Тенеки

Тарихы

XVII гасырның икенче яртысында нигез салына. Ура елгасы буе, Челка исемнәре белән дә искә алына. Тенеки ойконимының килеп чыгышы биредә төпләнеп яшәгән Тенеки исемле кеше белән бәйле[1]. XX гасыр башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, тимерче алачыгы, 5 вак-төяк сату кибете эшли. XVIII — XIX гасырның беренче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә карый[2].

1897 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Казан губернасы Мамадыш өязенең Тенеки (Ура елгасы буе) авылында 700 кеше (317 ир-ат һәм 383 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар була. Бу чорда авыл җәмәгатенең җир биләмәсе 1530,4 дисәтинә тәшкил итә[3].

1933 елда авылда кирпеч заводы төзелә. Коллективлаштыру елларында «Яңа юл» колхозы оештырыла, беренче рәисе — А. Сибгатуллин. Алга таба авыл төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләре составына керә[2]:

  • 1953 елдан — Ворошилов исемендәге күмәк хуҗалык (үзәге — Юлбат авылы);
  • 1956 елдан — «Искра» күмәк хуҗалыгы (үзәге шулай ук Юлбат авылы);
  • 1994 елдан — «Искра» күмәк предприятиесе;
  • 2003 елдан — «Юлбат» крестьян-фермер хуҗалыгы;
  • 2007 елдан — «„Юлбат“ авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Авыл халкының төп шөгыле — авыл хуҗалыгы, аның төп тармаклары — игенчелек һәм терлекчелек[4].

Авылда 1958—1978 елларда — китапханә, 1939—2008 елларда башлангыч мәктәп эшләгән. 2025 ел торышы буенча, клуб һәм «Ихлас» мәчете (2009 елда ачылган) хезмәт күрсәтә[2].

2025 елда Тенеки авылындагы Казкаш елгасы аша салынган күпергә капиталь төзекләндерү эшләре уздырыла[4].

Географиясе

Казкаш елгасы (Мишә елгасының уң кушылдыгы) буенда, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсеннән 5 чакрым көньяктарак урнашкан[2].

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422077.

Климаты

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе  [рус.] буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4,0 °C[6].

Административ буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә. 1920 елдан — ТАССРның Мамадыш кантоны составында; 1930 елның 10 августыннан — Саба районында[2][4].

Халык саны

Даими яшәүчеләр саны: 1782 елда — 101 ир-ат заты, 1859 елда — 589, 1897 елда — 742, 1908 елда — 894, 1920 елда — 873, 1926 елда — 665, 1938 елда — 525, 1949 елда — 414, 1970 елда — 241, 1979 елда — 222, 1989 елда — 191[2], 2002 елда — 183 кеше (100 % татарлар)[7], 2010 елда — 180, 2020 елда — 168[2], 2025 елга карата — 158 кеше[4].

Күренекле шәхесләр

Искәрмәләр

  1. Айтуган Хаҗиев. Исәнме, Тенеки бабай. Саба таңнары (15 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Тнекеево (рус.). Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  3. Населённые места Российской империи в 500 и более жителей : с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г. / под ред. Н. А. Тройницкого. — СПб., 1905. — С. 72.
  4. 1 2 3 4 Отчетный доклад о деятельности Юлбатского сельского поселения за 2025 год. saby.tatarstan.ru (1 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna (рус.). Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International (ингл.). www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  7. Коряков Ю.Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России» (рус.). lingvarium.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано 16 ноябрь 2017 года.
  8. Галиева Расима Муллаяновна. Персональная страница сотрудника КФУ. Казанский (Приволжский) федеральный университет. kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  9. Ганиев Хабибрахман Ганиевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  10. Хузин Магсум Хамитович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  11. Хузин, Васил Хамитович (инженер-изобретатель; 12.04.1935) (рус.). Наследие Чувашии. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.

Сылтамалар