Тикси

Тикси (сах. Тиксии — «пристань, күрешү урыны»[1]) — шәһәр тибындагы бистә, Саха (Якутия) Республикасы Булуң олысының үзәге.

Россиянең иң төньяк портларыннан берсе, аны шулай ук «Якутиянең диңгез капкасы» дип тә атыйлар[2].

Этимологиясе

Бистәнең исеме саха телендәге тиксии сүзеннән килеп чыккан һәм «тукталыш, пристань, очрашу урыны» дип тәрҗемә ителә[1].

Географиясе

Шәһәр тибындагы бистә Поляр түгәрәк артында, Лена елгасы тамагыннан көнчыгыштарак, Лаптевлар диңгезе ярындагы шул ук исемдәге бухтада урнашкан. Ерак Төньяк районнарына карый. Якутскка кадәрге ара 2200 чакрымнан артып китә.

undefined

Бистә территориясенең рельефы убалы. Ул төньяк-көнбатыштан, төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан — Лаптевлар диңгезе белән, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан бистә калкулыклар (сопкалар) белән əйләндереп алынган, көнбатыштан бистә янында Булункан култыгына коючы Булункан елгасы белән чикләнгән.

Муниципаль берәмлек җирләренең гомуми мәйданы — 26,54 мең га[3].

Тарихы

Тикси култыгы беренче тапкыр 1739 елда Д. Лаптев тарафыннан Губа Горелая исеме белән тасвирлана. 1878 елда А. Э. Норденшельд экспедициясе катнашучысы О. Нордквист яңа исем — якут телендәге «тиксии» (пристань) сүзеннән — тәкъдим итә, һәм ул ныгып кала[4].

1932 елда култыкка поляр метеостанциягә нигез салган беренче кышлаучылар килә. 1933 елда Лена-Хатанга экспедициясе отряды портка һәм бистәгә нигез сала. 1939 елдан — шәһәр тибындагы бистә. 1938 елда Тикси арктика диңгез порты оештырыла. 1941—1944 елларда Тикси — арктика конвойларын оештыру пункты. 1957 елда «Тикси» поляр геокосмофизик обсерваториясе төзелә.

Совет чорындагы хәрби инфраструктура

Салкын сугыш чорында, Тикси совет стратегик авиациясенең мөһим форпостына әверелә. Биредә стратегик бомбардировщиклар өчен аэродромнар челтәре булдырыла[5]. Бистә территориясендә берничә хәрби аэродром эшли:

  • Төп аэродром (хәзерге «Тикси» аэропорты) 1950 елларда совет ерак авиация бомбардировщиклары өчен төзелә. Ул Оператив төркемнең Арктикадагы (ОГА) 37 һава армиясе составында стратегик авиациянең оператив һәм тарату аэродромы буларак кулланыла. 1956 елдан Тикси-3 бистәсендә Россияның ерак авиация подразделениеләре базалана[6].
  • «Тикси-Западный» (яисә «Тундровый», «Тикси-бетонный») — бистәдән 7-10 чакрым көнбатыштарак урнашкан суперяшерен аэродром, 1970—1980 елларда запас аэродром буларак эксплуатацияләнә[7]. Кышын кар очкыч утырту полосасы әзерләнгәч, монда стратегик Ту-95 һәм ЗМ очкычлары кабул ителә[7].
  • Тиксида Ту-95МС стратегик бомбардировщикларының эскадрильясы (икенче исеме «медведи») һәм аларга хезмәт күрсәтүче техник персонал урнаша[8]. Аэродромны танк полкы саклый, янында ПВО базасы урнаша, Америка су асты көймәләренең хәрәкәтен күзәтү станцияләре эшли[5]. Моннан тыш, Тиксида Ерак Төньяк шартларында хәрби хезмәткәрләрнең психикасын һәм тәртибен өйрәнү полигоны була[5].

Бистә өч өлешкә бүленә: Тикси-1 (граждан порты һәм идарә үзәге), Тикси-2 (элекке яшерен хәрби часть, хәзер консервацияләнгән) һәм Тикси-3 (аэродром янындагы хәрби шәһәрчек)[9]. Тикси-3 «почта индексларының соңгы цифрлары» принцибы буенча аталган.

Совет елларында бистә халкының саны арта бара. Халык санының иң югары күрсәткече 1989 елда теркәлгән — 11 649 кеше. 1990 елларда халыкның шактый зур өлеше бистәдән күченеп китә[3].

2012 елда, хәрби реформасына бәйле, Тикси-3 ерак авиация базасы ябыла, аэродромнан җиһазлар чыгарыла, Якутскка туры пассажир рейслары туктатыла[6]. 2012 елның 1 октябрендә Оборона министрлыгы аэродромны реконструкциягә яба[10]. Шушы сәбәпләр аркасында 9 меңнән артык кеше авиация элемтәсеннән мәхрүм кала, азык-төлек һәм дарулар белән өзеклекләр килеп чыга[5].

2013 елның 16 апрелендә, оборона министры Сергей Шойгу карары белән, аэродром дәүләт авиациясе очкычларын кабул итү өчен яңадан ачыла[11]. 2018 елда Тикси-3 тә 45 нче армиянең 3 нче дивизиясе ПВО подразделениеләре өчен заманча блок-модуль хәрби шәһәрчек төзелә башлый[9].

Халык саны

2020 елгы җанисәп буенча, бистә халкының саны 4173 кеше тәшкил иткән[12].

Халык саны
193919591970197919892002
69748338099950511 6495873
200920102011201220132014
556650635178549650234660
201520162017201820192020
455745564604453746024793
202120222023
417342014440
2500
5000
7500
10 000
12 500
15 000
1939
2002
2013
2018
2023

Икътисады

Тикси бистәсенең икътисады диңгез порты, авиация транспорты эшчәнлегенә һәм Төньяк диңгез юлына хезмәт күрсәтүгә бәйле. 2025 елда Тикси портында 537,6 мең тоннадан артык йөк эшкәртелгән[13].

2018 елда 0,9 МВт егәрлекле җил электр станциясе төзелә. 2020 елда РусГидро 900 кВт егәрлекле җил электр станциясеннән, 3000 кВт егәрлекле дизель электр станциясеннән һәм 1000 кВт егәрлекле энергия туплау системасыннан торган җил-дизель комплексын (ҖДК) файдалануга тапшыра. Комплекс елына 12 млн кВт·сәг артык электр энергиясе җитештерә һәм 500 тоннага кадәр дизель ягулыгын янга калдырырга мөмкинлек бирә[14].

2025 елда РФ Хөкүмәте Тикси-Найба агломерациясенең 2035 елга кадәрге социаль-икътисади үсешенең озак сроклы планын раслый, аның төп проекты булып Найба тирән сулы диңгез порты төзелеше тора[15].

undefined

Транспорт

Суднолар йөреше

Тикси — Россиянең Арктика портларының берсе. Навигация өч айдан азрак дәвам итә. Июньнән сентябрьгә кадәр «Механик Кулибин» елга пассажир теплоходы йөри[16].

Авиация

Биредә федераль әһәмияттәге, уртак базада урнашкан аэропорт бар. Аэропорт территориясендә дәүләт һәм гражданлык авиациясенең һава суднолары урнаша.

Аэродромны реконструкцияләү 2017 елның июненнән «Альянс-2005» ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан үткәрелә. Дәүләт контрактының гомуми бәясе 193 677 023 сум тәшкил итте[17]. Аэропорт Ан-24, Ан-26, Ан-72, Ан-74, Ан-12, Ан-140, DHC-8 Q-300, Q-400, Ил-18, Ил-76 очкычларын, шулай ук кече авиация очкычларын һәм барлык төр вертолетларны кабул итә ала[18].

Автомобиль транспорты

Бистә эче транспорты Тикси-1, Тикси-3 микрорайоннарын һәм аэропортны тоташтыручы автобус маршрутлары белән тәэмин ителгән[19].

Сәламәтлек саклау системасы

Тикси бистәсе халкына күппрофильле медицина ярдәмен Булуң үзәк район хастаханәсе күрсәтә. Ул 1995 елның 3 маенда теркәлгән һәм бүгенге көндә эшләп килә. Тиксида (Тикси-3 бистәсе) табиблар амбулаториясе эшли, терапевтик кабинет хезмәт күрсәтә. Районда ике даруханә бар[20].

Мәгариф учреждениеләре

  • Арктика күппрофильле гимназиясе[21];
  • 1 нче номерлы Тикси урта гомуми белем бирү мәктәбе[22];
  • 2 нче номерлы Тикси урта гомуми белем бирү мәктәбе[22];
  • Тикси балалар сәнгать мәктәбе[23];
  • Мәктәптән тыш эшләр үзәге[22].

Мәдәният

Мәдәният учреждениеләре

  • Тикси сынлы сәнгать һәм Арктика мәдәнияте музее (2020 елда «Арктика үсеше тарихы музее» дип үзгәртелә)[24];
  • «Айхал» этномәдәни үзәге[25];
  • Мәдәни-спорт комплексы[26].

Бистәдә 1974 елдан бирле «Тикси кино- һәм фотостудиясе» халык коллективы эшли (1979 елда исем бирелә). Студия Арктика табигате, халык осталарының иҗаты һәм Төньякның төп халыклары фольклоры турында уникаль фото- һәм видеоматериаллар җыйган. Төп юнәлеше — архивларда фото- һәм видеодокументларны саклау[27].

Ел саен «Поют и танцуют дети Севера» олыс балалар фестивале үткәрелә[28].

Дин

Бистәдә православие диненең йогынтысы зур. Православие җәмгыяте биредә 1999 елдан эшли. Ике гыйбадәтханә бар:

  • 2006 елда агачтан Спас Нерукотворный гыйбадәтханәсе төзелә;
  • 2014 елның 19 октябрендә Серафимо-Никольский гыйбадәтханәсе изгеләндерелә. Аны төзү өч ел дәвам итә[29][30].
    Тундра ландшафты. Тикси

Истәлекле урыннар

  • «Усть-Лена» дәүләт табигый тыюлыгы;
  • Спас Нерукотворный гыйбадәтханәсе (агачтан, 2006 елда төзелгән)[31];
  • Тикси геройларына багышланган мемориал (2026—2027 елларга Тынычлык мәйданын төзекләндерү проекты)[32].

Элемтә чаралары

Бистәдә элемтә хезмәтләрен «АрктикТелеком» компаниясе үстерә. 2020 елда компания Тиксида эчке оптикалык элемтә челтәрен төзи[33]. 2028 елга бистәне магистраль трансарктик су асты оптикалык элемтә линиясенә («Полярный экспресс») тоташтыру күздә тотыла[34]. 2026—2028 елларда «АрктикТелеком» Якутия территориясендә 7 мең км оптикалык челтәр төзүне планлаштыра, аңа 61 арктик торак пункты керә[34].

Тиксида тропосфера радиореле станциясе («Амур») 1978—1979 елларда төзелә, өч юнәлештә эшли: көнбатышта «Графит», көнчыгышта «Кварц», көньякта «Урал». Станция 1999 елның 11 июнендә ябыла[35].

Цифрлы телевидение Тиксида 2011—2012 елларда гамәлгә кертелә башлый. 2011 елның декабрендә бистәдә сигез федераль телеканалдан торган беренче мультиплекс тест режимында эшли, 2012 елның апреленнән цифрлы телевидение тулы көченә эшли[36].

Климаты

Климат кырыс, субарктик (арктик), диңгез йогынтысы белән йомшартылган. Кыш озын (сентябрьдән июньгә кадәр), көчле җилләр һәм еш бураннар хас. Җәй кыска, салкын, ләкин температурасы +25 °C тан югарырак булган кыска вакытлы чорлар булырга мөмкин. Гыйнварның уртача температурасы −30…-33 °C, иң җылы айның (августның) — +7,7 °C тирәсе. Поляр төн 67 тәүлек (ноябрьдән гыйнварга кадәр), поляр көн 86 тәүлек (майдан августка кадәр) дәвам итә. Кыраулар ел әйләнәсе булырга мөмкин.

Мәңгелек туңлыкның калынлыгы 300—400 м; җәен актив катлам (0,3-1,5 м) гына эри. Елына 240 мм тирәсе явым-төшем ява. Кар катламы 250 көн тирәсе ята, аның биеклеге — 32 см га кадәр (максимум 44 см, аерым елларда 99 см га кадәр).

Өстенлек итүче җилләр: җәен — төньяк-көнчыгыш, кышын — көньяк-көнбатыш. Җилнең уртача еллык тизлеге — 5,1 м/с. Бураннар (кыш дәвамында 109 көнгә кадәр, 800 сәгать тирәсе) күбесенчә көньяк-көнбатыш һәм көньяк җилләре искәндә күзәтелә, аларның күбесе — уртача һәм көчле.

Температураның абсолют минимумы — −50,5 °C. Иң салкын ай — февраль (уртача температурасы −39,2 °C ка кадәр). Тиксида халыкара климатик мониторинг обсерваториясе урнашкан[37].

Тикси климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C −7,6 −5,2 1,6 9,6 23,6 32,8 34,3 29,8 23,0 6,1 −1,2 −4,9 34,3
Уртача максимум, °C −26,7 −26,1 −22,1 −13,5 −2,6 7,2 12,1 11,1 4,2 −7,9 −20,1 −25,1 −9,1
Уртача температура, °C −30,2 −29,6 −26,3 −18,3 −6,1 3,2 7,6 7,7 1,6 −10,8 −23,4 −28,4 −12,8
Уртача минимум, °C −33,8 −33,3 −30,8 −23,6 −9,7 0,1 3,9 4,5 −1,2 −14,3 −27,1 −31,9 −16,4
Абсолют минимум, °C −48 −50,5 −47,2 −46,9 −32,2 −15,8 −4 −4 −18,2 −35 −43,9 −48,8 −50,5
Явым-төшем нормасы, мм 321
Чыганак: [38]
Тикси Соңгы 10 ел эчендә (2009 — 2018 еллар) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C −7,6 −6,5 1,6 9,6 19,4 29,8 31,2 25,7 20,4 4,6 −0,1 −10,5 31,2
Уртача максимум, °C −25,6 −28,1 −19,8 −10,1 −2 8,8 12,9 12,8 5,4 −5,9 −17,1 −24,4 −7,8
Уртача температура, °C −29 −31,3 −23,8 −14,6 −5,2 4,3 8,7 9,4 2,8 −8,5 −20,1 −27,7 −11,2
Уртача минимум, °C −32,4 −35,1 −28,3 −19,6 −8,7 1,0 5,1 6,0 0,0 −11,7 −23,4 −31,1 −14,8
Абсолют минимум, °C −45,7 −49,5 −43,6 −38,5 −28,6 −6,2 −0,4 −1 −11,5 −34,4 −38,4 −42,3 −49,5
Явым-төшем нормасы, мм 276
Чыганак: [39]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Поспелов Е. М. Географические названия России: топонимический словарь. — Москва: АСТ; Астрель, 2008. — С. 439. — 523 с. — ISBN 978-5-17-054966-5.
  2. Патриарх призвал развивать "морские ворота Якутии" — поселок Тикси (рус.). РИА Новости (9 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. Архивировано 25 август 2021 года.
  3. 1 2 Тикси. Географическая и историческая справка (рус.). Официальный информационный портал Республики Саха (Якутия). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  4. Первопроходы (рус.). Маяк Арктики (22 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  5. 1 2 3 4 Форпорст России в Арктике снова с «крыльями» (рус.). Московский комсомолец (3 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  6. 1 2 Тикси сегодня: новые надежды (рус.). GoArctic.ru (28 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  7. 1 2 Аэропорт Тикси. Краткая история (рус.). avia.pro (12 гыйнвар 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  8. Как выглядит сейчас некогда самый северный и секретный аэродром подскока стратегической авиации СССР (рус.). Авиаторы и их друзья (5 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  9. 1 2 "Пейзажи инопланетные": заполярный Тикси родился заново после разрухи (рус.). Московский комсомолец (20 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  10. В заполярном поселке Тикси вновь заработал аэродром (рус.). Lenta.ru (16 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  11. В Якутии для государственной авиации вновь открыли заполярный аэродром Тикси (рус.). Алтапресс (16 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  12. Таблица 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, городских округов, муниципальных районов, муниципальных округов, городских и сельских поселений, городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов с населением 3000 человек и более (рус.). www.rosstat.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  13. За навигацию в порту Тикси обработали более 537,6 тыс. тонн грузов (рус.). Морские вести России (27 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  14. РусГидро ввела в эксплуатацию ветродизельный комплекс в арктическом пос. Тикси (рус.). Neftegaz.RU (22 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  15. Правительство РФ утвердило планы развития опорных поселений Арктики (рус.). Yakutia-daily.ru (28 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  16. В Булунском районе завершилась пассажирская навигация (рус.). Комсомольская правда — Якутия (7 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  17. Аэропорт Тикси в Якутии получил заключение Ростехнадзора (рус.). YakutiaMedia.ru (18 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  18. Тикси — Аэропорты Севера (рус.). sever.aero. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  19. Движение автобуса в Тикси возобновлено со 2 апреля (рус.). Улус Медиа (4 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  20. Медицинские услуги для жителей Тикси: бригада врачей нацелена на здоровье (рус.). Маяк Арктики (5 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  21. Арктическая гимназия п. Тикси (рус.). club221730470.orgs.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  22. 1 2 3 Муниципальные образовательные организации (рус.). Управление образования Булунского улуса. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  23. Тиксинская ДШИ — ГБУ "Институт геокулбтурного развития" МК и ДР РС(Я) (рус.). instgeokult.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  24. Тиксинский музей изобразительного искусства переименовали в «Музей истории развития Арктики» (рус.). ЯСИА (7 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  25. Этнокультурный центр «Айхал» (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  26. МБУ «Культурно-спортивный комплекс» (рус.). tiksiksk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  27. Булунский улус (рус.). Республиканский Дом народного творчества и социально-культурных технологий (13 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  28. В Тикси завершился фестиваль “Поют и танцуют Дети Севера” (рус.). Улус Медиа (31 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  29. В Тикси освящен Серафимо-Никольский храм (рус.). old.pravyakutia.ru (21 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  30. Наталья Рязанцева. Вопрос, как оказался в Тикси, задаю каждый день (рус.). monastery.ru (7 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  31. Храм Спаса Нерукотворного (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. Архивировано 27 ноябрь 2011 года.
  32. В поселке Тикси в Якутии благоустроят площадь Мира (рус.). Национальные проекты РФ (21 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  33. Правительство Республики Саха, «Морсвязьспутник» и «АрктикТелеком» подписали соглашение о сотрудничестве (рус.). Полярный экспресс (6 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  34. 1 2 Наземный и подводный сегменты ВОЛС объединят Арктику к 2028 году (рус.). www.ruscable.ru (7 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  35. ТРРС 5/102(10/103) пос. Тикси, Якутия. www.trrlsever.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  36. На карте Якутии появились новые точки цифрового телерадиовещания (рус.). ГТРК «Саха» (10 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  37. Шишигина А.Н. Потенциал международного интеллектуального сотрудничества для устойчивого развития арктических поселений (рус.). Арктика2035 №4 (4) 2020.
  38. Климат Тикси (рус.). Погода и климат. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  39. Погода и Климат — Тикси (рус.). Погода и Климат. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.

Сылтамалар