Сергей Кравцов

Сергей Сергей улы Кравцов (1974 елның 17 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе мәгариф министры.

Педагогика фәннәре докторы (2007), доцент. Россия Федерациясенең III класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2013). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе (2013 елның 8 августыннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр). «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасе (2021 елның 4 декабреннән).

Тәрҗемәи хәле

Сергей Кравцов 1974 елның 17 мартында Мәскәүдә туа[1].

1996 елда «математика һәм информатика укытучысы» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт ачык педагогика университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 1994-1996 елларда — Мәскәү шәһәренең 176 нчы мәктәбендә математика укытучысы[2].

1997 елдан 2002 елга кадәр Россия мәгариф академиясенең Мәгариф белән идарә итү институтында эшли, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире вазифаларын башкара. 2000 елда «чит телне белгән дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый.

2002 елда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгында эшли башлый. 2004 елдан 2008 елга кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Виктор Болотов ярдәмчесе була.

2008 елда БДИ үткәрү процедурасын эшләгән «Федераль тестлаштыру үзәге» Федераль дәүләт учреждениесе директоры вазифасына билгеләнә. 2009 елда Россия мәгариф академиясенең Мәгариф идарәсе институтын җитәкли.

2011 елның апрелендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Региональ үсеш департаменты директоры итеп билгеләнә; шулай ук 2011 елда «Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясе» федераль дәүләт учреждениесе ректоры вазифаларын башкара. 2012 елның июлендә Мәгариф һәм фән министрлыгының программалар белән идарә итү һәм конкурс процедуралары департаменты директоры вазифасына билгеләнә.

2013 елның 8 августында, Иван Муравьевны алыштырып, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазифасына, 2017 елның 28 октябреннән 2018 елның 24 маена кадәр Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары — мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазифасына билгеләнә.

2020 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгын җитәкли[3].

2021 елның 4 декабрендә Кравцов «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы составына керә, аның кандидатурасы партия съездында җитәкче органнарны ротацияләү кысаларында тавыш бирү юлы белән раслана[4]. Шул ук утырышта Кравцовка «Бердәм Россия»нең партия билеты тапшырыла[5].

Фәнни эшчәнлек

1999 елда «Мультимедиа технологияләрен кулланып, артта калган укучылар белән математика буенча дәресләр үткәрү методикасы» дигән кандидатлык диссертациясе яклый.

2007 елда Россия мәгариф академиясенең укыту эчтәлеге һәм методлары институтында «Россия Федерациясе мәктәпләрендә профильле укытуны оештыру теориясе һәм практикасы» темасы буенча педагогика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (оппонентлар А. В. Баранников, В. И. Блинов һәм В. С. Данюшенков).

Гаилә

Әтисе — инженер, «Энергия-Буран» галәм корабле проекты өстендә эшли. Әнисе — укытучы, «Информатика в школе» журналының баш мөхәррире[6].

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр

Берничә бүләккә лаек булган, алар арасында:

  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәхмәт хаты (2016 елның 6 апреле) — ил белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасын үстерүгә, объектив бердәм дәүләт имтиханын үткәрү механизмнарын камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен[7];
  • «Россия Федерациясе Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме[8];
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы;
  • «Намус һәм батырлык өчен» медале (Кемерово өлкәсе, 2015)[9];
  • «Дәүләт эшлеклесе» номинациясендә Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе премиясе (2021) — гомуми белем бирү системасында Россия халыкларының милли-мәдәни традицияләрен яклау өчен[10].

Искәрмәләр

  1. Кравцов, Сергей Сергеевич. Энциклопедия. ТАСС. Архивировано 10 ноябрь 2018 года.
  2. Сергей Сергеевич Кравцов — Правительство России. government.ru. Архивировано 30 июнь 2020 года.
  3. Что известно о новом министре просвещения. ТАСС (21 гыйнвар 2020). Архивировано 5 май 2020 года.
  4. Сергей Кравцов вошёл в состав Генсовета «Единой России». Официальный сайт Министерства просвещения РФ (4 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2021. Архивировано 4 декабрь 2021 года.
  5. Медведев вручил партбилеты "Единой России" руководству ДНР и ЛНР. ТАСС (4 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2021. Архивировано 4 декабрь 2021 года.
  6. Борисов А. От учителя до министра // Санкт-Петербургские ведомости. — 2020. — 7 февр.
  7. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 06.04.2016 № 599-р "О поощрении Правительством Российской Федерации". pravo.gov.ru. Официальный интернет-портал правовой информации. Архивировано 11 июль 2020 года.
  8. Кравцов Сергей Сергеевич. Официальный сайт Министерства просвещения РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 10 июль 2020 года.
  9. Глава Рособрнадзора награжден медалью Кемеровской области «За честь и мужество». informio.ru (11 декабрь 2015). Архивировано 4 декабрь 2021 года.
  10. Академик Гинцбург и министр Кравцов стали лауреатами премии Федерации еврейских общин. Интерфакс (29 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2021. Архивировано 4 декабрь 2021 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә