гармонияләштерү өчен;
- 2012 — язучы Гаяз Исхакый бюсты (Казан шәһәре);
- 2012 — шагыйрь Муса Җәлил бюсты (Тосно шәһәре, Ленинград өлкәсе);
- 2021 — шагыйрь Муса Җәлил бюсты (Екатеринбург шәһәре)[2];
- 2022 — Муса Җәлил һәйкәле ― Серовта (Свердловск өлкәсе)[3];
- 2024 — Муса Җәлил бюсты (Усть-Багаряк авылы, Чиләбе өлкәсе)[4];
- 2024 — Муса Җәлил бюсты (Шадринск, Курган өлкәсе)[5];
- 2025 — Муса Җәлил бюсты (Санкт-Петербургның 146 нчы мәктәбе)[6];
- 2026 — Муса Җәлил бюсты (Омск, 30 еллык Җиңү паркы)[7];
- 2026 — Габдулла Тукай бюсты (Ашеваны авылы, Омск өлкәсе)[8].
Бүләкләре
Чыганаклар
- lyssak.com — Винера Завиевна Абдуллина 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.
- ↑ Признание заслуг. 26 декабря 2024 года (рус.). Республика Татарстан (26 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ «Муса Джалиль — наш общий герой». Серовчанам торжественно передали бюст татарского поэта (рус.). Глобус (15 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ В Серове открыли памятник Мусе Джалилю (рус.). Областная газета (8 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Памятник поэту-герою Мусе Джалилю открыли в селе Усть-Багаряк (рус.). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы (3 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Шадринск шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар. Бөтендөнья татар конгрессы (2 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ В школе Санкт-Петербурга установили бюст поэта-героя Мусы Джалиля (рус.). ТНВ (3 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ В Омске открыли памятник Мусе Джалилю (рус.). Татар-информ (18 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ В селе Ашеваны открыли первый памятник Габдулле Тукаю в Сибири (рус.). Бөтендөнья татар конгрессы (20 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (13 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.