Экология һәм табигатьне саклау музее (Яр Чаллы)
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау музее (рус. Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан мәдәният оешмасы (музей). 1999-2014 елларда мөстәкыйль оешма буларак эшләгән, 2014 елдан – Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее бүлеге. 2020 елда РФ һәм БДБ илләрендәге экология һәм табигать музейлары арасында 10-топ музей составына кергән.
Тарих
1999 елның 25 декабрендә нигезләнгән[1]. Музейны булдыруның инициаторы – Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Р. Ш. Асамова [2].
Музей «Татарстан Республикасы халкына экологик белем бирү» максатчан комплекслы программасын тормышка ашыру максатында оештырылган. Музей үзенең эшчәнлеге елларында Чаллы шәһәренә генә түгел, ә Кама буе төбәгенә дә экологик белем бирү, экологик мәдәният тәрбияләү һәм мәгариф үзәгенә әверелә.
2014 елның 17 июлендә Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетының 4219нчы санлы карары белән Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее белән берләштерелә, әлеге музейның бер бүлеге буларак эшчәнлеген дәвам итә[3].
2020 елда Экология һәм табигатьне саклау музее Россиянең һәм элекке БДБ илләренең иң популяр һәм иң яхшы 10 табигать һәм экология музее арасына кергән[4]. Музей табигый һәм тарихи мирасны саклауга, экологик белем бирү һәм экологик мәдәният тәрбияләүгә зур өлеш кертә [5].
Бина
Файл:Чаллы экология музее.jpg
Яр Чаллының 50нче мәктәбе бинасы. Музейга керү юлы
Музей Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районында, Яңа шәһәр, 31/13нче комплекс (Шамил Усманов урамы, 19нчы йорт) адресы буенча урнашкан 50нче мәктәпнең дүрт катлы бинасының бер канатында 4 залны алып тора [6].
Тасвирлама
Музейның 4 иркен залы бар. Экспозицияләрдә һәм бүлекләрдә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр биология, зоология, палеонтология, геология буенча экспонатлар тәкъдим ителә[4].
Музейда 4 бүлек эшли:
- «Флора»
- «Фауна»
- «Экология»
- «Туфрак һәм минераллар»
Музейда барлыгы 12 экспозиция булдырылган. 21 музей коллекциясе һәм төп фондларга караган 12 000нән артык экспонат теркәлгән.
Искәрмәләр
- ↑ Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны ВКонтакте
- ↑ Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. Историко-краеведческий музей [рус.]
- ↑ «Историко-краеведческий музей города Набережные Челны». Стркутура [рус.]
- ↑ 1 2 Набережночелнинский музей экологии и охраны природы рассказал о своей работе. Телекомпания «Чаллы-ТВ», 14.05.2020 [рус.]
- ↑ Азамат Хайрутдинов. Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. Культурный дневник школьника, 9.10.2022 [рус.]
- ↑ Шамил Усманов урамы, 19нчы йорт. 2gis.ru
Сылтамалар
- Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. vmuzey.com [рус.]
- Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. ВКонтакте [рус.]
- Азамат Хайрутдинов. Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны. Культурный дневник школьника, 9.10.2022 [рус.]
- Музей экологии и охраны природы. Наши Челны. Музеи Набережных Челнов
Шулай ук карагыз
| Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||