Алексей Улюкаев

Алексей Валентин (Вәли)[1] улы Улюкаев (23 март 1956, Мәскәү) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры (2013—2016)[2].

Тәрҗемәи хәл

Алексей Улюкаевның нәсел тамырлары Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан. Атасы — Вәли Хөсәен улы Улюкаев, икътисад фәннәре кандидаты.

1979 елда Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

1982 елда шул ук университетның аспирантурасын тәмамалый һәм икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.

Pierre-Mendes France университетының (Гренобль) икътисад докторы дәрәҗәсенә ия.

1982—1988 елларда — ассистент, Мәскәү инженер-төзелеш институтының доценты.

1988—1991 елларда — киңәшче, «Коммунист» журналыны мөхәрририятнең бүлек мөдире.

1991 елда — «Мәскәү яңалыклары» гәҗитендә сәяси күзәтүчесе.

1991—1992 елларда — РФ Хөкүмәтенең икътисад киңәшчесе.

1992—1993 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисе киңәшчеләр төркеме җитәкчесе.

1993—1994 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе.

1994—1996 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.

1996—1998 елларда — Мәскәү Думасының депутаты.

1998—2000 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.

2000—2004 елларда — РФ Финанс министрның беренче урынбасары.

2004—2013 елларда — Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе беренче урынбасары.

2013 елның 24 июненнән — Россия Федерациясе икътисади үсеш министры.

2016 елның 14 ноябрендә Улюкаев Башнефтьне сатканда Роснефть ширкәтеннән 2 миллион долларлык ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган (Башнефть турында җинаять эше). Икенче көнне, Россия президенты Владимир Путин фәрманы белән «ышаныч югалту сәбәпле» эштән алынган.[3]

Искәрмәләр

  1. ↑ http://tatarskoecelo.ucoz.ru/publ/slavnye_imena_starokulatkinskogo_rajona/1-1-0-6
  2. ↑ Алексей Улюкаев назначен Министром экономического развития. Официальный сайт президента Российской Федерации (24 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2013. Архивировано 29 июнь 2013 года.
  3. ↑ http://www.interfax-russia.ru/main.asp?id=782916