Олег Исаев

Олег Исаев (рус. Исаев Олег Николаевич) — майор, Россия Федерациясе Герое (1996, үлеменнән соң). Беренче чечен сугышында батырлык күрсәтә. 4 һава армиясенең 368 аерым штурм авиациясе полкында экипаж штурманы[1].

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 14 гыйнварында Балтач районы, Иске Көшкәт авылында туа. Милләте — удмурт[2][3].

Күрше Урта Көшкет мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча Арча педагогика училищесында укый. Аны тәмамлап, Саба районының Иштуган мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

1980 елда армиягә чакырыла, Красноярскта хәрби ант бирә, шул ук елда Борисоглебское югары хәрби авиация училищесына укырга керә, аны 1984 елда тәмамлый. Төньяк Кавказ хәрби округында, Азәрбайҗанда, Германиядә, Воронежда Хәрби-Һава көчләре частьларендә хезмәт итә. 1993 елдан Ставрополь краеның Будённовск шәһәрендә урнашкан 368 аерым штурмлау авиациясе полкында ( 11580 х/ч[4]) Исаев исәбендә Әфганстанга, Чечен җиренә, Таҗикстанга ясалган йөздән артык хәрби очыш[2].

1994 елның ноябреннән Беренче чечен сугышында катнаша. Су-25УБ да оча, 100 дән артык (башка мәгълүматлар буенча 66) хәрби очыш ясый, 3 танкны, 15 автомобиль һәм хәрби техниканы, расчеты белән 3 зенит ракета корылмасын юк итә.

1996 елның 4 апрелендә атып зарарланган очкычтан катапультацияләнгән полкташы майор А. В. Матвиенконы ут белән каплый, дошманга якын килергә ирек бирми, аннан коткару вертолетын каплый.

Бер очыш вакытында атыш астына эләгә, машинасы нык зарарланган булса да, очкычын исән-имин утыртып, коткарып калуга ирешә. «Хәрби эшкә тугрылык һәм хәрби техника белән оста идарә иткән өчен» аны Россия оборона министрының исемле сәгате белән бүләклиләр[2].

1996 елның 5 маенда, экипаж командиры полковник И. В. Свиридов белән бергә сугышчан очыш вакытында, Чечен Республикасының Урус-Мартан районында дошманның тупланганлыгын күреп ала, анда кичекмәстән ракета-туп һөҗүме ясала, аның барышында 2 БТР, 2 автомашина һәм якынча 30 кеше юк ителә. Әмма штурмовик үзе дә күчмә зенит-ракета комплексы тарафыннан бәреп төшерелә. Очучылар янган очкычны боевиклар тупланган урынга юнәлтәләләр. Икесе дә шартлау вакытында һәлак булалар[5].

Россия Федерациясе Президентының 1996 елның 13 июнендәге 886 номерлы (башка мәгълүматлар буенча ― 26 номерлы[2]) Указы нигезендә, махсус биремне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, майор Олег Николаевич Исаевка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә (үлеменнән соң).

Кабере Воронеждагы Коминтерн зиратында, Геройлары аллеясында[2][6].

Медальләр белән бүләкләнгән.

Гаиләсе

Әтисе — Николай Степанович, әнисе — Вера Петровна, дүрт ир һәм кыз туганы бар. Хатыны һәм улы Воронеж шәһәрендә яши[2].

Исемен мәңгеләштерү

Урта Көшкет мәктәбе һәм авылдагы бер урам Герой исемен йөртә, мәктәп диварына мемориаль такта куелган. Иске Көшкет авылына керү юлында истәлек стенды урнаштырылган. 2013 елның декабрендә Арча педагогика көллияте диварына шулай ук мемориаль дакта беркетелә[6].

Балтач районы Геройлар аллеясендә Исаевның бюсты куелган.

Искәрмәләр

  1. Военнослужащие 368 штурмового авиационного полка в/ч 11580 г. Будённовск, погибшие при выполнении интернационального долга в респ. Афганистан и наведении правопорядка в Чеченской республике. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2014. Архивировано 2 август 2019 года.
  2. 1 2 3 4 5 6 Наталья Вяткина. {{{заглавие}}} // газета «Удмуртская правда». — 13 января 2010. — № 3 (24544). Архивировано 28 октябрь 2014 года.
  3. Знаете, каким он парнем был… Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2014. Архивировано из оригинала 19 октябрь 2014 года.
  4. Исаев Олег Николаевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2014. Архивировано 24 октябрь 2014 года.
  5. «Ветераны ничего не рассказывают – это нормально»: 16 Героев России – уроженцев Татарстана и их подвиги. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2022. Архивировано 11 сентябрь 2024 года.
  6. 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Олег Исаев

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Олег Исаев

Тема буенча өстәмә