Григорьев Андрей Николаевич
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Григорьев.
Андрей Николаевич Григорьев (Нюрба районы, Якутия) — Россия хәрбие, ефрейтор, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы, «Тута» кушаматлы. Россия Федерациясе Герое (2025)[1].
Тәрҗемәи хәле
Андрей Григорьев Якутиянең Нюрба районы Киров авылында күп балалы гаиләдә туа[2]. Нюрба районы авыл хуҗалыгы кооперативында тракторчы булып эшли[3].
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Кушаматы — «Тута». Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең «Восток» гаскәрләре группировкасының 39 нчы гвардия мотоукчылар бригадасында хезмәт итә[4][5].
2025 елның 23 февралендә Россия хәрби хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы барышында Владимир Путин Андрей Григорьевка Россия Героеның «Алтын Йолдыз»ын тапшыра[6].
Район хакимияте Андрейга Якутиядә фатир һәм җир кишәрлеге бүләк итә. Фермерлар, аңа 20 баш терлек һәм якут токымлы ат биреп, үз фермасын төзергә ярдәм итәләр[3].
Герой Нюрба улусында (Якутия) яши. 2025 елда Арктика дәүләт агротехник университетының «Агроинженерия» факультетына (Якутск шәһәре) укырга керә[7].
Батырлыгы
2024 елның ноябрендә Украина Кораллы Көчләренең Донецк Халык Республикасындагы Трудовое авылын кире кайтару омтылышы вакытында Андрей Григорьев Украина хәрбие белән кул сугышы ярдәмендә көрәшә. Дошманның башлыгына беркетелгән камера бу көрәшне төшерә. Андрей Григорьев сөйләвенчә, аңа иптәше белән Трудовое авылында Россия байрагын урнаштыру йөкләнә, әмма бу бурычны үтәгәндә Григорьевның кулдашы Украина пулеметчысы тарафыннан үтерелә. Соңыннан Украина хәрбие Андрей Григорьевны әсирлеккә бирелергә күндерергә тырыша[8], әмма ул Украина хәрбие белән сугыша башлый[9]. Андрей Григорьев якут пычагы белән коралланган була, шуның ярдәмендә ул дошманны җиңә. Украина хәрбие аны дөньядагы иң яхшы сугышчы дип атый, аңа тимәскә һәм «тыныч кына китәргә ирек бирергә» үтенә. Андрей Григорьев Украина сугышчысын җибәрә.
Россия хәрбие 14 кыйпылчыклы, ике пычак җәрәхәте һәм контузия ала. Сырхауханәдә дәвалана.
Андрей Григорьев тарафыннан җиңелгән Украина Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәренең шәхесе ачыкланган. Ул Одесса өлкәсендә туган 30 яшьлек, Украина Кораллы Көчләренең 71 нче бригадасы сугышчысы Дмитрий Масловский[10]. Кушаматы — «Кобра».
2025 елның 11 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фәрманы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» Андрей Григорьевка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә[11].
Шул ук көнне Андрей Григорьев белән Якутия башлыгы Айсен Николаев очраша. Ул билгеләп үткәнчә:
| Сугышчы — үзен герой дип санамый торган тыйнак яшь кеше. Әгәр аның батырлыгы тасвирланган видео булмаса, аның турында, бәлки, беркем дә белмәс иде[12]. |
Очрашу ахырында Айсен Николаев Андрей Григорьевка яңа якут пычагы бүләк итә.
Америка миллиардеры Илон Маск Андрей Григорьевның Украина хәрбие белән көрәшү видеосына шәрех яза. Үзенең Х социаль челтәрендә ул түбәндәгечә фикер урнаштыра:
Кирәк була калса дип, минем йокы бүлмәм диварында Беренче бөтендөнья сугышы чорыннан траншея пычагы урнаштырылган. 1917 елда ясалган. Якын дистанцияле сугышта пистолетка караганда файдалырак[13].
Андрей Григорьев кулыннан һәлак булган Украина Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәренең шәхесе ачыкланган. Ул – Одесса өлкәсендә туган, Украина Кораллы Көчләренең 71 нче бригадасында хезмәт иткән 30 яшьлек Дмитрий Масловский. Аның кушаматы – «Кобра»[14]. Владимир Зеленский аңа үлеменнән соң Украина Герое исемен бирә[15].
Гаиләсе
Өйләнгән, биш баласы бар[16].
Сугышчан бүләкләре
- Россия Федерациясе Герое (2025)[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Указ о присвоении звания Героя Российской Федерации ефрейтору Андрею Григорьеву. 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Татьяна Цвенгер. Глава Якутска подарил Андрею Григорьеву снегоболотоход (рус.). yakutia.kp.ru - (11 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2025.
- ↑ 1 2 Игорь Рябов. В Якутии герой, победивший в рукопашной схватке бойца ВСУ, получил квартиру (рус.). gazeta.ru. Газета.Ru (11 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2025. Архивировано 22 апрель 2025 года.
- ↑ Козлов, Иван. Грыз зубами, бил ножом. Перед смертью солдат ВСУ восхитился якутским бойцом. 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Маск прокомментировал рукопашную схватку штурмовика из Якутии с военным ВСУ - Российская газета (2025-01-04). 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Путин наградил ефрейтора, победившего украинского солдата в рукопашной. 14 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Григорьев Андрей Николаевич (рус.). Герои страны. Международный патриотический интернет-проект. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2025.
- ↑ Путин присвоил звание Героя России ефрейтору Григорьеву (2025-01-11). 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Илон Маск прокомментировал схватку якутского военного с боевиком ВСУ (2025-01-04). 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Козлов, Иван. Стонал напрасно. Боец ВСУ, погибший в схватке с якутом, не дождался помощи. 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Путин присвоил звание Героя РФ ефрейтору из Якутии Андрею Григорьеву. 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Глава Якутии встретился с героем Андреем Григорьевым, прославившимся на поле боя. 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Маск неожиданно высказался о схватке штурмовика из Якутии с военным ВСУ (2025-01-04). 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Козлов, Иван. Стонал напрасно. Боец ВСУ, погибший в схватке с якутом, не дождался помощи. 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Зеленский присвоил героя Украины проигравшему в рукопашном бою бойцу ВСУ. 17 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Российские ученые увеличили срок службы никелида титана с помощью наноструктурирования | Газета Балаково [неопр.]. gazetabalakovo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2025.