Марат Бариев
Марат Мансур улы Бариев (рус. Марат Мансурович Бариев; 9 июль 1961, Казан) — Россия сәяси эшлеклесе. VI—VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (2011―2016; 2016—х. в.), РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе (2010—2014), Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры (2005—2010), «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Сәясәт фәннәре кандидаты. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре (2006).
Тәрҗемәи хәле
Марат Бариев 1961 елның 9 июлендә Казанда туа. Әтисе чыгышы белән Кукмара районыннан, әнисе Балтач районы Чутай авылыннан.
Казанның Северный бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1984)[2], «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2000)[3], Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2010) тәмамлый. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.
Хезмәт юлы
- 1984—1986 елларда — С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә инженер-конструктор, 1986 елда ВЛКСМ комитеты сәркатибе урынбасары[4].
- 1986—1991 елларда — ВЛКСМның Казанның Ленин районы комитетында: икенче (1986—1989), беренче (1989—1991) сәркатип. ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты сәркатибе (1990—1991).
- 1991—1994 елларда — Казан шәһәре Ленин районы яшьләр фонды идарәсе рәисе.
- 1994—2005 елларда — ТР балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе[5][6].
- 2005—2010 елларда — Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.
- 2010—2011 елларда — РФ Олимпия комитетының башкарма директоры[7].
- 2010—2014 елларда — РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе.
- 2011—2016 елларда — VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, 2012 елның 13 гыйнварыннан РФ ДД физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары.
- 2016—2021 елларда — VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты.
- 2024 елның сентябрендә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты[8].
Хезмәтләре
«Алтын каләм», «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре, «Сәләт» хәрәкәтен оештыруда, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында» ТР программасын кабул итүдә, Универсиада-2013не Казанда үткәрүдә керткән өлеше зур.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1990—1995 елларда — Казанның Ленин районы халык депутататлары район шурасы депутаты.
- Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе вице-президенты.
- Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе
- «Спортлы Россия» ВДО Советы әгъзасы
- Россия студентлар спорты берлеге вице-президенты.
Гаиләсе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1997 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале;
- 2006 — Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре;
- 2009 — Дуслык ордены (РФ);
- 2014 — Хөрмәт ордены (РФ);
- 2025 — «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»" медале[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Katalog der Deutschen Nationalbibliothek (нем.)
- ↑ Депутаты (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Бариев Марат Мансурович. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Бариев Марат Мансурович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской федерации от 16 октября 1989 года № 1664-р «О членах коллегии Государственного комитета Российской Федерации по молодёжной политике»
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 11 апреля 2002 года № 484-р. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2015. Архивировано 4 март 2022 года.
- ↑ Бариев Марат Мансурович. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2025.
- ↑ Марат Бариев биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2025.
- ↑ О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (рус.). rais.tatarstan.ru (12 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Э. Закирова. Мин тауның башында булырга тиеш. «Сөембикә», 2016 ел, № 6.
Сылтамалар
| Элгәре: вазифа булдырылган үзе 1994—2005 |
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры 2005—2010 |
Алмашка килүче: Рафис Борһанов 2010―2014 |