Һерман Греф

Һерман Греф, Һерман[1] Оскар улы Греф (алман. Herman Gref, рус. Герман Оскарович Греф, 1964 елның 8 феврале, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, Казакъ ССР, Павлодар өлкәсе, Иртыш районы, Панфилово) — Россия Федерациясенең билгеле топ-менеджерларының берсе, 2007 елның көзеннән Саклык банкы Президенты — идарә рәисе, 2000-2007 елларда Россия Федерациясе икътисади үсеш министры. 1 класслы Россия Федерациясенең хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 8 февралендә Казакъ ССР Павлодар өлкәсе Иртыш районы Панфилово авылында сугыш вакытында Донбасстан сөрелгән өч балалы алман гаиләсендә төпчек бала булып туа. Яшь ярым булганда, әтисе Оскар Федор улы вафат була. Балаларны әнисе Эмилия Филипп кызы һәм әбисе тәрбияли. Мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнә. 1982-1984 елларда Куйбышев өлкәсе Чапаевск шәһәрендә хәрби хезмәттә була. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Омск дәүләт үниверcиᴛеᴛының юридик фаᴋультетын тәмамлый (1990). 1990-1993 елларда Ленинград дәүләт университетының юридик фаᴋультеты аспирантурасында укый (фәнни җитәкчесе проф. Анатолий Собчак (ru).

Еллык кереме $ 15 млн (2013), $ 13,5 млн (2015). Саклык банкының 0,003096 % акциясенә ия[2].

Хезмәт юлы

1990 елда Омск дәүләт үниверcиᴛеᴛының юридик фаᴋультеты укытучысы.

1991-1998 елларда Санкт-Петербург мэриясендә эшли: Петродворец администрациясенең икътисади үсеш һәм милек комитетының юрисконсульты вазифасыннан вице-губернaтоp, шәһәр администрациясенең милек белән идарә итү комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр үсә.

Булачак РФ Президенты В. В. Путин белән таныша. 2000 елда Һ. О. Греф җитәкләгән Стратегик эшкәртмәләр үзәге (рус. ЦСР) беренче мәртәбә президентлыкка дәгъва итүче В. В. Путинга икътисади программа әзерли.

1998-2000 елларда Стратегик эшкәртмәләр үзәге җитәкчесе булу белән бергә, РФ дәүләт милке министры урынбасары вазифасында да була.

В.В. Путин беренче мәртәбә президент булып сайлангач (2000 елның 26 марты), Һ. О. Грефны 2000 елларның беренче яртысында РФ хөкүмәтендәге (премьер-министр Михаил Касьянов) иң йогынтылы (Греф өчен махсус президент указы белән ике министрлыкны берләштереп ясалган) министрлыкларның берсе булган — РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгели.

2004-2007 елларда РФ хөкүмәтендә (премьер-министр Михаил Фрадков (ru)) шул ук вазифада.

2007 елның көзендә Саклык банкы Президенты — идарә рәисе итеп билгеләнә, РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгында аны Эльвира Нәбиуллина (хәзерге РФ Үзәк Банкы җитәкчесе) алыштыра.

Гаилә хәле

Ике тапкыр өйләнә. Беренче никахыннан туган улы Олег (1982, әнисе Елена Великанова), Brayne консалтинг ширкәтенең идарәче партнеры.
2004 елда өйләнешкән икенче хатыны — Яна Владимир кызы Головина (беренче ире буенча Глумова, 05.08.1975), икътисадчы, дизайнер, Хорошевск элиталы (түләүле: айга 51 мең сум) гимназияне гамәлгә куючы[3]. Ике кызлары бар (2006, 2008).

Апасы — Елена Оскар кызы (ире буенча Передрий), пединститут тәмамлый, Находкада яши, «Приморье» банкы хуҗаларының берсе.

Абыйсы — Евгений Оскар улы (08.09.1952), Омск эшкуары, «Технопарк» ҖЧҖ һ. б. ширкәтләр хуҗасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Herman Oskarovich Gref. Bloomberg.com
  2. Герман Греф. Биография. Информационное агентство INFOX.ru, 09.01.2018
  3. Татьяна Никитина. Зачем семье Германа Грефа собственная школа. Forbes Woman, 18.03.2015

Төркемнәр