Рөстәм Зәбиров (1961)
Рөстәм Зәбиров (Рөстәм Мөхәммәт улы Зәбиров, рус. Рустем Мухамметович Забиров, 7 июль 1961, Казан) — архитектор, «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының баш архитектор бүлеге башлыгы (баш архитекторы)[1], Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2012).
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 17 июнендә Казанда туган. Казанның 96нчы мәктәбен ( Туполев исемендәге КДТУ каршындагы гимназия,1978), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура факультетын (1983), Мәскәүнең Реставрация сәнгате институтын (ru) тәмамлаган.
«Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының баш архитектор бүлеге башлыгы (баш архитекторы). 2002 елда, гамәлгә куючыларның берсе буларак, архитектура өлкәсе хезмәтләре белән шөгыльләнүче «Зәбир» ҖЧҖ (420111, Казан, Кирмән урамы, 17) рәсмиләштергән[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Бүләкләр
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел)[3];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) (2021 ел) — күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертүе өчен[4];
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2012 ел) — «Кол Шәриф» мәчете архитектура комплексын булдыруда катнашкан өчен[5];
- «Татарстан Республикасының атказанган архитекторы» (2011 ел) — шәһәр төзелеше, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне реконструкцияләү һәм реставрацияләү өлкәсендәге югары казанышлары өчен[6].
Сылтамалар
- Вконтактедагы шәхси сәхифәсе [рус.]
- Рустэм Забиров. Мой мир
Шулай ук карагыз
- Ольга Юхновская. Рустэм Забиров: Земля и небо Казанского кремля.(үле сылтама) «Казань», № 8, 2015.
Искәрмәләр
- ↑ «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы сайты 2019 елның 3 ноябрь көнендә архивланган. [рус.]
- ↑ Забиров Рустем Мухамедович(үле сылтама). unfall.ru [рус.]
- ↑ Мазгаров, 2014
- ↑ [https://rais.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_355721.pdf Указ Президента Республики Татарстан № УП-535 от 1 июля 2021 года «О награждении медалью Республики Татарстан „За доблестный труд“»]. Президент Республики Татарстан]] (1 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ [http://rt-online.ru/p-doc-ukazrt-68224/ Указ Президента Республики Татарстан № УП-269 от 25 апреля 2012 года «О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2012 года»]. Газета «Республика Татарстан» (25 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ [https://rais.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_51897.pdf Указ Президента Республики Татарстан № УП-339 от 9 июня 2011 года «О присвоении почётного звания „Заслуженный архитектор Республики Татарстан“»]. Президент Республики Татарстан (9 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.