Ленинград хәрби округы


Ленин орденлы Ленинград хәрби округы (ЛХО, ЛенХО) (рус. Ордена Ленина Ленинградский военный округ (ЛВО, ЛенВО)) – Бөек Ватан сугышы вакытында алдында ССРБ Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә.

Тарих

Ленинград хәрби округының (ком. Маркиан Попов) гаскәрләре илнең төньяк-көнбатыш чикләрне (Мурманск өлкәсе, Карел-Фин ССР, Карел муентыгы, Эстон ССР һәм Ханко ярымутравы) сакларга тиеш булган. Бу чик өлешендә 1 300 километрлы коры җир чиге һәм 380 километрлы диңгез буе булган. Монда 7нче (ком. Филипп Горленко), 14-нче (ком. Валериан Фролов), 23нче (ком. Пшенников Пётр) армияләре һәм Төньяк флоты урнашкан.

Буйсындырылган Норвегиядә һәм Төньяк Финляндиядә Николаус фон Фалькенхорст җитәкчелеге астында вермахтның «Норвегия» армиясе урнашкан; аның бурычы — Мурманскны басып алырга, Полярный шәһәрендәге Төньяк флотының базаны, Киров тимер юлны басып алырга. Вермахтның югары сәргаскарлегенең резервында 24 дивизия кала. ССРБга һөҗүм итү өчен 5,5 млн кеше, 3 712 танк, 47 260 кыр орудиесы һәм миномётлар һәм 4 950 сугыш самолёты тупланган[1].

24 июньдә Югары СИ Ленинград ХО Төньяк фронтка әйләндерде.

Искәрмәләр

Кулланучы:18mk/Калып:Навигация таблицасы

Төркемнәр