Амдерма

А́мдерма (рус. Амдерма) — Ненец автономияле округының Котып аръягы районындагы бистә (элек — шәһәр тибындагы бистә). Әлегә муниципаль статусы — посёлок (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 541 кеше (2010).[3]

Почта индексы — 166744, ОКАТО коды — 11122000.[4]

География

Бистә Кара диңгезе ярында, Нарьян-Мардан 420 километр төньяк-көнбатыштарак уранаша. Бистә янында Амдерминка елгасы ага. Якындагы тимер юл станциясе Воркутада урнаша (270 км). 20 майдан 30 июльгә хәтле поляр көн, 27 ноябрьдән 16 гыйнварга хәтле — поляр төн.

Тарих

Амдерма 1933 елда плавик шпаты чыгару өчен рудникны төзү сәбәпле нигезләнә. 1936 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала. 1940-елларда рудник ябыла, ләкин Амдерма үз үсешен Арктиканы үзләштеру базасы буларак дәвам итте.

19401959 елларда — Амдерма районы үзәге.

2004 елда бистәгә үзгәртеп корыла.

Халык

Халык саны динамикасы:

1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
3 598 4 516 4 221 5 495 650 541

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
ненецлар 33,9% 46,2%
руслар 49,6% 42,9%
ненецлар 5,1% 6,3%
украиннар 6,9% 4,8%
комилар 6,0% 3,7%

Икътисад

Диңгез порты, аэропорт.

Төркемнәр