Фёдор Апраксин
Фёдор Апраксин | |
---|---|
Тулы исеме | Фёдор Матвеевич Апраксин |
Туган көне | 27 ноябрь 1661 (362 яшь) |
Вафат көне | 21 ноябрь 1728 (66 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | хәрби флот җитәкчесе |
Әтисе | Матвей Васильевич Апраксин[d] |
Бүләк һәм премияләр |
Фёдор Апраксин, граф (1708), рус. Фёдор Матвеевич Апраксин — XVII-XVIII гасырларда Россия империясе хәрби-диңгез флотын төзүдә башлап йөрүчеләрдән. Россия императоры Петр I көрәштәше, генерал-адмирал (1708). Азак һәм Балтыйк флотларын төзүдә, Төньяк сугышындагы җиңүдә керткән өлеше зур.
Тәрҗемәи хәле
1661 елның 27 ноябренда туган. Чыгышы белән татар морзасы Солахмир (Сәләх әмир) нәселеннән килүче Апраксиннардан[1]. 1692 елда Архангельск воеводасы. Соломбаль верфендә беренче карабларны («Апостол Павел») төзүче.
Азакка яу белән бару
- 1696 елда Петр Iнең Азак явында катнаша. Азак кирмәнен диңгез ягыннан камаган галера флоты белән идарә итә. Кирмәнне алгач, полковник дәрәҗәсе бирелә. Петр I Ф.М. Апраксинга Воронеждагы верфьләрдә караблар төзүне тапшыра. 1699 елга туплар белән коралланган 10 караб, 2 галера төзелә. Азак кирмәнен ныгыту, Таганрогта хәрби-диңгез базасын кору эшләрен җитәкли.
- 1700 елда Азак губернаторы итеп билгеләнә.
- 1701 елда, адмирал Ф.А. Головин вафатыннан соң, Россия хәрби-диңгез флоты адмиралы итеп билгеләнә.
- 1708 елда яңа югары хәрби дәрәҗә – генерал-адмирал дәрәҗәсе бирелә.
Төньяк сугышы
- 1700-1721 елларда Петр I Балтыйк диңгезенә чыгу (Фин култыгының көньяк һәм төньяк ярларын яулау) өчен Швеция белән сугыш башлый. Бу сугышта граф Апраксин флот җитәкчесе булып таныла. Балтика флотын төзү, Фин култыгы ярларын ныгыту дәвам итә. Нева тамагында Кроншлот төзелә.
- 1707 елда граф Апраксин Балтика флотын җитәкли. 1708 елда шведлар Финляндия ягыннан Петербургка таба һөҗүм башлыйлар. Апраксин шведларны тар-мар итә. Моның өчен граф титулы бирелә.
- 1709 елда 13 меңлек рус армиясе һәм флоты Финляндия җирлегендә һөҗүмгә күчә. Апраксин ишкәкле флот белән, Петр I диңгез флоты белән идарә итә. 1710 елның 13 июнендә Выборг алына. Генерал-адмирал Ф.М. Апраксин изге Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнә.
- 1713 елның 15 июлендә Ф.М. Апраксин кул астындагы 17 меңлек десант Һелсингфорсны (Һелсинки) ала.
- 1714 елда Гангут диңгез бәрелешендә катнаша.
- 1717 елдан сенатор. Россия хәрби-диңгез флоты белән идарә итүче югары орган – Адмиралтейств-коллегия беренче президенты.
- Ништадт солыхы төзелә. Россия Балтыйк диңгезенә иркен чыгу хокукы ала, Карелиядә һәм Балтика буендагы җирләргә хуҗа була.
Фарсы явы
- 1722 елда Ф.М. Апраксин III Фарсы (Әстерхан) явында катнаша. 274 ишкәкле көймәдә 22 меңле десант белән Дәрбәнт (1722) һәм Бакы (1723) яулана.
- 1723 елдан Балтика флоты сәргаскәре.
- 1726 елда Рөвел шәһәрен Бөекбритания флоты һөҗүменнән саклау өчен эскадра белән җитәкчелек итә.
Хәтер
- 1896 Россия империясендә төзелгән яр буе сагы броненосецына «Генерал-адмирал Апраксин» исеме бирәләр.
- 2010 Выборгта һәйкәл ачыла.
- Санкт-Петербургда һәм Воронежда урамнарга исеме бирелгән.
Апраксин заманында патшалар
- Алексей Михайлович (1645-1676)
- Фёдор Алексеевич (1671-1682). Ф.М. Апраксинның сеңлесе Марфага өйләнгән.
- Регентша-патшабикә Софья (1682-1689)
- Петр I (1689-1725)
- Екатерина I (1725-1727)
- Петр II (1727-1730)
Әдәбият
- Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
- Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
- Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
- Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.
Чыганаклар
- XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)
Сылтамалар
Искәрмәләр
төркем:
- 27 ноябрь көнне туганнар
- 1661 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- 21 ноябрь көнне вафатлар
- 1728 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены кавалерлары
- Изге Александр Невский ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Хәрбиләр
- Россия империясе адмираллары
- Графлар