Виктор Зубков (1941)

Виктор Алексей улы Зубков (1941 елның 15 сентябре, Арбат, Свердловск өлкәсе) — Россия сәясәтчесе, икътисадчы. 2012 елның 30 маеннан Газ экспортлаучы илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча Россия Президентының махсус вәкиле[2].

Икътисад фәннәре докторы, 1991-2004 елларда — төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчесе урынбасары. 2001-2007 елларда — Россия финанс разведкасы җитәкчесе. 2007 елның 14 сентябреннән 2008 елның 7 маена кадәр — Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе[3]. 2008 елның 7 маеннан 8 маена кадәр һәм 2012 елда яңа хөкүмәт башлыгы билгеләнгәнче — Россия Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы. 2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Владимир Путин хөкүмәте составында Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. Газпромның директорлар советы рәисе. «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының тулы кавалеры.

Тәрҗемәи хәле

Виктор Зубков 1941 елның 15 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Кошва районы Арбат бистәсендә туа, шунда ук мәктәпне тәмамлый.

1958-1960 елларда — Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә «Североникель» комбинатының «Нитис-Кумужье» руднигының Мончегорск ремонт-механика заводы слесаре.

1960-1965 — Ленинград авыл хуҗалыгы институтында укый (Пушкин шәһәре, Санкт-Петербургның Пушкин районы).

1965-1967 елларда армиядә хезмәт итә.

1967-1985 елларда — Ленинград өлкәсе совхозларында бүлек идарәчесе, директор урынбасары, совхозлар берләшмәсе генераль директоры.

1985-1991 елларда — Приозерск шәһәр Башкарма комитеты рәисе, Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең Приозерск шәһәр комитеты беренче секретаре, СБКФ өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге һәм аграр бүлек мөдире, Ленинград өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары[4].

1991-1993 еллар — Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе урынбасары (шул ук вакытта мэриянең Тышкы элемтәләр комитеты рәисе вазифасын Владимир Путин биләгән).

1993-1999 елларда — Россия Федерациясе дәүләт салым хезмәте җитәкчесе урынбасары — Санкт-Петербург шәһәре буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы.

1999 елда үз кандидатурасын Ленинград өлкәсе губернаторы постына тәкъдим итә (җыелган тавышларның 8,6% белән дүртенче урынны ала).

1999-2001 елларда — Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар буенча министр урынбасары — Россия Федерациясе Министрлыгының салымнар һәм җыемнар буенча идарәсе җитәкчесе.

2001-2004 еллар — Россия Федерациясе финанс министрының беренче урынбасары, Россия Федерациясе финанс мониторингы комитеты рәисе вазифаларын башкаручы.

2004-2007 елларда — Финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт җитәкчесе.

2007 елның 12 сентябрендә — Россия Президенты Владимир Путин аның кандидатурасын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе вазифасына тәкъдим итә һәм 14 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы аны әлеге вазифада раслый (аның өчен 381 депутат тавыш бирә, каршы — 47)[5].

2007 елның 4 октябреннән 2012 елның 25 маена кадәр Россия Федерациясе Иминлек Советының даими әгъзасе[6].

2007 елның 15 октябреннән 2008 елның 27 маена кадәр Россия һәм Беларусиянең Берлек дәүләтенең Министрлар Советы рәисе[7].

2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. РФ Хөкүмәтендә агросәнәгать комплексын, урман хуҗалыгын һәм балыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча кураторлык итә.

2008 елның 27 июненнән — «Газпром» ААҖ директорлар советы рәисе.

2008 елның 12 декабреннән[8] 2011 елның 19 августына кадәр «Росагролизинг» ААҖ директорлар советы рәисе[9].

2010 елның 11 гыйнварыннан 2012 елның маена кадәр — икътисади үсеш һәм интеграция буенча берләштерелгән хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары; таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча ярдәмче комиссия җитәкчесе[10].

2012 елның 7 маеннан 8 маена кадәр — РФ Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы.

2012 елның 30 маеннан — Россия Президентының газ экспортлаучы Илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле.

2012 елның гыйнварыннан 2014 елның мартына кадәр — «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ идарәсе рәисе һәм генераль директоры.

«Петербург диалогы» форумының Россия координация комитеты рәисе.

Рус православ чиркәвенең Воскресенск Яңа Иерусалим Ставрополь ирләр монастырен торгызу буенча хәйрия фонды идарәсе рәисе.

1967-1991 елларда СБКФ әгъзасы. 1995 елдан башлап «Безнең йорт — Россия» партиясе составына керә. 2000 елда Петербургның «Бердәмлек» партиясе берләшмәсе җитәкчесе вазифасын башкара. 2002 елдан «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары хәрәкәтенең Координация советына керә[11]. Россия Хөкүмәте рәисе итеп билгеләнгән вакытта партиясез була[12].

Гыйльми дәрәҗә

  • Икътисад фәннәре кандидаты. Диссертация темасы: «Ленинград өлкәсе мисалында минераль-чимал комплексының салым механизмын камилләштерү» (2000 елда Г. В. Плеханов исемендәге Санкт-Петербург дәүләт тау институтында якланган).
  • Икътисад фәннәре докторы. Диссертация темасы: «Россия Федерациясе җинаятьчел керемнәрне легальләштерүгә (юу) һәм террорчылыкны финанслауга каршы торуның халыкара системасында». 2010 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясендә якланган.
  • Россия федерациясенең беренче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Бүләкләр

  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2012)[13][14];
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2008 елның 19 сентябре) — дәүләтнең икътисадый сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[15];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2006 елның 9 мае) — Россия Федерациясенең икътисадый мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[16];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2000 елның 11 апреле) — дәүләт алдындагы казанышлары һәм икътисадый реформаларны тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен[17];
  • Александр Невский ордены (2015);
  • «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены (1981);
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1975);
  • «Хезмәт ветераны» медале (1986);
  • Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы (2001 елның 16 сентябре) — икътисад һәм финанс эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары өчен[18];
  • Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (2021 елның 10 сентябре) — нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[19];
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мактау грамотасы (1998);
  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты (2003 елның 24 октябре) — җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм терроризмны финанслауга каршы тору системасын булдырудагы хезмәтләре өчен[20];
  • Ленинград өлкәсенең Мактаулы гражданины (2009);
  • Волгоград герой-шәһәрнең Мактаулы гражданины;
  • Приозерск шәһәренең Мактаулы гражданины;
  • Сестрорецк шәһәренең Мактаулы кешесе (2015)[21];
  • Казанышлар Ордены (Венгрия) (II гражданлык дәрәҗәсендә «Йолдыз белән хач», 2012 елның октябре, 2013 елның 27 мартында тапшырылган) — ике яклы Венгрия-Россия сәяси, икътисади, мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне үстерүдәге казанышлары өчен.

Гаилә

Әтисе — Зубков Алексей Андрей улы (1914, Мартыновка, хәзер Курган өлкәсенең Сафакүл районы Мартыновка авыл советы үзәге[22]).

Өйләнгән:

  • Хатыны — Зоя Михаил кызы, «Салон Нефертити» компаниясе хуҗасы.
  • Кызы — Юлия Похлебенина (1970), Финанс-икътисад институтын тәмамлый. Санкт-Петербургта «Парус» аква-фитнес-клуб хуҗасы[23].

Искәрмәләр

  1. Wiktor Subkow // Munzinger Personen (нем.)
  2. Указ Президента РФ от 30.05.2012 № 751 «О специальном представителе Президента Российской Федерации по взаимодействию с форумом стран — экспортёров газа». Архивировано из оригинала 27 апрель 2014 года.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 14.09.2007 № 1202, archived from the original on 2007-10-23, retrieved 2022-05-26 
  4. Зубков, Виктор. Lenta.ru.
  5. Виктор Зубков утверждён премьер-министром России. Lenta.ru, 14.9.2007.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 04.10.2007 № 1339, archived from the original on 2007-10-11, retrieved 2022-05-26 
  7. Белоруссия: Зубков назначен главой союзного правительства. Росбалт.ру.
  8. Председателем Совета директоров ОАО «Росагролизинг» избран Первый заместитель Председателя Правительства Российской Федерации В. А. Зубков. Интернет-портал Правительства РФ.
  9. Валентина Иванова избрана Председателем Совета директоров ОАО «Росагролизинг»(үле сылтама). Официальный сайт ОАО «Росагролизинг».
  10. Зубков стал замом Шувалова в экономической правительственной комиссии. www.zaks.ru, 12.01.2010.
  11. Виктор Зубков рассказал о себе депутатам Государственной Думы, archived from the original on 2007-09-30, retrieved 2022-05-26 
  12. Зубков останется беспартийным. www.rosbalt.ru.
  13. «Ведомости»: Медведев наградит десятки чиновников, в том числе Нургалиева и Володина - Газета.Ru | Новости. Газета.Ru.
  14. Президент наградит орденами небывало много чиновников. Ведомости.
  15. Указ Президента Российской Федерации от 19.09.2008 № 1392 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ II степени Зубкова В. А.», archived from the original on 2009-01-29, retrieved 2022-05-26 
  16. Указ Президента Российской Федерации от 9 мая 2006 г. № 464. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2022. Архивировано 17 июнь 2013 года.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 11 апреля 2000 г. № 664. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2022. Архивировано 17 июнь 2013 года.
  18. Указ Президента РФ от 16 сентября 2001 г. № 1138. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2022. Архивировано 17 июнь 2013 года.
  19. Указ Президента Российской Федерации от 10.09.2021 № 525 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru.
  20. Распоряжение Президента Российской Федерации от 24 октября 2003 года № 491-рп «О поощрении Зубкова В.А.»
  21. Решение Муниципального совета города Сестрорецка от 09.07.2015 №50. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
  22. Как живет курганская деревня руководителя «Газпрома». ura.news.
  23. Высокопоставленные наследники | LADNO.ru. ladno.ru.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр