Дамир Исламов
Дамир Нәзир улы Исламов (13 октябрь 1996, Лениногорск, Татарстан Республикасы — 7 март 2022, Золотое[d], Первомайск шәһәр округы[d]) — өлкән лейтенант, танк командиры, Россия Федерациясе Герое (2022, вафатыннан соң). Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак була (7.03.2022).
Тәрҗемәи хәле
1996 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туа. Православие динен алган. Өйләнмәгән һәм балалары юк. Әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова (2022 елның август аенда вафат[1]), ике өлкән кыз туганы бар. Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта мәктәбен (2014), Казан югары танк командирлар училищесын (2018) тәмамлый.
Хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, 2018 елдан Көньяк хәрби округның Ростов өлкәсендә урнашкан 84839 нчы хәрби частьта хезмәт итә башлый. 2022 елның 24 февраленнән Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнаша.
Батырлыгы
Рәсми версия буенча, 150 мотоукчылар дивизиясенең 163 гвардия танк полкының Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танк экипажы (командир өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик ефрейтор Дамир Гыйлемханов, төзәүче рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясендәге Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын штурмлый. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 тере көчен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тигезәләр һәм аңа ут каба[2].
Экипаж янган машинаны ут астыннан алып чыга, машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби боерыкны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкына каршы тигезсез көрәшкә керә һәм, дүртесен юк итә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә офицерның хәрби машинасына ут атып тигезәләр һәм экипаж урында һәлак була[3].
Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 мартындагы Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», өлкән лейтенант Дамир Нәзир улы Исламовка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә[4].
2022 елның 22 мартында туган ягы Лениногорскт Лениногорск шәһәренең Камышлы бистәсендәге православие зиратында җирләнгән[5]. Хушлашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаша.
Дәүләт бүләкләре
- 2022 —
Россия Федерациясе Герое.
Исемен мәңгеләштерү
- 2022 елның апрелендә Герой хөрмәтенә Казан танк училищесы янында икенче хәрби шәһәрчек йорты фасадында мурал ясалган (авторы — рәссам Азат Вәлиев)[6].
- 2022 елның августында Казан танк училищесы территориясендә Россия Герое Дамир Исламов бюсты куела. 10 сентябрьдә, Танкистлар көнендә, беренче курслар присяга биргәндә ачыла. Бюстны ачу тантанасында Дамир Исламовның апасы Диләрә Нәзир кызы катнашкан[7][8].
- 2022 елның 13 октябрендә Лениногорск шәһәренең 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбендә бюсты ачылган. Бюст Казан танк училищесы заказы буенча әзерләнгән[9].
- 2025 елның 27 сентябрендә Луганск Халык Республикасының Золотое шәһәрендә Дамир Исламов бюсты ачыла. Ачылу тантанасында Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әгълиуллин, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Лениногорск башлыгы Марат Гыйрфанов катнаша[10].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Елена Саляхова. Скончалась мать Героя России Дамира Исламова. Татар-информ, 29.08.2022
- ↑ «Не испугался смерти и спас людей»: в Лениногорске простились с Героем России // Бизнес-Онлайн, 29.03.2022 [рус.]
- ↑ Ппдвиг танкового экипажа Исламова Дамира Назировича… Союз Танкистов России ВКонтакте
- ↑ Погибшему на Украине лениногорцу Дамиру Исламову присвоено звание Героя России. Бизнес-Онлайн, 29.03.2022 [рус.]
- ↑ Сегодня во Дворце культуры Лениногорска состоялась церемония прощания с Дамиром Исламовым. Лениногорские вести, 29.03.2022 г. [рус.]
- ↑ Елена Саляхова. Автор мурала о Дамире Исламове о его подвиге на Украине: «Такие за спинами не прячутся». Татар-информ (11 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Елена Саляхова. В Казанском танковом училище появился бюст с Героем России Дамиром Исламовым. Татар-информ (29 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар. Татар-информ (10 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Лениногорск мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды. Татар-информ (13 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ В ЛНР открыли бюст Героя России из Татарстана Дамира Исламова. Бизнес Онлайн (27 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Дамир Исламов