Рөстәм Килдебәков

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Рөстәм Килдебәков
Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков
Р.Килдебәков.jpg
Тулы исеме Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков
Туган көне 30 март 1934(1934-03-30) (90 яшь)
Туган СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Ил
Эшчәнлеге рәссам
Бүләк һәм премияләр

Рөстәм Килдебәков (Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков) – рәссам. Тукай премиясе лауреаты (2011). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык (2006), Россия Федерациясенең атказанган (2011) рәссамы.

Тәрҗемәи хәле

1934 елның 30 мартында Казанда туган. Казанда сәнгать укуханәсен (1954). Львовта гамәли һәм декоратив сәнгать институтын (1960) тәмамлаган.

Иҗаты

1960-еллар башыннан рәссам-монументалист буларак билгеле. Озак еллар монументаль сәнгать өлкәсендә иҗат итә. Мозаика, сграффито, витраж техникасында иҗади эшләп, «Казан» («Казань»), «Идел» («Волга») кунакханәләрен (Казан) бизәүдә, Казан тимер юлы вокзалын, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендә берничә объектны бизәүдә хезмәт куя.

1990 елың башыннан станок сәнгатендә уңышлы эшләп килә. Җәмәгате Мария Килдебәкова белән гобеленнар тукыйлар, Татарстанның җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе иҗат итәләр.

Күргәзмәләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар