Бердәм дәүләт имтиханы
Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ, рус. Единый государственный экзамен, ЕГЭ), ) — Россия Федерациясендә урта мәктәптәпләрдә, лицейларда, гимназияләрда урта белем бирү программасы буйынча дәүләт йомгаклау аттестациясен үзәкләштереп үткәрү формасы[1]. Бер үк вакытта мәктәптәрнең чыгарылыш имтиханнары һәм югары уку йортларына керү имтиханы булып тора. 2013 елга кадәр шулай ук урта һөнәри уку йортларына керү имтиханы да булып тора, әммә мәгариф турындагы яңы канунга яраклы, кире алына. Бөтен Россия территориясендә имтихан үткәргәндә бер төрле эшләр һәм башкарылган эшләрне бәяләүнең бердәм ысуллары кулланыла. 2009 елдан БДИ мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарының бердән-бер формасы һәм югары уку йортына керүнең төп формасы булып тора, шул ук вакытта алдагы елларда БДИны кабаттан тапшыру мөмкинлеге бар.
БДИ рус теленән, математикадан, чит телләрдән (инглиз, немец, француз, испан, кытай), физикадан, химиядән, биологиядән, географиядән, әдәбияттан, тарихтан, җәмгыять белеменнән һәм информатикадан тапшырыла[2][3].
2015 елда математикадан имтихан нигез һәм профиль дәрәҗәләренә бүленә[4]. Нигез дәрәҗәсе, имтиханны аттестат алу өчен, укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләмәгән яисә сынау имтиханнарында математика предметы булмаган югары уку йортларына керүчеләр тапшыра. Профиль дәрәҗәсен укуын сынау имтиханнарында математика фәне булган югары уку йортында дәвам итәргә теләгәннәр тапшыра.
2016 елның көзендә Амур өлкәсе укучылары Бөтенрәсәй буенча кытай теленнән БДИ имтиханын тапшырып карай. 2019 елдан Россия Федерациясендә кытай теленнән БДИ кертелә[5].
2024 елның 6 июнендә ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Рәсәй — Хаклык өчен» фракциялары депутатлары Дәүләт Думасына, гәдәти имтиханнарны калдырып, БДИ-ны бетерү турында закон проектын кертә[6].
Бердәм дәүләт имтиханнарын кертү
Беренсе тапкыр БДИ сигез дисциплина буенча тәҗрибә рәвешендә 2001 елда Чуашстан, Мари Иле, Якутия, шулай ук Самара һәм Ростов өлкәләрендә кертелә[7]. 2002 елда 16 төбәктә үткәрелә[8]. 2003 елда тәжрибә Рәсәй Федерациясенең 47 субъектына, ә 2004 елда 65 регионына кертелә[9]. 2006 елда БДИны илнең 79 төбәгендә 950 меңгә якын укучы, ә 2008 елда барлык төбәкләрдә миллионнан артык укучы тапшыра. 2001—2008 елларда предметларның төгәл исемлеген һәр регион үзе төзи.
БДИ идеясе авторы — министр Владимир Филиппов, ә тормышка ашыручысы Владимир Хлебников була[10].
БДИны Мәгариф һәм фән өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе башкарма органнары белән берлектә үткәрә[11].
2023 елның 17 ноябрендә Рособрнадзор башлыгы, 2026 елга БДИ үткәрү белән бәйле системалар Ватан программа тәэминатына күчереләчәк, дип белдерә[12].
2023 елның 29 ноябрендә Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев алдагы 5-10 елда БДИны онлайн-форматка күчерү булмаячак, дип белдерә[13].
Биремнәрнең структурасы һәм эчтәлеге
БДИ эшләре контроль-тикшерү материаллары (КИМ) дип атала, аларны Педагогик тикшеренүләр федераль институты эшли.
Беренчел эшләр күпчелек предметлар буенча өч өлешкә (блокка): A, B, C бүленә.
A блогы тест эшләреннән тора, һәр сорауга дүрт җавап тәкъдим ителә, бирем буенча шуның берсен сайларга кирәк.
B блогының һәр эшенә берничә сүздән, хәрефтән яисә саннан торган кыска җавап бирергә кәрәк. A һәм B блоклары җаваплары махсус бланкка төшерелә һәм аларны махсус компьютер программасы тикшерә.
C блогы бер яисә берничә эштән тора һәм аларга тулы җавап бирергә кирәк (мәсәлән, мәсьәлә чишергә, бирелгән темага инша язырга яисә бирелгән сорауга тулы җавап бирергә). C блогы җавапларын төбәк имтихан комиссиясе экспертлары тикшерә һәм бәяли, С өлешенең КИМ биремнәрендә экспертлар өчен бәяләү критерийлары бирелә.
КИМнарның предметлар буенча аерым үзенчәлеге дә булырга мөмкин. Мәсәлән, әдәбият һәм математика буенча КИМнарда (2010 елдан[14]) сорауларга җавапларның вариантлары юк. Чит телләр буенча КИМнарда укучыга, текстның аудиоязмасын тыңлап, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә кирәк.
2015/2016 уку елында барлык предметлардан КИМда ике җавап вариантыннан (элек — «А» өлеше) берсен сайлау мөмкинлеге бөтерелә, 1 өлеш биремнәренең (элек «Б») эчтәлеге киңәйтелә һәм 2 өлеш биремнәре яңадан эшкәртелә.
КИМнарның эчтәлеге Рособрнадзор тарафынан көз көне расланган өч документта: КИМнарның эчтәлек элементларын кодификацияләүгә, имтиханның спецификасы һәм демоверсиясенә нигезләнә. Шулай итеп, КИМнарның якынча структурасы, формасы һәм эчтәлеге алдан билгеләнә һәм ирекле рәвештә үзгәртелә алмый[15][16].
Таблицада 2013 елга БДИның коды, эшләр күләме һәм беренчел максималь балл күрсәтелгән[15]. Имтиханнар вакыты 2019 елныкы. Шулай ук балларның минималь күләме (кәнәгатьләнерлек билгесенең түбән чиге) бирелгән.
Код | Фән | Вакыт (минут) |
А блогы биремнәре |
B блогы биремнәре |
С блогы биремнәре |
Беренчел иң югары балл |
2011 елда түбән балл |
2023 елда түбән балл[17] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Рус теле | 210 | 30 | 8 | 1 | 64 | 36[18] | 40 |
2 | Математика(нигез/профиль) | 180/235 | 0 | 15 | 6 | 32 | 24[19] | 39 |
3 | Физика | 235 | 25 | 4 | 6 | 51 | 33[20] | 39 |
4 | Химия | 210 | 28 | 10 | 5 | 65 | 32[21] | 39 |
5 | Информатика һәм ИКТ | 235 | 13 | 15 | 4 | 40 | 40[22] | 44 |
6 | Биология | 235 | 36 | 8 | 6 | 69 | 36[23] | 39 |
7 | Тарих | 180 | 21 | 13 | 6 | 58 | 30[24] | 35 |
8 | География | 180 | 24 | 13 | 6 | 54 | 35[25] | 40 |
9 | Инглиз теле | 190+17 | 28 | 16 | 2 | 80 | 20[26] | 30 |
10 | Немец теле | 190+17 | 28 | 16 | 2 | 80 | 20[26] | 30 |
11 | Француз теле | 190+17 | 28 | 16 | 2 | 80 | 20[26] | 30 |
12 | Җәмгыять белеме | 210 | 20 | 8 | 9 | 59 | 39[27] | 45 |
13 | Испан теле | 190+17 | 28 | 16 | 2 | 80 | 20[26] | 30 |
18 | Әдәбият | 235 | 0 | 12 | 5 | 42 | 32[28] | 40 |
19 | Кытай теле | 180+14 | 30 |
2009—2011 еллардагы минималь баллар турындагы мәгълүматны БДИның рәсми сайтында табарга мөмкин.
Математика буенча нигез һәм профиль дәрәҗәсендәге имтихан биремнәрендә җавапларны сайлап алу мөмкинлеге бирелми.
2024 елда рус теле буенча БДИда укучыларга биремнәрнең берсендә мисал рәвешендә компьютер уеннары сюжетлары, аниме, манга, комикслар кулланырка рөхсәт ителә[29].
2025 елдан укучыларга рус теленнән БДИның инша өлешендә комикслардан, аниме, фанфиклар һәм компьютер уеннарыннан мисаллар китерүне тыярга уйлыйлар[30].
БДИ бланклары
- Регистрация бланкы имтиханда катнашучыларга регистрация ясау өчен кулланыла.
- 1 номерлы җавалар бланкына A һәм B блоклары биремнәренең җаваплары төшерелә.
- С блогы биремнәренә тулы җаваплар бирү өчен 2 номерлы җаваплар бланкы кулланыла; имтихан тотучыга языр өчен бланк җитмәгәндә өстәмә 2 номерлы җаваплар бланкы бирелә.
БДИ бланклары барысы да 210 мм × 305 мм зурлыкка ия:
Имтихан тотучылар алгы биттән тыш бланкның кире ягын да куллана алалар:
БДИның барлык бланкларын тутыру бары тик билгеләнгән кагыйдәләр буенча гына алып барылырга тиеш. Киресенчә булганда, мәгълүматлар дөрес укылмаска һәм, нәтиҗәдә, ялгыш җавапка саналырга мөмкин.
Билге кую
БДИның һәр биреме 1 яки аннан да күбрәк балл белән бәяләнә. Бу балларның суммасы имтихан тотучының беренчел баллларын тәшкил итә. Беренчел баллар саны фәнгә карап аерыла. Мәсәлән, беренчел балларның минималь саны 2012 елда математикадан — 32, биологиядән максималь күрсәткеч — 69, чит телләр буенча 80 беренчел балл була.
Алга таба беренчел һәм тест баллары арасындагы тәңгәллек билгеләнә (шул ук вакытта тест баллының максималь күрсәткече һәрвакыт 100 гә тигез). Беренчел балларны тест балларына күчерү шкаласы имтиханның барлык катнашучылары буенча БДИ нәтиҗәләренең статистик анализына бәйле һәм махсус компьютер программасы ярдәмендә исәпләнә[31]. Бу шкала төрле предметлар өчен бертөрле түгел. Мәсәлән, 2020 елда рус теле имтиханында 58 беренчел баллның 30ы 54 тест баллына күчерелгән, ә математикадан 32 беренчел баллның 10ы 50 беренчел баллга күчерелгән[32]. Күчереп санау шкаласының тагы бер үзенчәлеге булып аның линияле булмавы тора. Әйтик, шкала читләре буенча беренчел баллның бераз үзгәрүе (ягъни беренчел балл нульгә якын яисә максималь күрсәткечкә якын булганда) тест баллының шактый үзгәрүенә китерә, шул ук вакытта беренчел баллның шкала уртасында 1 яки 2 гә үзгәрүе тест баллының шулай ук 1 яки 2 гә үзгәрүенә китерә[31].
2030 елга БДИ кысаларында эшләрне тикшерүне тулысынча компьютерга тапшырырга мөмкиннәр. Бу вакытта ясалма фәһем үсеше укучыларның тулы җавапларын бәяли алырлык дәрәҗәгә җитәр дип көтелә. Федераль педагогик үлчәмләр институты бу юнәлештә эш алып бара инде[33].
Искәрмәләр
- ↑ Приказ Минобрнауки России от 26.12.2013 N 1400 . legalacts.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2019. Архивировано 1 апрель 2019 года.
- ↑ Федеральный закон от 09.02.2007 N 17-ФЗ "О внесении изменений в Закон Российской Федерации "Об образовании" и Федеральный закон "О высшем и послевузовском профессиональном образовании" в части проведения единого государственного экзамена" (с изменениями и дополнениями) (утратил силу) | ГАРАНТ . base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2019. Архивировано 11 апрель 2019 года.
- ↑ Об утверждении сроков и единого расписания проведения ЕГЭ в 2009 году | Педагогическая периодика. Каталог публикаций . periodika.websib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2019. Архивировано 17 июнь 2019 года.
- ↑ ЕГЭ по математике разделят на базовый и профильный уровень (рус.), РИА Новости. 16 май 2017 тикшерелде.
- ↑ ЕГЭ по китайскому языку свидетельствует о возрастающем интересе к Китаю — министр науки и высшего образования РФ, «Синьхуа» (4 июня 2019). 23 декабря 2022 тикшерелде.
- ↑ В Госдуму внесли проект об отмене ЕГЭ . РИА Новости (6 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июнь 2024.
- ↑ Е.В.Мишукова. Единый государственный экзамен. Идея, сущность, принципы . bank.orenipk.ru (декабрь 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2010. Архивировано из оригинала 18 октябрь 2018 года.
- ↑ Более половины школьников будут сдавать единый госэкзамен, Страна.RU (8 октября 2002). 22 май 2010 тикшерелде.
- ↑ ЕГЭ не может расцениваться в качестве единственного критерия, Российский общеобразовательный портал (18 октября 2004). 22 май 2010 тикшерелде.
- ↑ История Единого государственного экзамена в России . Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2016. Архивировано 11 сентябрь 2016 года.
- ↑ Положение о Федеральной службе по надзору в сфере образования и науки — Постановление Правительства РФ от 17.06.2004 № 300 . Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2011. Архивировано из оригинала 5 август 2011 года.
- ↑ Рособрнадзор планирует перевести системы ЕГЭ на российское ПО к 2026 году . РБК (17 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2023.
- ↑ В Рособрнадзоре исключили перевод ЕГЭ в онлайн-формат в ближайшие 5-10 лет . Росбалт (29 ноябрь 2023).
- ↑ Проект КИМ ЕГЭ по математике 2010 г. Архивная копия от 13 август 2009 на Wayback Machine
- ↑ 1 2 Спецификации и демоверсии КИМ 2009 г. Архивная копия от 19 гыйнвар 2009 на Wayback Machine
- ↑ Демонстрационные варианты ЕГЭ всех лет Архивная копия от 23 июль 2008 на Wayback Machine
- ↑ Министерство науки и высшего образования РФ. Приказ Министерства науки и высшего образования РФ от 12.08.22 №758(неопр.). garant.ru (12.08.22).
- ↑ Распоряжение Рособрнадзора от 09.06.2011 № 1837-10 «Об установлении минимального количества баллов ЕГЭ по русскому языку, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 28 июль 2011 на Wayback Machine
- ↑ «Об установлении минимального количества баллов единого государственного экзамена по математике, подтверждающего освоение выпускником основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 17 декабрь 2011 на Wayback Machine
- ↑ 22 июня комиссия по шкалированию Рособрнадзора определила минимальное количество баллов ЕГЭ, свидетельствующее об освоении школьного курса по физике в 2011 году — 33 балла Архивная копия от 17 декабрь 2011 на Wayback Machine
- ↑ Распоряжение Рособрнадзора от 09.06.2011 № 1835-10 «Об установлении минимального количества баллов ЕГЭ по химии, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 28 июль 2011 на Wayback Machine
- ↑ Распоряжение Рособрнадзора от 03.06.2011 № 1781-10 «Об установлении минимального количества баллов ЕГЭ по информатике и ИКТ, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 28 июль 2011 на Wayback Machine
- ↑ Распоряжение Рособрнадзора от 03.06.2011 № 1780-10 «Об установлении минимального количества баллов ЕГЭ по биологии, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 28 июль 2011 на Wayback Machine
- ↑ 22 июня комиссия по шкалированию Рособрнадзора определила минимальное количество баллов ЕГЭ, свидетельствующее об освоении школьного курса истории в 2011 году — 30 баллов Архивная копия от 17 декабрь 2011 на Wayback Machine
- ↑ Распоряжение от 17.06.2011 № 1960-10 «Об установлении минимального количества баллов единого государственного экзамена по географии, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 17 декабрь 2011 на Wayback Machine
- ↑ 1 2 3 4 Распоряжение Рособрнадзора от 09.06.2011 № 1836-10 «Об установлении минимального количества баллов ЕГЭ по иностранным языкам, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2» Архивная копия от 28 июль 2011 на Wayback Machine
- ↑ Распоряжение от 17.06.2011 № 1961-10 «Об установлении минимального количества баллов единого государственного экзамена по обществознанию, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 21 сентябрь 2011 на Wayback Machine
- ↑ Распоряжение Рособрнадзора от 03.06.2011 № 1782-10 «Об установлении минимального количества баллов ЕГЭ по литературе, подтверждающего освоение основных общеобразовательных программ среднего (полного) общего образования в 2011 году» Архивная копия от 28 июль 2011 на Wayback Machine
- ↑ На ЕГЭ по русскому языку разрешили ссылаться на аниме, видеоигры и комиксы (2024-03-20). 20 март 2024 тикшерелде.
- ↑ В ЕГЭ-2025 по русскому языку хотят запретить приводить примеры из комиксов (2024-08-23). 23 август 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Методика шкалирования результатов ЕГЭ в 2012 году . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2012. Архивировано 3 май 2012 года.
- ↑ Шкала перевода баллов ЕГЭ 2021 . Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2020. Архивировано 17 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Нечеловеческий фактор: ЕГЭ по информатике примет компьютер (рус.), Известия (2018-08-13). 13 август 2018 тикшерелде.