Рөстәм Сәйфуллин
Рөстәм Сәйфуллин, Рөстәм Гали[1] улы Сәйфуллин (1983 елның 3 марты, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Вагай) ― хәрби хезмәткәр, полковник, Украинадагы махсус хәрби операциядә инженер-сапер полкы командиры. Россия Федерациясе Герое (2022).
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсе Вагай районы Вагай (Атбаш) авылында туа. Вагай урта мәктәбендә 5нче класска кадәр укый[2], гаиләсе белән Убавылга күчкәч, Карагай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый.
2000 елда Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга керә, 2005 елда аны алтын медаль белән тәмамлый.
6 ай йөзүче транспортерлар взводы командиры вазифасында Грозныйның Ханкала бистәсендә (Төньяк Кавказ хәрби округы, Чечен Республикасы) хезмәт итә. Вакытыннан алда өлкән лейтенант дәрәҗәсен ала һәм мотоукчылар полкының аерым инженер-саперлар ротасы командиры вазифасына билгеләнә.
2013 елдан 2015 елга кадәр Владикавказ шәһәрендәге аерым мотоукчылар бригадасының инженер-саперлар батальоны штабы башлыгы вазифасын башкара.
2015 елда аны шул ук батальонга командир итеп билгелиләр, анда 2017 елга кадәр хезмәт итә.
2017 елда РФ Оборона министрлыгының Мәскәү шәһәрендәге Жуков орденлы Коры җир гаскәрләре академиясенә укырга керә, аны 2019 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Академиядән соң кыска вакыт аралыгында Уфада хезмәт итә.
2020 ел башында Ишимда гомумгаскәри армиянең инженер-саперлар полкы командиры итеп билгеләнә, Ишим гарнизоны начальнигы була. Ул үз кул астындагы хезмәткәрләрдән 41 гомумхәрби армиянең 40 инженер-саперлар полкын формалаштыруга керешә.
Батырлыгы
2022 елдан Махсус хәрби операциядә. 41 нче гомумхәрби армиянең инженер-саперлар полкы командиры вазифасында Чернигов юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, Десна елгасы аша сузылган күпернең җимерелгән өлешен торгызганда, хезмәттәшләре белән берлектә хәрәкәт итеп, аларның тормышын саклап калу өчен бөтен көчен куя. Дошманның даими уты астында, яралы булуына карамастан, 40 минут буена гаскәр белән идарә итә. Елганы кичкән вакытта кассета снарядыннан яралана, бер айдан соң сафка әйләнеп кайта [3].
Десна елгасы аша салынган күперне Украина хәрби көчләре шартлата, һәм аны ашыгыч рәвештә торгызырга кирәк була. Саперлар эшкә керешкәч, Украина көчләре кичүгә каршы миномет уты ачалар. Рөстәм Сәйфуллин, артиллерия снаряды шартлап, кабаттан каты яралана һәм Мәскәү шәһәренең П. В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә дәвалану уза[4].
2022 елның июнь аенда Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була [5]. Россия Герое йолдызын П.В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә РФ оборона министры Сергей Шойгу тапшыра һәм Р. Г. Сәйфуллинга үзе тәмамлаган Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы начальнигы урынбасары вазифасын тәкъдим итә[6].
Гаиләсе
Хатыны Наталья, кызлары Евгения һәм Эмилия, улы Тамерлан [7].
Искәрмәләр
- ↑ Рөстәм Сәйфуллин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Яңарыш, 24.06.2022
- ↑ Навсегда в истории России. Штрихи к портрету Героя. Историко-краеведческий музей Вагайской СОШ [рус.]
- ↑ Рустам Сайфуллин из села Вагай Тюменской области удостоен звания Героя Российской Федерации. Ишимская правда, 16.06.2022 [рус.]
- ↑ Губернатор Тюменской области Моор присвоил дважды раненному офицеру Сайфуллину звание Героя России. NVL, 16.06.2022 [рус.]
- ↑ Уроженец села Вагай Тюменской области Рустам Сайфуллин удостоен звания Героя России. Александр Моор. Телеграм, 16.06.2022 [рус.]
- ↑ Иван Чупров. Шойгу предложил Герою РФ пост в Тюменском военном училище. ura.news, 29.06.2022 [рус.]
- ↑ Татьяна Копнина. Нам этот мир завещано беречь. Вагай информационный, 24.06.2022 [рус.]
Сылтамалар
- Татьяна Копнина. Нам этот мир завещано беречь. Вагай информационный, 24.06.2022 [рус.]
- Төмән өлкәсендә туган Рөстәм Сәйфуллинга Россия Герое исемен бирделәр. Татар-информ, 28.06.2022
- Рөстәм Сәйфуллин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Яңарыш, 24.06.2022