Пётр Столыпин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Пётр Столыпин
Pyotr Stolypin LOC 07327.jpg
Тулы исеме Пётр Аркадий улы Столыпин
Туган көне 14 апрель 1862(1862-04-14)
Туган Дрезден, Саксония
Вафат көне 5 сентябрь 1911(1911-09-05) (49 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы
Әтисе Столыпин, Аркадий Дмитриевич[d]
Әнисе Горчакова, Наталья Михайловна[d]
Тормыш иптәше Ольга Столыпина[d]
Балалары Столыпин, Аркадий Петрович[d]
Бүләк һәм премияләр

Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены кавалеры һәм бүтән

Столыпин, Илья Репин рәсеме

Пётр Аркадий улы Столыпин (рус. Пётр Аркадьевич Столыпин) — (2 [14] апрель, 1862, Дрезден, Саксония — 5 [18] сентябрь, 1911, Киев) — Россия империясе дәүләт эшлеклесе. Гродно һәм Сарытау губернасы губернаторы, Эчке эшләр министры, Россия премьер министры (хөкүмәт рәисе) булып эшләгән.

Беренче Россия инкыйлабын бастыручы, аграр ислахны үткәрүче, хәрби-кыр хөкеме канунын булдыручы. Рәхимсезлек сәясәте өчен Столыпин тәнкыйтьләнгән булган.

Көнбатыш губерналарда җирле хәкимиятен керткән.

Бөек Финляндия кенәзлеге үзидарәсен чикләгән.

Сайлау хокукларын киметкән. Икенче Думаны тараткан.

Столыпинны 11 тапкыр үтермәкче булган.

1911 елның 1 (14) сентябрендә Киев шәһәр театрында анархист Дмитрий Богров (сакчы бүлегенең белдереп торучысы) тарафыннан атып яраланган, ике көннән Столыпин үлгән. Киев-Печора лаврасында күмелгән.

Аграр ислахның проектын Витте тәкъдим иткән, ләкин үткәрергә өлгермәгән.

Столыпин шушы ислахны үткәрә башлаган.

Ислах буенча крестьяннарга җирнең хосусый милеге кертелгән, хуторлар (аерым крестьян хуҗалыклары) булдырылган, коммуна (уртак крестьян хуҗалыгы) бетерелгән.

Аграр ислахны үткәргәндә крестьяннар көчләп күчерелгән булган, шулай ук күп татарлар Себергә, Ерак Шәрекъкә, Казакъстанга күчерелгән (сөреп җибәрелгән) булган.

Столыпин эшчәнлегенә төрле бәяләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тискәре бәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет заманында Столыпин эшчәнлеге тәнкыйтьләнә һәм начар бәяне бирелә: 1907 елда Столыпин «өченче июнь түнтәрелеше» ясаган, кискен сәясәтен үткәрә башлый, «асып үтерүче» дип йөртелә. Столыпин галстугы (асып үтерүче) гыйбәрәсе танылган.

Шулай ук либераль эшлеклесе Дмитрий Шипов 1908 елда Столыпинны ирекләрне кыскарту өчен тәнкыйтьли.

Кайбер тарихчылар буенча Столыпин башлаган аграр реформа күбесенчә алпавытлар, эре җир биләмәләрен милекчеләр файдасына үткәрелгәнгә күрә крестьяннар җир мәсьәләсе чишелмәгән калган һәм Россия инкыйлабына китерә. Сул карашлы көчләр (эсерлар, аеруча бәлшәвикләр) җир мәсьәләсен тиз альтернатив чишүне — алпавытлар җир биләмәләрен крестьяннар арасында бүлүне тәкъдим итәләр, һәм крестьяннар тарафыннан якланып, хакимияткә киләләр.

Уңай бәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монархистлар һәм кайбер либераллар Столыпин эшчәнлегенә уңай бәяне бирәләр. Хәтта Горячкин Харбин шәһәрендә 1928 елда «Беренче рус фашисты» китабын чыгара, китапта Столыпин белән Муссолини һәм Гитлер чагыштырыла. Рус фашистлар Харбинда Столыпинны үз юлбашчысы булып санаган. Күбесе рус милләтчеләре, уң оешмалар, шул исәптә язучы Солженицын Столыпинны бик хөрмәтли. Патшалыкны сөючеләр Столыпинны — соңгы монархиянең яклаучысы дип йөртә.

  • Аларга бөек тетрәүләр кирәк, безгә бөек Россия кирәк.
  • Дәүләткә 20 елга эчке һәм тышкы тынычлыкны бирегез һәм сез Россияне танымачаксыз.

Столыпин әсәрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Столыпин П. А. Нам нужна Великая Россия…: Полное собрание речей в Государственной думе и Государственном совете. 1906—1911 / Предисл. К. Ф. Шацилло; Сост., коммент. Ю. Г. Фельштинского. — М.: Молодая гвардия, 1991. — 416 с. — (Звонница; Антология русской публицистики). — 100 000 экз. — ISBN 5-235-01576-2 (в пер.)
Столыпинга һәйкәл, 1917 елда бетерелгән, Киев