Гатаулла Баязитов

Гатаулла Баязит улы Баязитов (Атаулла Баязит улы Шәхсеваров, рус. Атаулла Баязитович Баязитов; 1846, Төмәнсу, Касыйм өязе[d], Рязань губернасы, Россия империясе21 апрель (4 май) 1911, Санкт-Петербург) — Россия дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Петербург мөселман җәмгыятенең күпьеллык җитәкчесе. Азия департаменты Көнчыгыш телләр уку бүлегендә төрки сөйләмнәр һәм мөселман хокукы укытучысы, Тышкы эшләр министрлыгының Беренче департаментында сарай киңәшчесе дәрәҗәсендә тәрҗемәче (драгоман) булып хезмәт иткән[1]. Татар телендәге беренче гәҗитләрнең берсе — «Нур»ны оештыручы. 1880 елларда Петербург җәмигъ мәчетен төзү инициаторы була[1][2].

Тормыш юлы

Гатаулла Баязитов 1846 елда Рязань губернасының Касыйм өязе Төмәс авылында имам гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә ала. Касыйм өязе «Байморат» мәдрәсәсендә, аннары Казан өязенең «Кышкар» мәдрәсәсендә укый. 1867 елда Баязитов Чутай авылына кайта һәм өч ел дәвамында авыл мәдрәсәсендә логика һәм фәлсәфә укыта[3]. 1870 елда Оренбург мөселманнар диния нәзарәтендә имтихан тота һәм имам-хатыйб, җәмигъ мөдәррисе исемен ала[4].

1871 елда Атаулла Баязитов Петербургтан чакыру ала, анда ул 2 нче мөселман мәхәлләсен җитәкли. Мәхәллә вәгазьләре А. Баязитовның Мойка елгасы яры, 22 нче йорт, 28 нче фатир адресы буенча урнашкан фатирында уза. Соңрак аңа Император Галиҗәнапләренең Үз Конвое кырымтатар эскадронында һәм Аерым гвардия корпусында өлкән ахун вазифасы тапшырыла. Ул шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы Азия департаментының Көнчыгыш телләр уку бүлегендә, Николай кадет корпусында[2] һәм Петербургның башка уку йортларында тәрҗемәче һәм укытучы булып эшли[3].

1880 елларда Баязитов татар һәм рус телләрендә «Хәфтә» («Атна») гәҗитен чыгарырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Рөхсәтне ул 1905 елның сентябрендә генә ала һәм «Нур» гәҗитенең оештыручысы, баш мөхәррире һәм нәшер итүчесе була. Әлеге басма Петербургта татар телендә (Казан сөйләшендә) нәшер ителүче беренче гәҗит була. Ул Зур проспект урамы, 45 йортта урнашкан Ильяс Бораганский басмаханәсендә бастырыла[3].

1881 елда Баязитов беренче мөселман мәхәлләсе имамы М. З.-Ш. Юнысов белән берлектә, Петербург җәмигъ мәчетен төзүгә рөхсәт сорап, Петербург хакимиятләренә мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта мәчет төзүгә акча җыю буенча бөтенроссия кампаниясе башлана, ул Россия мөселманнарының иҗтимагый хәрәкәтенең бер өлешенә әверелә. 1906 елда Баязитов хөкүмәттән мәчет төзүгә акча җыю буенча Вәкаләтле затларның махсус комитетын оештырырга һәм җитәкләргә рөхсәт ала[3]. 1883–1898 елларда 37 000 сумга якын акча җыела. 1910 елның 3 февралендә мәчеткә нигез салу тантанасы уза. Каты авыру булуына карамастан, Баязитов әлеге чарада катнаша һәм чыгыш ясый[4].

undefined

1911 елның апрелендә Баязитов вафат була. Җирләү көнендә аңа Петербургның югары мөселман эшлеклесенә кебек хөрмәт күрсәтелә: Петербург шәһәр башлыгы боерыгы буенча шәһәр транспорты хәрәкәте биш минутка туктатыла, ә завод торбаларыннан озын сызгыру тавышлары яңгырый. Баязитовны Мөселман зиратында җирлиләр[5]. Кабере сакланмаган[4].

Хезмәтләре

Гатаулла Баязитов берничә Европа һәм Азия телләрен белгән. Татар, рус, гарәп, фарсы телләрендә язган. Аның ислам нигезләрен аңлатып язган китаплары Россия һәм Европа китап укучылары арасында таралган була.

  • «Эрнест Ренан чыгышына каршылык: Ислам һәм фән» («Возражение на речь Эрнеста Ренана: Ислам и наука», СПб, 1887) китабында ул ислам кагыйдәләренең һәм рациональ белемнәрнең ярашмавы турында белдергән француз галиме Ренан белән бәхәскә керә.
  • «Исламның фәнгә һәм башка диндәге затларга мөнәсәбәте» («Отношение Ислама к науке и иноверцам», СПб, 1887) китабында «башка диннәр белән үзара килешеп яшәү — исламның нигез ташы» дигән фикерне җиткерә.
  • «Ислам һәм тәрәккыят» («Ислам и прогресс», СПб, 1897) хезмәтендә Коръән кануннарының заманча тәрәккыят кануннары белән ярашуы тәгълиматын раслый[3].

Г. Баязитов — татар әдәбияты буенча дөньяви белешмәлек яза, татар теле буенча дәреслек авторы[6].

Бүләкләре

Гатаулла Баязитовның хезмәтләре Станислав тасмасында муенда йөртү өчен «Тырышлык өчен» алтын һәм көмеш медальләре; III дәрәҗә Изге Станислав һәм II һәм III дәрәҗә Изге Анна орденнары; Бохара Әмиренең Таҗ ордены һәм Иранның Арыслан һәм Кояш ордены белән билгеләнгән[4].

Хәтер

  • 2003 елның 15 июнендә Ильяс Бораганский басмаханәсе йортының диварында Гатаулла Баязитовка мемориаль такта ачыла.
  • 2011 елның 20 декабрендә Санкт-Петербург дәүләт университетының (Университет яры, 11) көнчыгыш һәм филология факультетларының эчке ишегалдында скульптор Винера Абдуллина эше булган Гатаулла Баязитов бюсты ачыла[7].
  • 2011 елда, Баязитовның вафатына йөз ел тулу уңаеннан, Санкт-Петербургның Татар милли мәдәни мохтарияте җыйган акчага Мөселман зиратында Баязитовның кенотафы куела.
  • 2024 елның 14 февралендә Санкт-Петербург Хөкүмәте карары белән Петроград районында Кронверк проспекты һәм Конный тыкрыгы киселешендәге, Җәмигъ мәчете янындагы исемсез скверга Баязитов скверы исеме бирелә[8].
  • 4 апрель — «Нур» газетасын ачарга рөхсәт ителгән көн — 2000 еллардан Татарстан матбугатының туган көне буларак билгеләп үтелә[9].

Гаиләсе

  • Тормыш иптәше — Бибигазизә Сәйфелмөлекова (1852—1907), Рязань губернасының Яубаш авылы мулласы кызы;
  • улы — Мөхәммәтсафа Баязитов (1877–1937), Санкт-Петербургда Гуревич гимназиясен, Казанда югары дини укуханәсен, Санкт-Петербург университетының көнчыгыш факультетының гарәп теле бүлеген тәмамлый. 1901 елда имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала. 1914 елдан Петроград хәрби округы ахуны. Хәрби укуханәләрдә дин белемен укыта. Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче. Әтисе үлгәч, башкала мәчетен төзү комитетын җитәкли. 1911–1915 елларда «Нур» газетасы мөхәррире һәм нәшире. «Сират-әл-мөстәкыйм» оешмасын төзүче. 1915–1917 елларда Оренбург Диния нәзарәте мөфтие. Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Инкыйлабтан соң даими эзәрлекләнә һәм 1937 елда атыла.
  • кызы — Заһидә Җәгъфәрова (1880–1958);
  • кызы — Фатыйма Акчурина (1884–1965).

Искәрмәләр

  1. 1 2 Атаулла Баязитов // Первый департамент // Министерство иностран. дел // Адрес-календарь. Общая роспись начальствующих и прочих должностных лиц по всем управлениям в Российской империи на 1911 год. Часть I. Власти и места центрального управления и ведомства их. — СПб.: Сенатская типография, 1911. — Стб. 879.
  2. 1 2 Баязитов Атаулла // Алфавитный указатель жителей… // Весь Петербург на 1911 год, адресная и справочная книга г. С.-Петербурга. — СПб.: Товарищество А. С. Суворина, 1911. — С. 65. — ISBN 5-94030-052-9.
  3. 1 2 3 4 5 А. Хабутдинов
  4. 1 2 3 4 Музей истории религии
  5. Баязитов, Атаулла // Петербургский некрополь / Сост. В. И. Саитов. — СПб.: Типография М. М. Стасюлевича, 1913. — Т. 4 (С—Ө). — С. 745.
  6. Баязитов Атаулла. Болгарская исламская академия. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2026.
  7. Ахун, мечтавший о мечети. Что известно об Атаулле Баязитове? Санкт-Петербургские ведомости (31 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2026.
  8. Именем татарского богослова и просветителя Баязитова назвали сквер в центре Петербурга. Исламский портал (6 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2026.
  9. Баязитов Атаулла Баязитович. Онлайн - энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2026.

Әдәбият

Сылтамалар