Алексей Орлов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Алексей Орлов
Первый заместитель губернатора Свердловской области Алексей Орлов (cropped).jpg
Туган көне 20 март 1967(1967-03-20) (58 яшь)
Туган
Ил
Эшчәнлеге сәясәтче

Алексей Валерьевич Орлов (1967 елның 20 марты, Пенья, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәяси һәм муниципаль эшлеклесе. 2021 елның 9 февраленнән Екатеринбург башлыгы. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы[1].

Алексей Орлов 1967 елның 20 мартында Төмән өлкәсенең Пенья бистәсендә туган[2]. 1992 елда «икътисад һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру» белгечлеге буенча Омск авыл хуҗалыгы институтын, ә аннары «хокук белеме» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Төмән югары мәктәбен тәмамлый[3].

Алексей Орловның Екатеринбург башлыгы вазыйфасына керешүе, 2021 ел

1993—2005 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. 2005 елда Тубыл шәһәре башлыгы урынбасары булып эшли. Аннары Төмән хакимияте башлыгы урынбасары була: икътисад, финанс һәм салым мәсьәләләре буенча кураторлык иткән. Соңрак Ленинград өлкәсе буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән җитәкчелек итә.

2012 елның июлендә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе Денис Паслерның урынбасары булып эшли. Бу вазыйфада төбәкнең социаль-икътисади үсеше стратегиясен, финанс, бюджет һәм салым сәясәтен, социаль өлкәне, өстенлекле милли проектларны һәм демографик сәясәтне тормышка ашыруны, хезмәт ресурслары балансын эшләүне кураторлык иткән. Орлов шулай ук «Иннопром»ны оештыру белән дә шөгыльләнә. 2012 елның сентябрендә Свердловск өлкәсендә инвестицияләр буенча Совет башлыгының урынбасарларының берсе була. 2014 елның 30 августында Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары — инвестицияләр һәм үсеш министры итеп билгеләнә.

2017—2020 елларда Свердловск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары була.

Екатеринбург башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 21 декабрендә Екатеринбург хакимиятенә күчә, анда Екатеринбург башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкара[4]. 2020 елның 22 декабрендә Екатеринбург башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[5].

2021 елның 9 февраленнән Орлов Екатеринбург башлыгы вазыйфасын били.

2021 елга Орлов «Бердәм Россия» әгъзасы булып тора.

  1. Орлов Алексей Валерьевич
  2. Чем известен Алексей Орлов. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020. Архивировано 24 декабрь 2020 года.
  3. Орлов Алексей Валерьевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020. Архивировано 24 декабрь 2020 года.
  4. Вице-мэром Екатеринбурга стал замгубернатора Свердловской области Орлов. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020. Архивировано 24 декабрь 2020 года.
  5. Александр Высокинский покинул пост главы Екатеринбурга. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020. Архивировано 24 декабрь 2020 года.