Ирина Колмогорцева
Ирина Колмогорцева | |
---|---|
Файл:И.К.Колмогорцева.jpg | |
Тулы исеме | Ирина Константиновна Колмогорцева |
Туган көне | 5 июль 1930 (94 яшь) |
Туган | Свердловск |
Эшчәнлеге | рәссам |
Бүләк һәм премияләр |
Ирина Колмогорцева, Ирина Константин кызы Колмогорцева, рус. Колмогорцева Ирина Константиновна (1930-2015) — рәссам, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), Татарстанның халык рәссамы (2005), Бакый Урманче премиясе (2007), Тукай премиясе (2015) лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).
Тәрҗемәи хәле
1930 елның 5 июлендә Свердловскда туган. Илбау полиграфия институтын тәмамлаган (1953).
Иҗат юлы
Станок графикасы, китап графикасы һәм портрет жанрларында иҗат итә. Беренче офортлары 1959 елда дөнья күрә. Әсәрләренең каһарманнарын җиңелчә юмор хисе белән ясый. Формаларны гадиләштерү алымын отышлы куллана.
Казанда 50 елдан артык яшәп, иҗат итү дәверендә Татарстан сынлы сәнгате тарихына кереп калырдай әсәрләр иҗат итә. 40 ел Татарстан китап нәшриятында китап бизәүче буларак иҗат итә. Уннарча балалар өчен китапларны бизи. А.С. Пушкин, М. Цветаева, Н. Дурова иҗатына багышланган әсәрләре бар.
Габдулла Тукай иҗаты белән һәрдаим кызыксына. Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясалган график эшләре бар. Казанның Тукайга бәйле урыннарын, шулай ук Казанның борынгы биналарын кәгазьгә төшерә. «Печән базары, яһүд Яңа Кисекбаш» (төсле офорт) әсәрендә Тукай поэмасы каһарманнарын һәм Иске Татар бистәсе күренешләрен сурәтли.
Әсәрләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда һәм шәхси тупланмаларда саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1981 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 2005 Татарстанның халык рәссамы.
- 2007 Бакый Урманче премиясе — «Тарихи Казан» офорт шәлкеме өчен.
- 2015 Тукай премиясе — «Казан һәм Габдулла Тукай» графика шәлкеме өчен[1]
Әдәбият
- Ирина Колмогорцева. Графика. Живопись. Георгий Зяблицев. Керамика. Скульптура (Каталог). Казан: «Заман», 2010.(рус.)
Сылтамалар
- Тукай әдәби музее сәхифәсендә
- «Сказки Пушкина» сайтында
- «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
Шулай ук карагыз
- Рәссам белән әңгәмә (аудио)(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Р. Минниханов вручил Госпремии имени Габдуллы Тукая(үле сылтама)