Казан хәрби округы
Казан хәрби округы (рус. Казанский военный округ, КазВО) — Россия империясендә һәм ССРБда булган кораллы көчләрнең оператив-стратегик берләшмәсе. Бүлгенең идарәсе Казан шәһәрендә урнашкан.
Тарих
Казан хәрби округы 1864 елда оештырылган һәм үз эченә Казан, Пермь, Вятка, Пенза, Сембер, Сарытау һәм Әстерхан губерналарны керткән. 1881 елда Казан ХБ составына юкка чыгарылган Ырынбур хәрби округынең (Уфа, Ырынбур губерналары, Тургай һәм Җаек өлкәләре) территориясе кертелгән.
1918 елның 4 маендагы ХКШ фәрманына туры китереп, элекке Казан хәрби округынең территориясе Идел буе һәм Урал хәрби бүлгеләре арасында бүленә.
Икенче тапкыр Казан хәрби округы 1945 елның 9 июлендә барлыкка килгән, ул үз эченә Киров өлкәсен, Татарстан, Удмурт, Мари һәм Чуаш АССРларны керткән.[1]
Сәргаскәрләр исемлеге
- 1864—1865 — генерал-адъютант, генерал-лейтенант Роман Кнорриң
- 1865 — 4 февраль 1867 — генерал-лейтенант, инфантерия генералы Константин Семякин
- 21 февраль 1867 — 16 апреля 1872 — генерал-адъютант, генерал-лейтенант, инфантерия генералы Борис Глинка-Маврин
- 1872 — 25 май 1882 — генерал-лейтенант, инфантерия генералы Андрей Бруннер
- 25 май 1882 — 26 август 1901 — генерал-адъютант, генерал-лейтенант, инфантерия генералы Григорий Мещеринов
- 15 сентябрь 1901 — 25 октябрь 1905 — инфантерия генералы Андрей Косич
- 7 декабрь 1905 — 23 сентябрь 1907 — инфантерия генералы Иван Карасс
- 24 сентябрь 1907 — 7 февраль 1912 — генерал-лейтенант, инфантерия генералы Александр Сандецкий
- 7 февраль 1912 — 18 октябрь 1914 — инфантерия генералы, барон Антон Егорович Зальца
- 6 гыйнвар — 8 август 1915 — инфантерия генералы Платон Гейсман
- 8 август 1915 — март 1916 — инфантерия генералы Александр Сандецкий
- март — июнь 1917 — инфантерия генералы Александр Мышлаевский,
- июль — октябрь 1917 — зауряд (ягъни вазыйфаларын башкаручы)-полковник Павел Коровиченко,
- ? — ноябрь 1917 — генерал Добрынин,
- ноябрь 1917 — май 1918 — прапорщик Николай Ершов
- 1945 — генерал-лейтенант Пётр Ляпин
- 1945-1946 — генерал-полковник Николай Гусев.
Искәрмәләр
- ↑ Советская военная энциклопедия. — Т. 4. — С. 30.