Александр Куренков (1972)

Александр Вячеслав улы Куренков (Александр Куренков, рус. Александр Вячеславович Куренков, 2 июнь 1972, Софрино[d], Мәскәү өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2022 елның 25 маеннан Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры, генерал-полковник.

Тормыш юлы

Александр Куренков 1972 елның 2 июнендә Мәскәү өлкәсендә туа. Мәскәү дәүләт физик культура академиясен һәм Мәскәү психология-социаль институтын тәмамлый. 2021 елда, хәрби генерал-майор исемен алып, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы каршындагы югары курсларны тәмамлый[1][2].

Мәскәүнең 312 нче мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли (1995—1999). 1999 елда дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт итә. Федераль куркынычсызлык хезмәтендә һәм Федераль сак хезмәтендә (аерым алганда, Премьер-министр Виктор Зубковны саклауда эшли), соңрак Росгвардиягә күчә, анда ведомство җитәкчесе Виктор Золотов урынбасары була һәм хезмәткәрләрне хәрби әзерләү белән бәйле сораулар өчен җавап бирә[3]. РБК мәгълүматларына караганда, Владимир Путинның өлкән адъютанты вазифасында эшли. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

2022 елның 23 маенда Владимир Путин Куренковны гадәттән тыш хәлләр министры итеп билгеләргә тәкъдим итә[4]. Куренков кандидатурасы Федерация Советы тарафыннан 25 майда хуплана. Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 25 маендагы 305 номерлы Указы белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре министры итеп билгеләнә[5].

2022 елның 30 маеннан — Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы әгъзасы[6].

2022 елның 2 июнендә Куренковка генерал-лейтенант хәрби исеме бирелә.

2022 елның 21 октябреннән Куренков — Кораллы Көчләрнең, башка гаскәрләрнең, хәрби берәмлекләрнең һәм органнарның ихтыяҗларын тәэмин итү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы әгъзасы[7].

АКШ, Евросоюз, Бөекбритания, Швейцария, Австралия һәм Яңа Зеландия санкцияләре астында.

2025 елның 4 июнендә Владимир Путин ГТХМ (МЧС) башлыгы Александр Куренковка генерал-полковник исемен бирә[8].

Бүләкләр

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2015);
  • Суворов медале;
  • «Махсус биремнәрне үтәүдәге аерым казанышлары өчен» медале (ФСО);
  • «Хәрби батырлык өчен» медале (ФСО);
  • I, II һәм III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерым казанышлары өчен» медальләре (ФСО);
  • «Дәүләт куркынычсызлыгы органнарына 100 ел» медале (ФСО);
  • «Россия дәүләт саклавы органнарына 125 ел» медале (ФСО);
  • «Россия ФСОсындагы хезмәте өчен» күкрәк билгесе;
  • «Крымны кайтару өчен» медале;
  • «Данк» ордены (2023, Киргизия)[9];
  • «Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2024 елның 12 декабре) — Әстерхан өлкәсе территориясендә гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт политикасын гамәлгә ашыруда нәтиҗәле ярдәм күрсәткән өчен.

Искәрмәләр

  1. Путин предложил на пост главы МЧС экс-сотрудника ФСО
  2. Появились подробности о возможном кандидате на пост главы МЧС России
  3. В Госдуме уточнили биографию кандидата на пост главы МЧС Куренкова
  4. Путин выбрал нового главу МЧС. О нем известно только, что он из спецслужб. bbc.
  5. Александр Куренков назначен главой МЧС
  6. Указ Президента Российской Федерации от 30.05.2022 № 327 «О внесении изменения в состав Совета Безопасности Российской Федерации, утверждённый Указом Президента Российской Федерации от 25 мая 2012 г. № 715». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026. Архивировано 4 июнь 2022 года.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 21.10.2022 № 763 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025. Архивировано 21 июнь 2025 года.
  8. Путин присвоил главе МЧС Александру Куренкову новое генеральское звание. РБК (4 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
  9. Садыр Жапаров наградил главу МЧС России орденом "Данк" — фото. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025. Архивировано 17 октябрь 2023 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә