Артур Чилингаров
Артур Чилингаров (Артур Николай улы Чилингаров, рус. Арту́р Никола́евич Чилинга́ров, 25 сентябрь 1939, Ленинград — 1 июнь 2024, Мәскәү) — СССР һәм Россия галим-океанологы, Арктика һәм Антарктиканы өйрәнүче, РФА мөхбир әгъзасы (2008). VII һәм VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты (2016–2024). Рус география җәмгыятенең беренче вице-президенты, Дәүләт поляр академиясе президенты, Полярчылар ассоциациясе президенты. География фәннәре докторы, профессор. Советлар Союзы Герое[1], Россия Федерациясе Герое[2].
Арктикада һәм Антарктикада халыкара хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле.
Советлар Союзы Герое (1986). Россия Федерациясе Герое (2008). Россия Федерациясенең атказанган метеорологы (2005). Россия Федерациясенең атказанган география белгече (2021). СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1981). РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы (2011–2014). «Бердәм Россия» партиясе Югары советы бюросы әгъзасы[3]. «Бәллүр компас» милли премиясенең экспертлар советы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1939 елда Ленинградта туа. Әтисе — әрмән, әнисе рус милләтеннән[4]. Ул туганнан соң ике ел узгач, гаилә камалышка алынган шәһәрдә кала. Яшүсмер чагында Төньяк Осетиягә күченәләр, озак вакыт Владикавказда (элеккеге Орджоникидзе) яшиләр.
1963 елда «океанология» белгечлеге буенча Ленинград югары инженер-диңгез училищесын (хәзерге Адмирал С. О. Макаров исемендәге Дәүләт диңгез академиясе) тәмамлый.
Чилингаров күп еллар гади вазифаларда хезмәт куя: Арктика һәм Антарктика фәнни тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр, Тиксида, Лена елгасы тамагында лаборатория инженер-гидрологы булып эшли. Аның инициативалы булуын, оештыру эшенә һәвәслеген, кешеләр белән мөгамәлә кора белүен күреп алалар.
1970–1980 елларда СССРның гидрометеорология буенча Дәүләт комитеты системасындагы югары вазифаларга, Амдермадагы территориаль идарә башлыгыннан комитет рәисе урынбасарына кадәр күтәрелә.
2024 елның 1 июнендә (85 яшендә) озакка сузылган авырудан вафат була[5]. 4 июньдә Новодевичье зиратында җирләнә[6][7].
Эшчәнлеге
Хезмәт юлын Балтыйк суднолар төзәтү заводында слесарь-монтажчы буларак башлый.
1963 елда Тикси бистәсендәге Арктика фәнни-тикшеренү обсерваториясендә инженер-гидролог вазифасын башкара, Төньяк Боз океанын һәм океан атмосферасын өйрәнә.
1965 елда Якутия АССР Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенең Булун район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге тарихындагы бердәнбер партиясез райком секретаре була[8].
1969–1971 елларда Югары киңлекле «Север-21» фәнни экспедициясен җитәкли. Ясалган нәтиҗәләре Төньяк диңгез юлы трассасын ел әйләнәсендә файдалану мөмкинлеген ачуга нигез була. «СП-19» хәрәкәт итүче станциясе башлыгы, «СП-22» станциясе башлыгы урынбасары була[9].
1971 елдан — 17 нче Совет Антарктик экспедициясенең «Беллинсгаузен» Антарктика станциясе башлыгы.
1974–1979 елларда — гидрометеорология һәм табигый мохитне контрольдә тоту буенча Амдерма территориаль идарәсе җитәкчесе.
1979–1986 елларда — кадрлар һәм уку йортлары идарәсе башлыгы, СССРның Гидрометеорология һәм табигый мохитне контрольдә тоту буенча дәүләт комитеты коллегиясе әгъзасы.
1982 елда Чит илләр белән дуслык һәм мәдәни элемтә җәмгыятьләре берлеге рәисе —космонавт Валентина Владимировна Терешкова ярдәмендә «СССР — Канада» җәмгыяте президенты итеп раслана.
1986–1992 елларда — СССРның Гидрометеорология һәм табигый мохитне контрольдә тоту буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, Арктика, Антарктика һәм Дөнья океаны эшләре буенча Баш идарә җитәкчесе. Төньяк полюска «Сибирь» атомоходында фәнни экспедиция һәм Антарктидага «Ил-76» трансконтиненталь очышы җитәкчесе.
1999 елда Төньяк Боз океанының үзәк районнарында әйләнгечле канатлы машиналарны эксплуатацияләү мөмкинлекләрен күрсәткән күп максатлы «Ми-26» вертолётының ерак арага очышы белән җитәкчелек итә.
2001 елда октябрь аенда Брюссельдә Европа Берлеге, АКШ, Россия, Канада кысаларында уздырылган «Арктика өченче меңьеллык бусагасында: яңа бурычлар» конференциясе кураторларының берсе була.
2002 елда «Ан-3Т» бер моторлы самолётының Көньяк полюска очышын җитәкли. Очкычны сүтелгән килеш «Ил-76» бортында континент яр буена алып киләләр. Антарктида боз тирәлегендә җиңел авиация техникасын куллануның нәтиҗәлелеге күрсәтелә, бу Антарктикада Россия эшчәнлегенең кими баруы фонында сизелерлек казаныш була. Әмма сыек һава һәм салкынлык аркасында двигатель кабынмаганлыктан, «Ан-3Т» бозлыктан күтәрелә алмый. Машинаны котыпта калдырырга туры килә. Берничә елдан соң аны төзәтәләр һәм ул кабат яр буена җибәрелә. 2002 елда америкалылар ярдәмгә килә: экспедициядә катнашучыларны үз самолётларында озаталар. Чилингаров Төньяк полюска һава экскурсияләре оештырып, шулай ук йөзләгән һәм еш кына балалы кешене бозга төшереп, арктик (рәсми терминологиядә — экстремаль) туризмны үстерү буенча шактый эш башкара.
1991 елда Арктиканы тикшерү программасы туктатылганнан соң, 2003 елда, Чилингаров тырышлыгы белән хәрәкәт итүче беренче даими «Северный полюс-32» станциясе ачыла.
2007 елда ике күренекле поляр экспедиция ясый. Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Николай Патрушев белән вертолётта Төньяк полюска оча. 2007 елның августында җиде башка тикшеренүче белән «Мир» су асты аппаратында Төньяк Боз океаны төбенә төшә һәм анда Россия флагын кадый.
2008 елда Россия Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында мөхбир әгъза итеп сайлана.
2011 елның апрелендә «Фукусиме-1» атом электр станциясендәге авариянең төбәк флорасына һәм фаунасына йогынтысын өйрәнү максаты белән оештырылган Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш яр буе экспедициясен җитәкли[10].
2011 елдан Борис Михайлов, Владимир Петров, Владислав Третьяк, Георгий Полтавченко һәм Сергей Егоров белән бергә «Arctic Cup» алкалы хоккей буенча халыкара турнирның попечительләр берлегенә керә.
2012 елдан «Бәллүр компас» милли премиясенең экспертлар берлеге әгъзасы була.
2013 елның 24 сентябрендә «Гринпис» активистларының «Приразломная» нефть платформасына Арктикада нефть чыгаруга каршылык белдерү баннерын элү омтылышын «экстремислык» дип атый[11].
2013 елның 25 октябрендә Сочида узган кышкы Уеннарының Олимпия утын тапшыру эстафетасы кысаларында Төньяк полюста Олимпия утын кабыза. Аны Төньяк полюска китереп җиткерү экспедициясе белән җитәкчелек иткән Чилингаров «Без Арктикада халыкара хезмәттәшлек яклы. Бүген Россиянең ел әйләнәсендә Боз океанының теләсә кайсы ноктасына чыгу мөмкинлеге бар, без үзебезнең Олимпия рекордын куйдык инде», дип белдерә[12].
2014 елның 1 октябрендә «Роснефть»нең Директорлар советы Арктик үсеш буенча подкомитет оештыруны хуплый, аны Артур Чилингаров җитәкли.
Сәяси эшчәнлеге
- Дәүләт Думасы (1993–2011)
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының беренче–бишенче, җиденче һәм сигезенче чакырылыш депутаты (1993–1995, 1995–1999, 1999–2003, 2003–2007, 2007–2011, 2016–2021) (Ненец 218 нче бер мандатлы сайлау округы буенча (Ненец АО)), беренче–дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, «Россия регионнары» иҗтимагый берләшмәсе рәистәше, «Россия берләшкән сәнәгать партиясе» рәисе, «Бердәм Россия» партиясе Югары Советы әгъзасы.
1993–1996 елларда — Ненец автономияле округыннан беренче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты:
- «Яңа төбәк сәясәте — Дума-96» депутатлар төркеме әгъзасы;
- Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, Оборона буенча комитет әгъзасы;
- Дәүләт Думасы депутатларының һәм Дәүләт Думасы аппараты хезмәткәрләренең ташламалардан файдалануын тикшерү комиссиясе рәисе;
- Россия Полярчылар ассоциациясе президенты.
1996–2000 елларда — Ненец автономияле округыннан икенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты:
- Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары;
- «Россия төбәкләре» депутатлар төркеме рәистәше;
- «„Яңарыш“ Бөтенроссия берлеге» партиясе әгъзасы;
- «Россия берләшкән сәнәгать партиясе» Югары Советы Президиумы әгъзасы.
2000–2003 елларда «Россия төбәкләре (Бәйсез депутатлар берлеге)» депутатлар төркеме әгъзасы һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары була. 2003 елдан — депутат.
- Федерация Советы (2011–2014)
2011–2014 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Тула өлкәсе дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле. Бу постта аны Ю. В. Вепринцева алмаштыра[13].
Халыкара эшләр буенча комитет әгъзасы һәм Тула өлкәсе дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле булып тора.
2014 елның 2 октябреннән Тула өлкәсе губернаторы Владимир Груздевның киңәшче-остазы була[14].
- Дәүләт Думасы (2016 елдан)
2016 елгы Парламент сайлауларында Красноярск крае һәм Тыва Республикасы буенча «Бердәм Россия» партия исемлеген җитәкли[15].
2018 елгы Президент сайлаулары барышында РФ Президенты Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим иткән инициатива төркеме әгъзасы була.
2018 елның 19 июлендә Россиядә пенсия яшен арттыруны күздә тоткан реформа өчен тавыш бирә.
2021 елның сентябреннән 2024 елның 1 июненә кадәр — 5 нче Төбәк төркеменнән VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (Красноярск крае, Тыва Республикасы, Хакасия Республикасы), депутат этикасы мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы, халыкара эшләр буенча комитет әгъзасы.
1993–2021 елларда I, II, III, IV, V, VII һәм VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен башкару дәвамында 77 закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясаучыларның һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр кертүчеләрнең берсе була[16].
Чилингаров үлгәннән соң Дәүләт Думасында аның мандатын Наталья Каптелинина ала.
Гаиләсе
Хатыны — Татьяна Александровна Чилингарова. Балалары: улы Николай (1974 елгы); кызы Ксения (1982 елгы), 2009–2012 елларда скрипкачы Дмитрий Коганда кияүдә була[17].
Бүләкләре
СССР һәм Россия
- Россия Федерациясе Герое (2008 елның 9 гыйнвары) — экстремаль шартларда күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары, Югары киңлекле арктик тирән су экспедициясен уңышлы уздырганы өчен[18];
- Советлар Союзы Герое (1986 елның 14 феврале) — поляр кыш шартларында «Михаил Сомов» фәнни-тикшеренү судносын Антарктика бозларыннан азат итү буенча йөкләмәне үрнәк булырлык итеп үтәгәне, коткару операцияләре вакытында һәм йөзү чорында судноларда оста җитәкчелек иткәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2019 елның 9 сентябре) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[19];
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 елның 12 июне) — закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы һәм Көньяк полюска Югары киңлекле һава экспедициясен уңышлы уздырганы өчен[20];
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014 елның 21 июле) — актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[21];
- «Диңгез казанышлары өчен» ордены (2003 елның 27 гыйнвары) — Дөнья океанын өйрәнүгә, үзләштерүгә һәм файдалануга зур өлеш керткәне өчен[22];
- Ленин ордены (1986);
- «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены (1981);
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1976);
- СССР Дәүләт премиясе — Ямалның боз катламы өстендә төяү-бушату эшләре ысулын эшләп чыгаргыны өчен;
- Россия Федерациясенең атказанган география белгече (2021 елның 15 марты) — Россиянең тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклауга зур өлеш керткәне, Рус география җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнашканы өчен[23];
- Россия Федерациясенең атказанган метеорологы (2005 елның 11 феврале) — метеорология өлкәсендәге казанышлары өчен[24];
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2004 елның 25 сентябре) — Россия законнарын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[25];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2009 елның 25 сентябре) — күпьеллык нәтиҗәле закон чыгару эшчәнлеге өчен[26];
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2003 елның 28 ноябре) — климат шартларының үзгәрүе буенча Бөтендөнья конференциясен әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен[27];
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (1997 елның 18 ноябре) — Мәскәүгә нигез салынуның 850 еллыгын бәйрәм итүне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен[28];
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2008 елның 6 мае) — закон чыгару эшчәнлегендәге казанышлары һәм Россия Федерациясендә парламентаризмны үстерүдә актив катнашканы өчен[29];
- «Поляр Йолдыз» ордены (2002 елның 25 ноябре)[30];
- I дәрәҗә «Преподобный Сергий Радонежский ордены» (Рус православие чиркәве) (2014)[31];
- II дәрәҗә «Изге кенәз Даниил Московский» ордены (Рус православие чиркәве) (2009) — хезмәтләренә игътибар йөзеннән, чиркәү тормышын үстерүдә актив катнашканы өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан[32];
- «Мактаулы полярчы» күкрәк билгесе;
- Рус география җәмгыятенең Зур алтын медале (2014) — Арктика һәм Антарктиканы тикшерүгә керткән зур өлеше өчен[33];
- «Фән символы» медале (2007);
- «Ел россиялесе» милли премиясе (2008) — Россиянең геосәяси абруен яклаганы өчен;
- «Мәскәү алдындагы казанышлары өчен» аерымлык билгесе (2009 елның 24 сентябре) — башкаланың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне, шәһәр һәм мәскәүлеләр файдасына күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[34];
- Санкт-Петербург Закон чыгару Җыенының мактаулы дипломы (2009 елның 16 сентябре) — парламентаризм үсешенә керткән күренекле шәхси өлеше, күпьеллык уңышлы һөнәри эшчәнлеге һәм 70 яшьлеге уңаеннан[35];
- «Россия горурлыгы» номинациясендә «Россиянең ак торналары» Халыклар дуслыгы премиясе лауреаты, шул ук исемдәге орден тапшырыла (2016)[36].
Башка илләр
- Анания Ширакаци медале (Әрмәнстан) (2000 елның 31 октябре) — Әрмәнстан–Россия дуслыгын ныгытуга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[37];
- Бернардо О’Хиггинс ордены (Чили) (2006)[38];
- «Изге Месроп Маштоц» ордены (2008 елның 17 сентябре) — Әрмәнстан Республикасы бәйсезлеген игълан итүнең 17 еллыгы уңаеннан[37];
- «Дуслык» ордены (Көньяк Осетия) (2009 елның 19 июне) — «халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту эшенә зур өлеш керткәне, Көньяк Осетия Республикасында демократия һәм парламентаризмны үстерү процессына актив теләктәшлеге һәм аның гражданнарына сайлау хокукларын гамәлгә ашыруда гамәли ярдәм күрсәткәне өчен[39];
- «Мактаулы Легион» ордены кавалеры (Франция) (2010)[40];
- Гюмриның мактаулы гражданы (2015).
Иҗтимагый оешмаларда катнашуы
- Полярчылар ассоциациясе президенты (элеккеге Совет полярчылары ассоциациясе);
- Халыкара тикшеренүчеләр клубы әгъзасы (1905 елда АКШта нигезләнә);
- Британия Корольлеге география җәмгыяте әгъзасы;
- Халыкара гуманитар ярдәм һәм хезмәттәшлек фонды рәистәше;
- «Россия–Әрмәнстан» җәмгыяте әгъзасы;
- Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы каршындагы «Россия парламентарие» парламент клубы Советы Рәисе;
- Регби премьер-лигасының иҗтимагый советы рәисе;
- «Гражданская авиация» журналының редакция советы әгъзасы[41].
Хәтер
- 2024 елның 1 июнендә Россия Фәннәр академиясенең «Чистая Арктика — Восток-77» экспедициясе Мурманск өлкәсе җитәкчелегенә Кола ярымутравындагы исемсез күлне Артур Чилингаров хөрмәтенә «Артур» дип атарга тәкъдим итә[42];
- 2024 елның сентябрендә «Ямал» авиакомпаниясенең пассажир самолётына Артур Чилингаров исеме бирелә. «Суперджет-100» очкычына Советлар Союзы һәм Россия Героеның исеме языла[43].
Искәрмәләр
- ↑ Стала известна причина смерти депутата Госдумы РФ Чилингарова. Газета.ру (1 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Умер депутат Госдумы Чилингаров. РИА Новости (1 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Сайт партии «Единая Россия». Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Сердюков М. Артур Чилингаров: Заработанных за полярную службу денег должно было хватить до старости. rg.ru (16 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Умер депутат и исследователь Арктики и Антарктики Артур Чилингаров. РБК (1 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Артура Чилингарова похоронят на Новодевичьем кладбище. Известия (2 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Татьяна Замахина. Артура Чилингарова похоронили на Новодевичьем кладбище [неопр.]. rg.ru (4 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Артур Николаевич Чилингаров. Биографическая справка. ria.ru (25 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Океанолог, герой России и СССР Артур Чилингаров отмечает 80-летие. szf.aviamettelecom.ru (26 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Экспедиция РГО по изучению влияния аварии на АЭС «Фукусима-1» на российские территории. ria.ru (29 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Чилингаров назвал «экстремистскими» действия активистов Гринпис. ria.ru (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Время рекордов: олимпийский огонь на Северном полюсе. vesti.ru (25 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Юлия Вепринцева назначена представителем от правительства Тульской области в Совете Федерации Федерального Собрания Российской Федерации. web.archive.org (7 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Ирина Нагорных, Валерий Лавский, Юрий Белов. Артур Чилингаров заменил Александра Коржакова. kommersant.ru (3 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Андрей Перцев. Чужие здесь проходят. kommersant.ru (25 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Государственная Дума Федерального Собрания Российской Федерации. duma.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Биография Дмитрия Когана. tass.ru (29 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Чилингаров Артур Николаевич. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 9 сентября 2019 г. № 430 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». kremlin.ru (9 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ О награждении орденом «За заслуги перед Отечеством» III степени Чилингарова А. Н. prlib.ru (12 июнь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 22 июля 2014 года № 511 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». web.archive.org (22 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 27 января 2003 г. № 86. kremlin.ru (27 гыйнвар 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15.03.2021 № 142 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11 февраля 2005 года № 145 «О присвоении почётного звания „Заслуженный метеоролог Российской Федерации“ Чилингарову А. Н.» kremlin.ru (11 февраль 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 25 сентября 2004 года N 1229-р «О награждении Почетной грамотой Правительства Российской Федерации Чилингарова А. Н.» rulaws.ru (25 сентябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 25 сентября 2009 года № 613-рп «О награждении Почётной грамотой Президента Российской Федерации Чилингарова А. Н.» rulaws.ru (25 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 28 ноября 2003 года № 563-рп «О поощрении». kremlin.ru (28 ноябрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 18 ноября 1997 года № 476-рп «О поощрении членов Государственной комиссии по подготовке к празднованию 850-летия основания Москвы». kremlin.ru (18 ноябрь 1997). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 6 мая 2008 года № 1793-рп «О поощрении Правительством Российской Федерации депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации». docs.cntd.ru (6 май 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Кавалеры Ордена Республики Саха (Якутия) «Полярная звезда» - список награжденных. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Святейший Патриарх Кирилл поздравил члена Совета Федерации ФС РФ, члена-корреспондента РАН А. Н. Чилингарова с 75-летием со дня рождения. patriarchia.ru (25 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ В рабочей резиденции в Чистом переулке состоялась церемония вручения Патриарших наград. patriarchia.ru (28 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Заседание попечительского совета Русского географического общества. kremlin.ru (15 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ мэра Москвы № 71-УМ от 24 сентября 2009 года «О награждении знаком отличия „За заслуги перед Москвой“». zaki.ru (24 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Решение Законодательного Собрания Санкт-Петербурга от 16 сентября 2009 года N Р-399 «О награждении Почётным дипломом Законодательного Собрания Санкт-Петербурга Чилингарова А. Н.» base.consultant.ru (16 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Фестиваль народного единства (дружбы народов) «Белые журавли России». belzhurros.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Артур Чилингаров награжден орденом «Святой Месроп Маштоц». regnum.ru (19 сентябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Известный исследователь Антарктиды Артур Чилингаров стал кавалером чилийского ордена. web.archive.org (15.03.06). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Республики Южная Осетия от 19 июня 2009 года «О награждении Государственными наградами Республики Южная Осетия». web.archive.org (19 июнь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Чилингаров стал кавалером ордена Почетного Легиона. iz.ru (26 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Редсовет (рус.). 1931.aero. Журнал «Гражданская авиация». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Озеро в Мурманской области предложили назвать в честь Чилингарова. ТАСС (1 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Именем Чилингарова назвали Superjet компании «Ямал» (18 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Сорокажердьев В. В. Они служили в Заполярье: Герои Советского Союза, Герои России 1949—2008. — Мурманск: Типография «Бенефис-О», 2009. — С. 144—145. — 160 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-9900752-3-8.
Сылтамалар
- Биография Чилингарова Артура Николаевича.
О специальном представителе Президента Российской Федерации по международному сотрудничеству в Арктике и Антарктике: Указ Президента Российской Федерации от 7 декабря 2008 года № 1744
О награждении Почетной грамотой Президента Российской Федерации Чилингарова А. Н.: Распоряжение Президента Российской Федерации от 25 сентября 2009 года № 613-рп
О награждении орденом "За заслуги перед Отечеством" III степени Чилингарова А. Н.: Указ Президента Российской Федерации от 12 июня 2007 года № 729- Новая станция «Северный полюс-19»: интервью с А. Н. Чилингаровым