Түлешкә (Саба районы)
Түлешкә — Татарстан Республикасының Саба районындагы поселок.
Халык саны — 6 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422054.
География
Түлешкә (русча Тулушка) - Саба районында авыл. Ул Яңа Мичән, Түбән Симет, Олы Шыңар hәм Мингер авыллары арасында бик матур урында урнашкан. Авылның 3 ягында инеш елгалары ага, тирә-якта таулар, агачлыклар, чыршы, нарат посадкалары, Кәтри таллыгы. Мичән тауы астыннан салкын чишмәләр агып чыга. Ул чишмә сулары тирә-якта иң чиста сулардан санала. 1985-95 елларда авыл халкы хуҗалыкларын таратып төрле якка китә, авыл таркалу хәленә җитә. Бүгенге көндә авыл матурланып килә[чыганак күрсәтелмәгән 5494 көн]
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11 °C | -5.7 °C | 3.8 °C | 12.5 °C | 17.9 °C | 19.9 °C | 17 °C | 11.4 °C | 3.8 °C | -5.3 °C | -10.4 °C | 3.6 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]
Шәхесләр
- Рөстәм Зарипов (1952), шагыйрь, блогер. ТР язучылар берлеге әгъзасы (2005 елдан).
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.