Дмитрий Чернышенко

Дми́трий Николай улы Черныше́нко (рус. Дми́трий Никола́евич Черныше́нко; 1968 елның 20 сентябре, ССРБ, РСФСР, Саратов) — Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең санлы икътисад һәм инновацияләр, элемтә, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, туристлык һәм спорт мәсьәләләре буенча урынбасары[1][2]. 2021 елның 19 июленнән Идел буе федераль округы кураторы[3].

2007—2014 елларда Сочида үткәрелгән XXII кышкы Олимпия уеннары һәм 2014 елгы XI кышкы Паралимпия уеннарының оештыру комитеты президенты. 2014 елның 28 ноябреннән Континенталь хоккей лигасы президенты, идарә рәисе. «Газпром-медиа холдинг»ның генераль директоры һәм идарә рәисе. 2018 елның 20 октябреннән «ГПМ Развлекательное ТВ» субхолдингы җитәкчесе[4][5].

2019 елда Дмитрий Чернышенко икенче тапкыр рәттән Variety500 — дөньяның иң абруйлы 500 медиа шәхес исемлегенә керә. Исемлекне Variety Америка басмасы төзи[6].

Тәрҗемәи хәле

Дмитрий Чернышенко 1968 елның 20 сентябрендә Саратов шәһәрендә туа. Майкопта һәм Сочида яши[5][7].

Белеме

«Станкин» Мәскәү дәүләт технология университетын «автоматлаштырылган проектлау системалары» белгечлеге буенча тәмамлый, инженер-система технигы квалификациясе алган. «Станкин»да укыган дәвердә МММ реклама ролигы өчен графика ясый, хезмәте өчен 1500 доллар акчалата бүләк ала[8][5].

Хезмәт юлы

1989—1991 елларда Дмитрий Чернышенко Copris&M Co («Коприс-энд-м ко») телекоммуникация ширкәтендә программист булып эшли.

1989 елда «Станкин» Мәскәү дәүләт технология университеты курсташлары белән бергә «Информатика Маркетинг Сервис» (ИМС) ширкәтен ача. Совет Социалистик Республикалар Берлегендә санак графикасының беренче ширкәте. 1991—1992 елларда ширкәтнең генераль директор урынбасары вазифасын башкара.

undefined
undefined

1992 елда «Информатика Маркетинг Сервис» ширкәте «СФТ-Реклама» агентлыгына итеп үзгәртелгәч, 1994 елга кадәр агентлык директоры булып эшли.

1993 елда Дмитрий Чернышенко «Информатика Маркетинг Сервис» карамагында Media Arts реклама агентлыгын төзи, соңрак агентлык Media Arts Group реклама холдингы статусын ала. 1994 елда иҗади директор, 1996 елда Media Arts Group вице-президенты[8].

1998—2002 елларда «ДТВ-МА» телевидение тапшыруларын җитештерү студиясенең генераль директоры вазифасын башкара. Студия Media Arts Group холдингының реклама роликларын төшерү белән шөгыльләнә торган d ' Агсу TV («Д’Арси ТелеВижн») ширкәтен сатып алу нәтиҗәсендә барлыкка килә. «ДТВ-МА» студиясе белән алдынгы халыкара брендлар һәм реклама агентлыклары эшли. Студия 30 дан күбрәк Россия һәм халыкара фестивальләр бүләкләрен яулаган[9].

2002 елда Дмитрий Чернышенко Media Arts Group холдингының өлкән вице-президенты вазифасында спорт маркетингы өлкәсендә эшләү өчен холдинг карамагында төзелгән Sportima ширкәтен җитәкли[8].

«Сочи-2014» гариза комитетының генераль директоры буларак, 2005 елның ноябрендә Сочида Олимпия һәм Паралимпия уеннарын уздыру хокукын алу ширкәте җитәкчесе булып эшли[10].

2007—2014 елларда Сочи шәһәрендә XXII кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын оештыру комитеты президенты[11][5].

2007 елның 26 сентябреннән Дмитрий Чернышенко Россия Федерациясе Президенты карамагындагы физик тәрбия һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочи шәһәрендә XXII кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын әзерләү һәм үткәрү советы президиумы әгъзасы[12]. 2007 елның 26 сентябреннән 2008 елның 5 сентябренә кадәр совет сәркатибе вазифасын башкара[5].

2007 елның 12 ноябреннән «Олимпстрой» дәүләт корпорациясенең Күзәтчелек советы рәисе урынбасары[13].

2014 елның октябреннән декабренә кадәр Дмитрий Чернышенко эшмәкәр Геннадий Тимченконың активлары белән идарә итә торган Volga Group инвестиция ширкәтен җитәкли[14].

2014 елның 28 ноябреннән Континенталь хоккей лигасы президенты һәм идарә рәисе[15].

2014 елның 23 декабреннән Россия Хоккей федерациясе советы әгъзасы.

2015 елның 13 гыйнварыннан Дмитрий Чернышенко «Газпром-Медиа холдинг»ның генераль директоры һәм идарә рәисе[16][5].

2016 елдан «Милли реклама альянсы» ширкәтенең Директорлар советы рәисе[17]. «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы[18].

2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең санлы икътисад һәм инновацияләр, элемтә, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, туризм һәм спорт мәсьәләләре буенча урынбасары булып билгеләнә[19]. «Санлы икътисад», «Мәдәният» илкүләм программаларын, «Спорт — тормыш рәвеше» федераль проектын, «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча җаваплы була. Шулай ук аның карамагында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәте, элемтә өлкәсендә бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу, IT һәм элемтә өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре була. Моннан тыш, Дмитрий Чернышенко аеруча әһәмиятле спорт чараларын уздыру һәм дини оешмалар белән үзара эш итү буенча җаваплы[1].

2024 елның 11 маенда вице-премьер вазифасына тәкъдим ителә[20]. 13 майда Дәүләт думасы аны бу вазифага раслады[21]. 14 майда Россия Федерациясе Президенты вазифага билгеләү турында Указ имзалый[22][5].

Яңа вазифада Дмитрий Чернышенко гомуми һәм урта һөнәри белем, яшьләр сәясәте юнәлешләре өчен җавап бирә. Ул инновацион эшчәнлек, ясалма фәһем өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә ярдәм итүне җитәкли. «Фән һәм университетлар», «Мәгариф», «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм контрольдә тоту белән шөгыльләнә.

Түбәндәге министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлеген координацияли:

  • Фән һәм югары белем министрлыгы;
  • Мәгариф министрлыгы;
  • Спорт министрлыгы;
  • Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы («Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты чаралары);
  • Икътисади үсеш министрлыгы (туристлык өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру);
  • Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (массакүләм коммуникацияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру);
  • Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык;
  • Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (дини оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре өлкәсендә);
  • Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт[23].

2024 елның 23 сентябрендә Дмитрий Чернышенко «Интернетны үстерү институты» автоном коммерциячел булмаган оешманың Күзәтчелек советында Россия Федерациясе вәкиле итеп билгеләнә[24].

Шәхси тормышы

Дмитрий Чернышенко өйләнгән, ике кызы бар.

Тау чаңгысында шуа һәм сугышчан сәнгать белән шөгыльләнә[5].

Инглиз телен белә[25].

Санкцияләр

Украинада хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң Дмитрий Чернышенко Европа Берлеге, Бөекбритания, Америка Кушма Штатлары, Швейцария, Яңа Зеландия санкцияләре исемлегенә кертелә.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

undefined
дәүләт
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014 елның 24 марты) — 2014 елда Сочида үткәрелгән XXII кышкы Олимпия һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын әзерләүне һәм уздыруны оештыруга һәм Россия җыелма командаларының уңышлы чыгыш ясавын тәэмин итүгә зур өлеш керткән өчен[26].
  • Почёт ордены (2007 елның 6 августы) — 2014 елда XXII кышкы Олимпия һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын уздыру хокукына Сочи шәһәренең гаризасы җиңүне тәэмин итү эшендә актив катнашкан өчен[27].
  • Дуслык ордены (2019 елның 23 мае)[28].
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2018 елның 30 мае) — Россия җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканы өчен[29].
  • «Россиянең спорт йолдызлары» милли премиясе лауреаты (2008 ел)[30].
конфессиональ
  • II дәрәҗә Изге кенәз Александр Невский ордены (2021 елның 6 декабре) — Изге кенәз Александр Невскийның тууына 800 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналар үткәрүдә ярдәм итү өчен[31].
  • II дәрәҗә «Преподобный Сергий Радонежский» ордены (2014 елның 28 августы)[32].
  • III дәрәҗә «Преподобный Сергий Радонежский» ордены (2006 елның 30 гыйнвары)[33].
спорт
  • Алтын Олимпия ордены (2014 ел)[34].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Мишустин распределил обязанности между своими заместителями (рус.). РИА Новости (28 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2020. Архивировано 30 март 2020 года.
  2. Правительство России переходит в статус и.о. до назначения нового состава (рус.). TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2024.
  3. Михаил Мишустин назначил кураторов федеральных округов. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2021. Архивировано 19 июль 2021 года.
  4. {{{заглавие}}} // Коммерсантъ. Архивировано 11 октябрь 2018 года.
  5. 1 2 3 4 5 6 7 8 Энциклопедия ТАСС, 2024. Чернышенко, Дмитрий Николаевич. Заместитель председателя правительства РФ
  6. viapiuser. Dmitry Chernyshenko (ингл.). Variety (28 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019. Архивировано 13 август 2019 года.
  7. Дмитрий Соколов. Как сбывались мечты главы «Газпром-Медиа» Дмитрия Чернышенко Собеседник № 37, 2015 год.
  8. 1 2 3 Ведомости. «Все знали, что я из Сочи», - Дмитрий Чернышенко, гендиректор оргкомитета зимних Олимпийских игр Сочи-2014. www.vedomosti.ru (25 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.
  9. Визитка компании DTV-MA - Sostav.ru. www.sostav.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2019.
  10. Ярослав КОРОБАТОВ | Сайт «Комсомольской правды». Дмитрий Чернышенко, глава Заявочного комитета «Сочи-2014»: $12 миллиардов инвестиций окупятся через 5 лет (рус.). KP.RU - сайт «Комсомольской правды» (10 сентябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2019.
  11. В России: Москва: Организационный комитет XXII Олимпийских зимних игр и XI Паралимпийских зимних игр 2014 года в г. Сочи (Москва) // ИА Спортком. sportcom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.
  12. Указ Президента Российской Федерации от 05.09.2008 г. № 1311 (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.
  13. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 12 ноября 2007 года № 1604-р // tgost.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июнь 2009. Архивировано из оригинала 23 февраль 2014 года.
  14. Кирилл Мельников, Анна Афанасьева. Геннадий Тимченко подтянул олимпийский резерв. Volga Group возглавил Дмитрий Чернышенко. Коммерсантъ (6 октябрь 2014).
  15. Совет Директоров КХЛ избрал Дмитрия Чернышенко новым Президентом лиги
  16. Дмитрий Чернышенко назначен на должность Председателя Правления ОАО «Газпром-Медиа Холдинг»
  17. Эксперты ТПП РФ: одна из основных задач рекламного рынка – продвижение положительного образа предпринимателя в информационном пространстве. tpprf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2019.
  18. Совет директоров ОАО «РЖД»
  19. Дмитрий Николаевич Чернышенко - Правительство России. government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2020.
  20. О чем говорит новая конфигурация российского правительства. РБК (11 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  21. Госдума утвердила Чернышенко заместителем председателя правительства. РИА Новости (13 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2023.
  22. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  23. Михаил Мишустин утвердил распределение обязанностей между вице-премьерами. government.ru (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  24. Чернышенко назначили представителем РФ в набсовете Института развития интернета (2024-09-23). 23 сентябрь 2024 тикшерелде.
  25. PwC Russia. Video from Sochi 2014 President Dmitry Chernyshenko (27 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2019.
  26. Награждённые государственными наградами Российской Федерации
  27. Фонд поддержки олимпийцев России. www.olympians.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.
  28. Алексей Прокин. Владимир Путин вручил государственные награды в Кремле (рус.). НТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.
  29. Распоряжение Президента Российской Федерации от 30 мая 2018 года № 131-рп «О поощрении»
  30. В Сочи прошло вручение премии «Спортивные звезды России» (рус.). Газета.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.
  31. В день памяти благоверного князя Александра Невского Предстоятель Русской Церкви совершил Литургию в Храме Христа Спасителя в Москве. Патриархия.ru (6 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2022.
  32. В праздник Успения Божией Матери Предстоятель Русской церкви совершил Литургию в Успенском соборе Московского Кремля. Патриархия.ru (28 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2022.
  33. Биография Дмитрия Чернышенко (20.09.2023). 6 май 2024 тикшерелде.
  34. IOC President says Thank You to Sochi, olympic.org (2014-02-24). 3 март 2014 тикшерелде.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә