Илья Артамонов
Илья Артамонов, Илья Николай улы Артамонов, рус. Артамонов Илья Николаевич (1960 елның 25 апреле, Новосибирск) – рәссам (график), проектлаучы. ССРБ, РСФСР (1988) һәм Татарстан АССР (1989) рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 25 апрелендә Новосибирскида туган. Әтисе Николай Степан улы Артамонов Казанның күп кенә биналарын (Татар ашлары йорты (1970), Химиклар мәдәният сарае, «Идел» яшьләр лагере, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Яңа Кырлайдагы Тукай музее (1974-1975) һ.б.) бизәүдә катнашкан шәхес. Улы Илья белән икесе проектлау эшендә ун ел бергә («Казан» (Казанский), «Нарат урманы» (Сосновый Бор), «Төзүче» (Строитель) санаториийләрен, «Радиоприбор» заводы ашханәсен бизәү проектлары) эшлиләр.
Казан сынлы сәнгать укуханәсенең сынлы сәнгать–педагогика бүлеген (1979), В.И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсенең интерьерны проектлаштыру бүлеген (1984) тәмамлаган.
1985-1991 елларда ССРБ рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе (Сенеж күле, җитәкче М.А. Коник) үткәргән еллык семинарларда, 1982 елдан Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Алманиядә, Италиядә, Һолландиядә («VOTH /ВОТ»)[1] узган күргәзмәләрдә катнаша.
Иҗаты
Үзенчәлекле рәссам. Сәнгатьне икеләтү юлы белән натурадан копия ясау дип кабул итми. Сынлы сәнгать — кешенең тышкы һәм эчке дөньяны тоемлавын бирә алучы, күзгә күренүче һәм күренмәүче җисемнәрне истә калдыручы тамга, кодларның аерым теле дип саный. Иҗатында төрледән төрле традицияләргә — Борынгы Русь мәдәнияте, мөселман Көнчыгышы мәднияте, Европа авангарды һәм рус авангардына таяна.
Композицияләре
|
|
Файл:И.Н.Артамонов 1.jpg
И.Н. Артамонов. «Кара пәрдә». 1994
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[2].
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Art16.ru
- ↑ ТР президенты указы № ПУ-375 22.04.2016 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-25, retrieved 2016-08-05