Россия Федерациясе Герое

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тикшерелгән мәкалә
Россия Федерациясе Герое
RIAN archive 470774 Gold Star medal (cropped).jpg
Ил Россия байрагы Россия Федерациясе
Төр югары исем
Кем бирә Россия Федерациясе Президенты
Бүләкләү сәбәбе дәүләт һәм халык алдындагы казанышлар өчен батырлык күрсәтүчеләргә
Статусы гамәлдә
статистика
Булдыру датасы 1992
Беренче бүләкләү 1992
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Кечерәк бүләк Россия Федерациясе Хезмәт Герое

Россия Федерациясе Герое (Россия Каһарманы, Россия Герое[1]рәсми булмаган вариантлары; рус. Герой Российской Федерации) — Россия Федерациясе дәүләт бүләге — дәүләт һәм халык алдындагы казанышлар өчен батырлык күрсәтүчеләргә бирелә торган югары дәрәҗәле мактаулы исем.

«Россия Федерациясе Герое» исеменә югары дәрәҗәдә танылу билгесе — «Алтын Йолдыз» медале һәм дәүләт бүләген бирү турында грамота тапшырыла.

«Россия Федерациясе Герое» исеме, 2013 елда гамәлгә кергән Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме белән беррәттән, дәүләт бүләкләренең аерым төренә — Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре иерархиясенең беренче урынында тора торган югары бүләкләренә керә[2].

Шәхескә (затка) Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән очракта, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, аның туган җирендә тиешле язулы бронза бюст куела[3].

Мактаулы исем «"Россия Федерациясе Герое" исемен булдыру һәм аерым хөрмәтләү билгесен — "Алтын Йолдыз" медален гамәлгә кую турында» 1992 елның 20 мартындагы 2553-1 номерлы Россия кануны белән кертелә һәм шул ук көнне Россия Югары Советының 2554-1 номерлы карары нигезендә көченә керә. «Россия Федерациясе Герое» исеме Россия Федерациясе Президенты тарафыннан бүләкләнүче исән вакытта, яисә вафатыннан соң бер тапкыр бирелә (икенче тапкыр мактаулы исем тапшырылмый).

«Россия Федерациясе Герое» исеменә иң беренче булып Липецк очучыларны хәрби әзерләү һәм яңадан укыту үзәге башлыгы, авиация генерал-майоры С.С. Осканов лаек була. 1992 елның 7 февралендә МиГ-29 самолетында очыш ясаганда техника эшләми башлый һәм генерал Осканов үз тормышы бәрабәренә очкычның торак пункт өстенә егылып төшмәвен булдырмый кала. Россия Герое исеме Россия Федерациясе Президентының 1992 елның 11 апрелендәге 384 номерлы Указы нигезендә «хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен» бирелә (вафатыннан соң). С.С. Оскановның тол калган хатынына 2 номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла, чөнки Н. Т. Антошкин фикеренчә, Россия җитәкчелеге 1 номерлы Россия Герое исән кеше булырга тиеш дигән карарга килә[4].

1 номерлы «Алтын Йолдыз» медале очучы-космонавт С. К. Крикалевка «Мир» орбиталь станциясендә озак космик очыш вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен тапшырыла. Аңа Россия Федерациясе Герое исеме шул ук көнне, 1992 елның 11 апрелендә, әмма соңрак чыккан 387 номерлы Указ белән бирелә[5].

Югары дәрәҗәле мактаулы исемгә лаек булучылар арасында — очучы-космонавтлар, хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, очучы-сынаучылар, спортчылар, разведчиклар, галимнәр һәм башкалар.

Танылган конструктор-корал ясау остасы М. Т. Калашников һәм су асты көймәләре конструкторы И. Д. Спасский бер үк вакытта Россия Федерациясе Герое һәм Социалистик Хезмәт Герое (өстәвенә, Калашников — ике тапкыр). Россия Федерациясенең дүрт Герое бер үк вакытта Советлар Союзы Геройлары: СССР һәм Россия очучы-космонавтлары С. К. Крикалев һәм В. В. Поляков, вертолетчы Н. С. Майданов, полярник А. Н. Чилингаров. Ике космонавт — Т. А. Мусабаев һәм Ю. И. Маленченко, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Б. Бейсекбаев бер үк вакытта Россия Герое һәм Казахстанның «Халык Каһарманы» булып тора. Космонавт С. Ш. Шәрипов ― Россия Герое һәм Кыргызстан Каһарманы (Баатыры). Космонавт О. Д. Кононенко ― Россия Герое һәм Төрекмәнстан Каһарманы (Gahrymany). ВДВ сержанты В. А. Вольф — Россия Герое һәм Абхазия Каһарманы.

Бүләкләнүчеләр исемлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]