Бистә

Бистә яки касәбә, посёлок — Россия, Украина, Беларус, Казакъстанда торак пункт атамасы. Татар теленә фарсы теленнән килеп кергән. Фарсы телендәге бәст сүзе «йорт», «киртәләп алынган урын» дигәнне аңлата. Чит сәүдәгәрләр яши торган урынны белдергән.[1] [2]

Бистә авыл һәм шәһәр тибында була ала. Халык санын алу барышында да авыл бистәләре авыл халкы исәбенә, ә штпларда яшәүчеләр шәһәр халкы исәбенә кертелә.

Бистә дип тагын шәһәрләрнең үзгәрәк районнарын да атыйлар, мәсәлән Казандагы Дәрвишләр бистәсе. Еш кына алар шәһәргә кушылганчы аерым торак пункт булып саналганнар.

Искәрмәләр

  1. ↑ Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге.
  2. ↑ рус. место — «урын» сүзеннән килеп чыккан дип ялгыш уйлаучылар да бар.

az:Qəsəbə pl:Przysiółek