Среднеколымск

Среднеколымск (рус. Среднеколымск, сах. Орто Халыма) — Саха Республикасы шәһәре, Среднеколымск районының административ үзәге, Русиянең иң кече шәһәрләренең берсе.

Халык саны — 3 525 кеше.[1]

География

Среднеколымск Колыма түбәнлегендә, Колыма елгасының сул ярында, Якутскидан ~1500 километр төньяктарак (һава юлы буенча) урнашкан.

Тарих

1643 (1644) елда сәяхәтче Михаил Стадухин һәм казак Дмитрий Зырян тарафыннан острог буларак нигезләнгән.

1775 елдан — шәһәр һәм Якутск өлкәсенең Колыма округы үзәге. Сөрген урыны буларак таныш булган.

1930 елдан Среднеколымск районы үзәге булып тора.

Халык

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1926[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
185 ~300 538 ~700 ~2 000 2 088 2 729 3 309 4 489 3 587 3 525

Милли состав (2002): сахалар — 68,7%, руслар — 25,1%, эвеннар — 2,0%, украиннар — 1,2%.[10]

Икътисад

Ит-сөт комбинаты, карамай базасы.