Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (Яр Чаллы)
Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (рус. Пешеходный мост на Элеваторную гору) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның ноябрь ахырында Чаллы елгасы аркылы салынган күпер.
Тарих
Элеватор тавына озынлыгы 200 м булган беренче җәяүлеләр күпере 1990-еллар башында салынган. Озынлыгы 128 м булган яңа вант күпере 2012 елың ноябрь ахырында файдалануга тапшырылган. Су өсте тигезлегеннән биеклеге — 15 м.
Күпер Яр Чаллының Комсомол районына керүче ике бистәне — Элеватор тавы бистәсен ЗЯБ бистәсе (Кәгазьчеләр микрорайоны) белән тоташтыра. ЗЯБ бистәсенең 17А комплексындагы Бумажниклар бульвары, 19 йорт артыннан башланып, Элеватор тавы бистәсендәге Орджоникидзе урамы белән (бистәнең Тау мәчете янында) тоташа.
Вант күперенең корылышы юл полотносы белән корыч трослар ярдәмендә тоташкан ике пилонга нигезләнгән.
Күперне төзүнең бәясе — 21 млн[1]. Инвесторлар — РАССТАЛ һәм «Энергогазкомплект» ААҖ[2].
«Татсвет» холдингы электр урнаштыручылары көче белән күпердә 27 фонарь урнаштырылган[3].
Галерея
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Мэр города проверил новый мост через Челнинку стоимостью в 21 миллион рублей. ProGorodChelny.ru, 22.05.2013
- ↑ В Челнах новый мост на Элеваторную гору откроют позже запланированного. ProGorodChelny.ru, 28.07.2012
- ↑ Пешеходный мост через реку Челнинка. 2020 елның 19 сентябрь көнендә архивланган. TATSVET.RU, 28.12.20012
| Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||