Михаил Марцев
Михаил Николаевич Марцев (11 февраль 1988, Чабаксар) — Россия хәрби хезмәткәре, гвардия подполковнигы, Кара диңгез флотының 810 аерым гвардия диңгез пехотасы бригадасында аерым диңгез пехотасы батальоны командиры. Россия Федерациясе Герое (2024)[1][2][3]. Чуаш Республикасының мактаулы гражданины (2025)[4].
Тормыш юлы
1988 елның 11 февралендә Чуаш АССРның Чабаксар шәһәрендә туа. Озакламый гаилә Татарстан АССРның Тәтеш районы Тоншерма авылына күченә. Милләте — чуаш[5][6][7][8]. Әти-әнисе — Николай Петрович һәм Зоя Михайловна Марцевлар. Шулай ук игез кыз туганы — Надежда белән Вера бар, алар Чабаксарда Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшлиләр[6].
Тоншерма урта мәктәбен тәмамлый, «Аҗаган» хәрби-спорт уенының мәктәп отряды командиры була. 2005 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хезмәткә алына. Казан югары танк команда училищесында (диңгез пехотасы факультетында) белем ала, ләкин 2007 елда, хәрби училищеларны үзгәртеп кору барышында, Амур өлкәсе Благовещенск шәһәрендәге Советлар Союзы Маршалы К. К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомумгаскәри команда училищесына күчә. Аны 2009 елда тәмамлый, Кара диңгез флотына хезмәткә күчә. Диңгез пехотасының 810 нчы аерым гвардия бригадасында хезмәт итә, взвод командирыннан алып диңгез пехотасының аерым батальоны командирына кадәр юл уза[9].
«Новочеркасск» зур десант корабында террорчылыкка каршы төркемдә хәрби бурыч үти, Кара диңгез акваториясендә судноларның имин узуын тәэмин итә. 2014 елда Кырымның Россия Федерациясенә кушылуы белән бәйле вакыйгаларда катнаша[6].
2022 елның 8 мартыннан Украинадагы махсус хәрби операциядә[6]. Үз батальоны («Алмаз» кушаматлы) башында Мариуполь шәһәре өчен барган сугышларда, Запорожье, Херсон һәм Угледарск юнәлешләрендәге сугышларда катнаша. 2024 елның августында Марцев батальоны мең чакрымнан артык марш-бросок ясый һәм Курск өлкәсендә оборона чикләрен ала, анда Украина Кораллы Көчләре һөҗүмен кире кага[6][4]. Яхшы хезмәте өчен аңа подполковник дәрәҗәсе бирелә[10].
Үз частенда хезмәтен дәвам итә[9].
Дәүләт бүләкләре
- Россия Федерациясе Герое (Россия Федерациясе Президентының 2024 елгы Указы нигезендә, хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, гвардия подполковнигы Марцев Михаил Николаевичка «Алтын Йолдыз» медале белән Россия Федерациясе Герое исеме бирелә)[11].
- ике Батырлык ордены[12];
- I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» (кылычлар белән) орден медале[12];
- башка медальләр;
- Чуашстанның мактаулы гражданины (2025)[4].
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Оксана Марцева, кызы бар (2022 елның 15 гыйнварында туган)[6].
Искәрмәләр
- ↑ Станислав Шемелов, Альбина Фархутдинова. Освобождал Мариуполь, брал Угледар: Михаил Марцев – новый Герой России из Татарстана на СВО. business-gazeta.ru.
- ↑ автор Парень из соседнего района стал героем России [неопр.]. Знамя. Газета «Знамя» (Буинск) (11 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2024.
- ↑ Татарстанский морпех Михаил Марцев удостоен звания Героя России [неопр.]. Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 Герою России Михаилу Марцеву присвоено звание почетного гражданина Чувашии. Аргументы и факты — Чувашия (6 июль 2025).
- ↑ Марцев Михаил Николаевич. Чувашская энциклопедия.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Командовал на «Зарнице», потом – на фронте: герой из Татарстана не посрамил честь морпехов. Республика Татарстан (4 июнь 2025).
- ↑ Елена Фенина. Мама Героя РФ из Татарстана Марцева: «Он всегда хотел быть первым, вести людей за собой» (рус.). Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2024.
- ↑ Елена Фенина. Герой России из Татарстана Михаил Марцев рассказал о зверствах врага в Курской области (рус.). Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Михаил Марцев
- ↑ Освобождал Мариуполь, брал Угледар: Михаил Марцев — новый Герой России из Татарстана на СВО. Бизнес Online (11 октябрь 2024).
- ↑ Васильева, Вера Боец СВО из Тетюшского района получил звание Героя России (рус.). Новая жизнь (11 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 Марцев Михаил Николаевич. Чувашская энциклопедия.