Александр Лапин

Александр Павлович Лапин (1 гыйнвар 1964(1964-01-01) (62 яшь), Казан, ТАССР, РСФСР, СССР) — Россия Федерациясе хәрби начальнигы, генерал-полковник (2019). 2022 елда Украинадагы хәрби операция барышында «Центр» Россия гаскәрләре группировкасы белән җитәкчелек итә. 2023 елның 10 гыйнварында Россия Армиясендә Коры җир гаскәрләренең Баш штабы начальнигы — Коры җир гаскәрләре Главнокомандующиеның беренче урынбасары; 2024 елның 15 маеннан Ленинград хәрби округы җитәкчесе[1]. Россия Федерациясе Герое (2022).

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 1 гыйнварында эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында белем ала (1981-1982).

1982-1984 елларда Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре сафында хезмәт итә.

1988 елда Казан танк команда училищесын тәмамлый. Училищедан соң Ленинград хәрби округында һәм Төньяк флотның яр буе гаскәрләрендә танк взводы командиры һәм танк ротасы командиры вазифасында хезмәт итә.

1997 елда Малиновский исемендәге бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен тәмамлый. 58 гомумгаскәр армиясендә аерым танк батальоны командиры булып хезмәт итә.

1999 елдан — 19 мотоукчылар дивизиясенең 429 аерым мотоукчылар полкы командиры, штабы начальнигы.

2001-2003 елларда — 20 нче гвардия мотоукчылар Карпат алды—Берлин дивизиясенең штаб начальнигы.

2003-2006 елларда — 205 нче аерым мотоукчылар Казак бригадасы командиры (генерал-майор).

2006-2007 елларда — 20 нче гвардия мотоукчылар Карпат алды—Берлин дивизиясе командиры.

2009 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый. Академияне тәмамлаганнан соң 58 армия командующие урынбасары булып хезмәт итә.

2012 елның апреле — 2014 елның июле — 20 гвардия гомумгаскәр армиясе командующие.

2014 елда генерал-лейтенант хәрби исеме бирелә.

2014-2017 елларда — штаб начальнигы — Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары.

2017 елда — Сириядәге гражданнар сугышында катнашучы РФ гаскәрләре группировкасы штабы башлыгы.

2017 елның сентябрь-ноябрь айларында — Коры җир гаскәрләре «Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең гомумгаскәри академиясе» хәрби белем бирү-фәнни үзәге башлыгы.

2017 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие вазифасына билгеләнә, 2017 елның 27 ноябрендә аңа Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие штандарты тапшырыла. 2019 елның февралендә чираттагы хәрби дәрәҗә — генерал-полковник исеме бирелә[2].

2018 елның октябреннән 2019 елның гыйнварына кадәр — РФ Сирия Гарәп Республикасында гаскәрләр (көчләр) группировкасы командующие.

2020 елда Генераль штабның Хәрби академиясендә югары команда составын яңадан әзерләү һәм белемен күтәрү факультетын тәмамлый[3].

2022 елда Махсус хәрби операция барышында Лапин Россия Үзәк хәрби округы белән җитәкчелек итә. Бу вазифада булганда, Сумы һәм Черниговка һөҗүм белән җитәкчелек иткән һәм РФ президенты указы белән бүләкләнгән улына Жуков медален тапшыра.

2022 елның 24 июнендә Россия оборона министрлыгы Лапин командалыгында гаскәрләр группировкасы Лисичанск өчен барган сугышларда катнашты, дип белдерә.

2022 елның 4 июлендә Россия Президенты указы белән Лапин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була[4].

2022 елның 1 октябрендә Рамзан Кадыйров каты формулировкада Лапинны Россия гаскәрләренең Лиманнан чигенүендә гаепли[5].

Матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, октябрь ахырында вазыйфасыннан азат ителә. 2023 елда, гыйнварның беренче атнасында ук Төп штаб начальнигы — Россия Федерациясе Коры җир гаскәрләре башкомандующиеның беренче урынбасары итеп билгеләнә.

2023 елның язында массакүләм мәгълүмат чараларында генерал-полковник Лапин яңадан Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә Берләштерелгән гаскәрләрнең (көчләрнең) командующие урынбасары вазифасында катнаша дигән мәгълүмат барлыкка килә[6].

2024 елның 15 маеннан генерал-полковник Лапин Ленинград хәрби округын җитәкли[7].

Санкцияләр

2022 елның 15 мартында Бөекбританиянең санкцияләр исемлегенә кертелгән[8].

2022 елның 6 маенда Канада санкцияләр исемлегенә кертелә. Шулай ук Австралия һәм Яңа Зеландия санкция исемлекләрендә бар.

Гаилә хәле

Өйләнгән, Денис исемле улы бар (1986). Денис Лапин 2022 елда подполковник дәрәҗәсен ала, 2 гвардия мотоукчылар дивизиясенең 1 гвардия танк полкы командиры вазифасында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россия Федерациясе Герое (2022)[9];
  • IV дәрәҗә Изге Георгий ордены (2017)[10][11];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены;
  • Александр Невский ордены;
  • Батырлык (Мужество) ордены;
  • «Хәрби казанышлары өчен» ордены;
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале;
  • «За боевые отличия» медале;
  • «Сириядә хәрби операция катнашучысына» медале;
  • «Пальмираны азат иткән өчен» медале;
  • СССР медальләре;
  • РФ медальләре;
  • «Хәрби дуслык» («Боевое содружество») медале (Сирия);
  • II дәрәҗә «Казачество алдындагы казанышлары өчен» медале;
  • «Генерал Ермолов» Терск казак тамгасы;
  • «Халыкара терроризм белән көрәштәге казанышлары өчен» медале һ.б.

Искәрмәләр

  1. По сообщениям СМИ в январе 2023 года. Официальных заявлений не было
  2. news.mail.ru Архивная копия от 23 февраль 2019 на Wayback Machine.
  3. Академия Генштаба напутствовала выпускников курсов высшего комсостава российской армии / mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2020. Архивировано 30 март 2020 года.
  4. Путин присвоит звания Героев России генералам Лапину и Абачеву – РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2022. Архивировано 4 июль 2022 года.
  5. Kadyrov_95. Telegram. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2022. Архивировано 1 октябрь 2022 года.
  6. Тихонов А. Всесторонняя оценка обстановки. // Красная Звезда. — 2023. — 19 апреля. — С. 2.
  7. Лапин возглавил недавно созданный Ленинградский военный округ. РИА Новости (15 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2024.
  8. UK SANCTIONS LIST PUBLICATION. GOV.UK. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2023. Архивировано 12 май 2022 года.
  9. Путин присвоит звания Героев России генералам Лапину и Абачеву – РБК
  10. Встреча с военнослужащими, участвовавшими в антитеррористической операции в Сирии. Kremlin.ru (28 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2017. Архивировано 28 декабрь 2017 года.
  11. Путин вручает в Кремле госнаграды военнослужащим, которые служили в Сирии. РИА Новости (28 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2017. Архивировано 28 декабрь 2017 года.

Тема буенча өстәмә