Евгений Батенчук
Евгений Батенчук | |
---|---|
Тулы исеме | Евгений Никанорович Батенчук |
Туган көне | 28 февраль 1914 (111 яшь) |
Туган | Балта, Подолье губернасы, Русия империясе |
Вафат көне | 30 май 1999 (85 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | төзүче - гидротехник |
Бүләк һәм премияләр |
Евгений Батенчук (Евгений Никанор улы Батенчук, урысча Евгений Никанорович Батенчук) – төзүче-гидротехник, оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое. Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
1914 елның 28 февралендә Подолье губернасы (хәзерге Украинаның Одесса өлкәсе) Балта шәһәрендә туган. 1999 елның 30 маенда вафат. Милләте буенча украин.
Одессада җидееллык мәктәпне бетерә һәм 14 яшьтән эшли башлый. 1931 елда комсомолга керә. Найфеево дигән яһүдләр авылында авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә катнаша.
1931 елда, 17 яшьлек вакытта, ССРБ да иң беренчеләрдән булып оешкан Шевченко МТС ында АКШтан җибәрелгән “Фордзон” тракторларын ремонтлауны оештыруны тапшыралар. “Икенче бишьеллык” исемендәге заводның директоры итеп куялар.
Харкауда рабфакта укып, аттестат ала, химия-технология институтының химия машиналары төзү факультетын тәмамлый.
Сугышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышын Неман елгасы буенда чиктә каршылый. Контузия алгач, алманнарга әсирлекккә төшә. Тилзит, Падерборн концлагерьларында 3,5 ел әсирлектә була. Яшерен оешма эшендә катнаша. Совет сугышчылары азат иткәч, тоткыннардан төзелгән батальон белән җитәкчелек итә. Г. К. Жуков ставкасының союздаш гаскәрләрдәге элемтәче офицеры штабында хезмәт итә.
Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Төзелеш оешмалары җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Армиядән кайткач, 1946 елның 26 апреле башлап – “Сочи ГЭСтөзелеш” оешмасында Кызыл Алан ГЭСының баш механигы.
1950 елдан – Иркутск ГЭСы төзелешендә.
1957 елдан – ВилюйГЭС төзелешен җитәкли.
1971 елның 26 февраленнән – Чаллыда, “Камгэсэнерготөзелеш” оешмасы башлыгы. Зәй ГРЭсын, Түбән Кама ГЭСын, КамАЗны, Яр Чаллы шәһәрен төзүче.
1989 елда 75 яшьтән лаеклы ялда. ССРБ хөкүмәте шәхси пенсия билгели.
Бүләкләре
Якутиядәге Мирный һәм Татарстандагы Яр Чаллы шәһәрләренең шәрәфле ватандашы.
РСФСРның, Татарстан АССРның һәм Якутиянең атказанган төзүчесе.
Өч Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Кама политехника институтының шәрәфле профессоры.
Яр Чаллыда, Мирныйда, Ленскида, Чернышевский бистәсендә Е.Батенчукка һәйкәлләр һәм бюстлар куелган.
Чаллыдагы мәйданга һәм урамга, Чернышевскийдагы мәйданга, Чаллы икътисад-төзелеш техникумына һәм 64,67 каратлы ювелир алмазга Батенчук исеме бирелгән.
Әдәбият
- Яр Чаллы шәһәре тарихы музее фонды.
- Ф.К.Видрашку. Набережная надежды. 1984 ел.
- Ф.Таурин. Ангара (повесть). 1952 ел.
- Ю.Д.Полухин. Ломаная прямая. (Мәскәү, 1962 ел); Заколдованные берега. Мәскәү, 1976 ел; һ.б.
- А.Арбузов. Иркутская история (пьеса). 1959 ел.
- 28 февраль көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- 30 май көнне вафат булганнар
- 1999 елда вафат булганнар
- Чаллыда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Социалистик Хезмәт Геройлары
- Русиянең атказанган төзүчеләре
- Татарстанның атказанган төзүчеләре
- Бөек Ватан сугышында әсир төшкән совет хәрбиләре
- Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары
- Шәхесләр:КамАЗ