Мирный (Якутия)

Мирный (рус. Мирный, сах. Мииринэй) — Россия шәһәре, Якутия Республикасы Мирный олысының административ үзәге.

Халык саны — 37 179 кеше.[1]

География

Мирный Вилюй һәм Лена буе платолары чигендә, Иреләх елгасында, Якутскидан 1027 километр көнбатыштарак урнашкан.

Климат

Мирный климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −29 −24 −13 −3 7 17 21 17 8 −5 −19 −25 −4
Уртача минимум, °C −34 −29 −18 −11 0 8 12 9 2 −9 −24 −31 −10
Явым-төшем нормасы, мм 263
Чыганак: Туристический портал

Тарих

Мирный 1955 елда алмаз чыганагы ("Мир" кимберлит трубкасы) эшкәртү сәбәпле нигезләнгән.

1956 елда шәһәр тибындагы бистә статусы бирелә. 1959 елданшәһәр.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
5 695 23 826 30 462 38 793 39 981 37 179

Милли состав (2002): руслар — 71,3%, украиннар — 7,9%, сахалар — 7,4%, бүрәтләр — 2,9%, татарлар — 2,2%.[7]

Икътисад

Мирный — алмаз сәнәгате үзәге. "Якуталмаз" берләшмәсе идарәсе

Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре, төзү материаллар комбинаты.

Галерея

Югары уку йортлары

  • М.К. Аммосов исемле Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университетының политехника институты филиалы
  • Новосибирск дәүләт архитектура-төзелеш университетының филиалы

Тышкы сылтамалар