Эзмә
Эзмә — Татарстан Республикасының Саба районындагы авыл.
Халык саны — 335 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422052.
Тарих
Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Саба җирлегендәге иң борынгы ташъязма истәлек — Эзмә авылы басуында сакланган XIV йөз кабер ташы. Ул күпләргә мәгьлүм, тексты белгечләр тарафыннан укылган, аның турында фәнни әдәбиятта да шактый язылган, — ягъни, районда яшәүчеләргә дә, галим-голәмага да яхшы таныш. Шуңа күрәдер дә, игътибардан читтә калмаган: чардуган белән әйләндереп алынган, калай түбә белән капланган һәм чардуганына гамәлдәге хәрефләр белән "Йосыфҗан бине Xөсәен. 1332" дигән язу да беркетелгән.
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11 °C | -5.7 °C | 3.8 °C | 12.5 °C | 17.9 °C | 19.9 °C | 17 °C | 11.4 °C | 3.8 °C | -5.3 °C | -10.4 °C | 3.6 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Надгробный камень 1332 года (Сабинский район, Татарстан)