Георгий Смирнов
Георгий Смирнов (рус. Смирнов Георгий Семёнович) — Бөек Ватан сугышы елларында тупка тоту авиациясе совет очучысы, Россия Федерациясе Герое (2008, үлеменнән соң). Лейтенант (5.11.1941).
Тәрҗемәи хәле
1914 елның 23 апрелендә Казан губернасы Мамадыш өязенең Албай авылында туа. Казан педагогика техникумын тәмамлый[1][2].
Кызыл Армиядә 1935 елдан. 1937 елда Оренбургта К.Е. Ворошилов исемендәге 3 нче хәрби очучылар һәм очучы-күзәтүчеләр мәктәбен тәмамлый[3]. 1940 елдан ВКП(б) әгъзасы. 12 тупка тоту авиация бригадасының 44 авиация эскадрильясе пилоты булып хезмәт итә, 1938 елның ноябреннән — 42 ерак арага оча торган тупка тоту авиациясе полкында, 1940 елның гыйнварыннан —164 резерв авиация полкында, шул ук елда 81 ерак арага оча торган тупка тоту авиациясе полкына күчерелә[4].
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтында. Ерак арага оча торган авиациядә. Көньяк фронтның 50 ерак арага оча торган тупка тоту авиациясе дивизиясенең 81 ерак арага оча торган тупка тоту авиациясе полкында звено командиры.
22 хәрби очыш ясый, дошман өстенә 17 тонна авиация тубы ыргыта, дошманның өч истребителен һәм дүрт танкын юк итә. Ике Ике тапкыр аның очкычы дошман утына эләгә һәм ике тапкырында да ул очкычын уңышлы утыртырга ирешә.
1941 елның 25 июлендә Киев өлкәсенең Белая Церковь шәһәре районында 8 очкыч составында хәрби бурыч үтәгәндә, кече лейтенант Георгий Смирновның машинасы дошманның зенит артиллериясенең көчле утына тотыла. Күпсанлы тишелгән урыннар булуга, бензин багының зарарлануына карамастан, максатына барып җитеп, бомбаларны ташлый һәм фашист истребителен бәреп төшерә. Кире кайтканда дошманның дүрт очкычы һөҗүменә дучар була, ләкин, маневр ясап, дошманның тагын бер истребителен эштән чыгара һәм бер генә төзек мотор белән базага кире кайтып утыра.
1941 елның 20 августында Днепропетровск шәһәре районында Смирновның самолёты дошман истребительләре тарафыннан бәреп төшерелә. Янган самолётны үз территориясенә кадәр китереп җиткергән, экипажга котылырга мөмкинлек биргән, үзе соңгы самолёттан киткән, пешүләр алган. Хәрби заданиеләргә очуын дәвам итеп, госпитальдән баш тартты.
1941 елның 20 августында Днепропетровск шәһәре районында Смирновның очкычы дошман истребительләре тарафыннан бәреп төшерелә. Янган очкычны үз территориясенә кадәр китереп җиткерә, экипажга котылырга мөмкинлек бирә, үзе, пешү җәрәхәтләре алып, очкычтан иң соңыннан төшә. Ләкин сугышчан бурычларны үтәүдән туктамый, госпитальдән баш тарта.
1941 елның 31 октябре төнендә звено командиры кече лейтенант Г.С. Смирнов, укчы-бомбардир лейтенант В.П. Кириллович, һава укчысы кече сержант А. А. Захарченко, укчы-радист кече сержант М. М. Сотов составындагы ТБ-3 очкычы экипажы сугышчан биремнән кайтканда бик күп санлы пробойнялар ала. Төп бак тишелә, двигательләрнең берсе, шулай ук радиостанция сафтан чыга. Бортта көчле янгын чыга. Аэродром районында штурман ракета ярдәмендә утыруны сорады, ләкин җирдән җавап булмый. Экипаж үзенең аэродромын эзләп табарга тырыша. Иртәнге 4 сәгать 00 дә ягулык бетә һәм командир Орджоникидзе краеның Төньяк Александровка авылы тирәсендә очкычны мөҗбүри утыртырга карар кыла. Көчле томан булу сәбәпле, очкыч ерым итәгенә бәрелә. Машинаны утыртканнан соң, Смирнов экипаж әгъзаларын чыгарып, аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә өлгерә.
Штурман В.П. Кириллович очкычны утырганнан соң 30 минуттан һәлак була. Кече лейтенант Г.С. Смирнов белән кече сержант М.М. Сотов Орджоникидзе госпиталенә озатыла. Кече сержант А.А. Захарченко зыян күрми.
1941 елның 5 ноябрендә Г.С. Смирновка лейтенант исеме бирелә.
Лейтенант Г.С. Смирнов 1941 елның 9 ноябрендә госпитальдә яралардан үлә[5]. Ставрополь шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.
Лейтенант Г.С. Смирновны ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр: 1941 һәм 1942 елларда. Әмма бу чара тормышка ашмый кала, документлар югалалар.
Сугыштан соң туганнарына Смирновның Герой исеменә тәкъдим ителүе билгеле була, алар гаделлекне торгызырга карар кылалар. Башта архивларга Смирновның тол хатыны, аннары аның улы Геннадий Смирнов мөрәҗәгать итә. Эзләүләр 50 елга якын дәвам итә. Геннадий Смирнов РФ Президенты В.В. Путинга мөрәҗәгать итә. Гаделлек Герой исеме аңа вафатыннан соң 67 елдан бирелә.
Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 8 мартындагы 327 номерлы Указы белән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, лейтенант Смирнов Георгий Семёновичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.
Бүләкне Мәскәүдә РФ Оборона министрлыгында тапшырырга тиеш булалар. Ләкин Смирновлар үтенече буенча искәрмә ясыйлар. 2008 елның 14 маенда Казанда, Смирновның туган ягында, Россия Федерациясе Герое «Алтын Йолдыз» медале тантаналы шартларда аның балаларына тапшырыла.
Исемен мәңгеләштерү
- Казан шәһәренең Җиңү паркында Мәңгелек ут янында, Геройларның исемнәре язылган мәрмәр такталар арасында, Россия Герое Г.С. Смирнов исеме язылган такта да бар.
- Новочеркасскта 1940-1941 елларда Г. С. Смирнов яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылган (Генерал Лебедь ур., 55 йорт)[6].
- Казанның бер урамы аның исеме белән аталган.
Искәрмәләр
- ↑ Хәзерге вакытта әлеге авыл Татарстанның Мамадыш районы составына керә.
- ↑ Учётно-послужная карточка Г. С. Смирнова в ОБД «Память народа» Архивная копия от 5 гыйнвар 2022 на Wayback Machine.
- ↑ Кече лейтенант хәрби дәрәҗәсе 1938 елның 31 декабрендә бирелә.
- ↑ Учётно-послужная карточка Г. С. Смирнова в ОБД «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2022. Архивировано 5 гыйнвар 2022 года.
- ↑ «Память народа» порталындагы кайбер документларда 1941 елның 31 октябрендә һәлак булган дип күрсәтелгән
- ↑ В Новочеркасске увековечили память героя ВОВ Георгия Смирнова Архивная копия от 5 гыйнвар 2022 на Wayback Machine.
Әдәбият
- Каргапольцев С., Кораблёв В., Мирная И. Мы живем, не забывая. Екатеринбург, 2014. — С. 204-205.
- Иванов А. А. Герои Российской Федерации. – Казань: Редакция «Книга Памяти», 2012.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Георгий Семёнович Смирнов